Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Материалы за Октябрь 2017 года / Страница 5

Дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклап калу һәм үстерүгә яңа адымнар

Дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклап калу һәм үстерүгә яңа адымнар Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов 16 октябрьдә Башкортстан прокуроры Андрей Назаров белән очрашты. Анда мәктәпләрдә туган һәм дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту буенча прокурор тикшерүләренә бәйле мәсьәләләр каралды. Бу мәсьәләне республиканың шәһәр һәм районнары прокурорлары катнашлыгында үтәчәк киңәшмәдә тикшерү турында карар кабул ителгән иде.
Оператив рәвештә әзерләнеп, 19 октябрьдә үткән киңәшмә эшендә Башкортстан прокуроры Андрей Назаров, республика буенча баш федераль инспектор Михаил Закомалдин, Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре Алексей Касьянов, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов, шулай ук, шәһәр һәм район прокурорлары катнашты.

24.10.2017 (№ ): Көнүзәк

Яңгырады “Җиз кыңгырау” моңнары!

Яңгырады “Җиз кыңгырау” моңнары! Гран-при бүләге иясе – Бүздәк авылының 2нче санлы мәктәбе директоры Альбина Заһирова.Бүздәк районында үткән халык иҗаты фестивале Башкортстан халыкларының зур дуслык бәйрәменә әверелде.

Республика дәрәҗәсендәге күркәм чараның төп оештыручысы булып чыгыш ясаган Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе үзенең күпкырлы эшчәнлеген халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлтү белән бергә, йолаларны, гореф-гадәтләрне, кул эшләре үрнәкләрен, аш-суга осталыкны, халык авыз иҗатын кадерләп саклауга зур игьтибар бүлә. Милли берләшмәнең мондый төр эшчәнлеге этно-мәдәни проект сыйфатында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булып, “Җиз кыңгырау” бәйрәме аның исәбенә оештырылды. Чараны Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халыкларының Дуслык йорты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты һәм Бүздәк районы хакимияте берлектә оештырды.

21.10.2017 (№ 122 (25126)): Җәмгыять

Инсультны ничек булдырмаска?

Инсультны ничек булдырмаска? Соңгы елларда бу зәһәр авыруның яшәрүе күзәтелә.

Инсульт – баш миендә кан әйләнеше бозылу белән бәйле кискен неврологик халәт. Русиядә ул үлем сәбәпләре буенча икенче урында тора һәм инвалидлыкка китерүче төп факторларның берсе санала.

Инсульт берничә төрле була. Геморрагик инсульт булганда кан тамыры ярыла һәм баш миенә кан сава. Гадәттә, инсультның бу төре эш көне уртасында, иң киеренке сәгатьләрдә, эмоциональ кичерешләр вакытында, яисә кичтән, арыган вакытта сагалап тора.

Ишемик инсульт баш мие инфаркты үсешендә күзәтелә. Баш миенең кан тамырлары тыгыла һәм билгеле бер өлешкә кан килүне туктата, нәтиҗәдә ишемия урынында нейроннар һәм башка күзәнәкләр үлә. Ишемик инсульт тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин ешрак төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә була.

21.10.2017 (№ 122 (25126)): Сәламәтлек саклау









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»