Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Материалы за Октябрь 2017 года / Страница 7

Чүп-чардан сәяси “очко” эзләмик

Чүп-чардан сәяси “очко” эзләмик Түгәрәк өстәлдә Яңа Черкассыдагы каты көнкүреш калдыклары полигонын реконструкцияләү мәсьәләләре тикшерелде.

Җәмәгать оешмалары гына түгел, хәзер һәркем үзе яшәгән җирлектә экология белән бәйле мәсьәләләрне карауда катнаша һәм үз фикерен иркен белдерә ала. Уфа районында урнашкан Яңа Черкассыдагы коммуналь һәм каты көнкүреш калдыклары полигонын реконструкцияләү мәсьәләсе башта ук халык тикшерүенә чыгарылды.

Соңгы елларга кадәр бирегә Уфадагы каты көнкүреш һәм токсик булмаган сәнәгать калдыклары түгелеп, төбәктә экологик киеренкелек тудырган иде. Полигон 102 гектар мәйданны били. Мәгълүматларга караганда, шуның 40 проценты чамасы әлегә буш тора.

Башкаладагы каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм полигонга ташу, сортларга аеру белән Уфаның “Спецавтохозяйство” муниципаль унитар предприятиесе шөгыльләнә. Предприятие һәр көнне бирегә 8әр мең кубометр чамасы төрле калдыклар китерә. Әлеге масса 2 метр биеклеккә җиткәч, аның өсте туфрак белән каплана.

19.10.2017 (№ 121 (25125)): Экология елы

Тотрыклы үсеш һәм яшәү сыйфаты

Тотрыклы үсеш һәм  яшәү сыйфаты Яки зарланганнан гына тормыш яхшырмый.

Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин ил икътисады өзеклектән чыкты, акрынлап булса да уңай динамика күзәтелә, алдагы елларда 2-3 процентлы үсешкә ирешү мөмкинлеге бар, дип белдерде. Аңа кадәр дә Русия Хөкүмәте вәкилләре инфляциянең кимүе, ел ахырына кадәр аның 4 проценттан да артмаячагына ышандырды. Сүз дә юк, икътисади тотрыклылык төсмерләре ел башыннан ук күренә башлады. Дөнья базарында чимал кыйммәтләнү, шуның нәтиҗәсендә казнага валюта керү артты. Бу, үз чиратында, икътисади проектларны, социаль программаларны вакытында тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Шулай ук алдагы елларга фаразлар да төшенкелеккә бирелерлек түгел сыман. Әмма Русия Үзәк банкының шушы көннәрдә үткәргән “Инфляцияне фаразлау һәм халыкның сатып алу-куллану уңаеннан кәефе” дип аталган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, русиялеләрнең 88 проценты икътисади тотрыклылык нәтиҗәләрен тоймый. Бары тик 12 проценты гына соңгы елда үзләренең матди хәленең яхшыруы

19.10.2017 (№ 121 (25125)): Икътисад

Монда фермалар да кунак йорты кебек!

Монда фермалар да кунак йорты кебек! Семинарда катнашучылар Фрунзе исемендәге хуҗалык белән таныша.Федоровка районында малларны кышлату чорына әзерлек мәсьәләләре буенча зона семинары үтте.

Зәмһәрир салкыннары белән сынаучы, карлы-буранлы озын кыш башланырга да санаулы көннәр калып бара. Республика хуҗалыклары, аерым алганда, терлекчелек тармагы җаваплы чорны нинди әзерлек белән каршы ала? Бу җәһәттән билгеләнгән барлык бурычлар да тиешенчә үтәлгәнме? Бу көннәрдә республика буенча үтүче зона семинарларында, тәү чиратта, нәкъ шушы мәсьәләләр үзәккә чыгарыла. Әйтик, 10 октябрьдә Федоровка районында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Динар Кәлимуллин рәислегендә үткән малларны кышлату чорына әзерлек мәсьәләләре буенча семинарда 17 районнан җаваплы вәкилләр катнашты. Семинарда шушы зонага караучы һәр райондагы хәл аерым игътибарга алынып, кышкы чорны өзеклекләрсез, нәтиҗәле үткәрү буенча тәгаен бурычлар билгеләнде.

19.10.2017 (№ 121 (25125)): Авыл хуҗалыгы

Комсызлык харап итәр безне...

Комсызлык харап итәр безне... Гасырлар үтә, заманалар үзгәрә. Адәм баласы да укымышлы хәзер, техника куллана, җиһан корабында Җир тирәли әйләнә, Марска аяк басарга җыена. Ә шулай да аның табигате һаман шул: бүгенге кешенең дә яшәү мәгънәсе, борынгы бабасыныкы шикелле, табигатьне талап көн итү, үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдән гыйбарәт. Аерма тик шунда: борынгы бабабыз азыкны таш яисә күсәк ярдәмендә җитәрлек кенә тапса, замандашларыбыз, көчле корал һәм техника кулланып, һәр өлкәдә кирәгеннән артыгын җыя. Ә, гомумән, кешелек тарихын карасаң, кайсы гына дәверне алма, адәмнәр байлык җыйган, җир өчен дәгъвалашкан, үз мәнфәгатен башкаларныкыннан өстен куйган, көчсезрәкләрне колга әйләндергән, сугыш ачкан, кан койган. Болар барысы да кемгәдер күңелле, бай яшәргә юл ачкан. Бүген дә кешелек бер үк хаталарны кабатлый, матди байлыкны барлык нәрсәдән өстен куюын дәвам итә. Аның бәхетсезлеге — чиксез нәфес, комсызлык ул.
19.10.2017 (№ 121 (25125)): Экология елы









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»