Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Тормыш җыры

08.06: Тормыш җыры

Тормыш җырыМәрьям һәм Фәһим Газизовлар – балалары өчен һәрвакыт үрнәкле әти-әни.

Иртәнге кышкы табигатькә хозурланып, ашыкмый гына мәктәп сукмагыннан атлыйм. Агачларда бәс, һава салкын, саф. Күңелгә хуш килерлек илаһи тынлык. Кечкенә баласын чанага утыртып каршыма килгән яшь ана ихлас сәлам биреп, хәлләремне сорашып китте. Укучым Гөлнур тавышындагы ихтирам, бөтен һаваны ярып, күңел кылларымны тирбәтеп, җанымны җылытты.


Канатланып атлавымны дәвам итәм, үзем Гөлнурның, аның абый, апаларының мәктәптә укыган елларына кайтам.
Сүлте авылында иң матур, тату гаиләләрнең берсе ул — Газизовлар. Алты балага гомер биргән Фәһим Таһир улы белән Мәрьям Мөхәммәтнә­җип кызы бер күрешүне язмыш кавыштыруы дип кабул итә. 1975 елда туган гаилә иң уңган, булган, эшсөяр, мәхәб­бәтле, ишле балалы булып таныла. Гаилә башлыгы Фә­һим абый да, аның хәләле Мәрьям апа да үз әти-әни­сенең беренче шатлыгы булып дөньяга килгәннәр. Алар беренчелекне алга куеп яшиләр, эшлиләр.
Фәһим абый, Сүлтедә сигезьеллык мәктәпне тәмам­лагач, Чакмагышта һөнәрчелек училищесында укып, тракторчы таныклыгы ала. Армия сафларына чакырылганчы, бер ел тракторчы булып эшли. Солдат бурычын үтәп кайткач та егет бәхетен читтән эзләми, тимер атын иярли, кушылган бар эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Егетнең күндәм һәм тырыш булуын күреп, колхоз рәисе Мирзагали Миргазиев аны шофер һөнә­рен дә үзләштерергә күндерә. Фәһим абый шоферлар курсын үтеп, машина йөртү таныклыгы ала.
...Егетнең булдыклылыгын сынаган кебек, иске генә “ЗиЛ” машинасы җәйге юлдан җай гына Бүздәккә китеп бара. Әхмәт авылы тукталышында мөлаем гына бер кыз кул болгый. Бу — Мәрьям. Егет кызны Чакмагышка кадәр утыртып алып бара. Кыска гына, тыйнак танышу булып ала. Кызны уйлап көне үтә. Кичен егет, күңел төшкән кызны эзләп, Әхмәт авылына юл тота.
Мәрьям ачык йөзле, жор сүзле, шаян кыз була. Тайняшта мәктәп тәмамлагач, Чакмагышта кулинария училищесында укый. Бер ел Таҗик­станда яшәп, сагынып, туган ягына кайта. Чакмагыштагы механика заводына эшкә керә. Цехта бергә эшләгән Фәүзия апа Мәрьямне бер бик шәп егет белән таныштырырга теләвен, егетнең Сүлтенеке икәнен дә әйтә. Тик Мәрьям моны чынга алмый, кычкырып көлә генә. Алар иртә таңда юлда Фәүзия апа таныштырырга теләгән егет Фәһим белән очрашалар да инде.
Күктә язылган никах таңда, сандугачлар җыр башлагач, җиргә төшә. Фәһим Мәрьямен йортына алып кайта. Яшьләр кавыша. Килен бианасы Фә­һимә апа салган мендәргә басып, төп йортка төшә. Кияү йорты бик бәләкәй. Анда өч буын,100 яшен тутырып килүче Саяфетдин картәти белән Гайшә картәни, егетнең әнисе Фәһимә апа, каенсеңлесе Исида бергә яши башлый. Киленне бик яраталар. Фәһимә апа беркайчан да аңа сүз китерми. Менә алар 42 ел әни белән кыз кебек аңлашып, тату гомер итәләр. 49 яшендә ирен югалткан Фәһимә апа (Таһир абый фаҗигале һәлак була) балаларына киңәшче, учакка куз өстәп торучы, тәмле ашлары, күпереп торган икмәге белән сыйлаучы газиз Әни була.
Йоласына туры китереп үткәрелгән туйдан соң яшьләр эшкә чума, киләчәккә матур планнар кора. 20 яшьлек Мәрьям фермага сыер саварга китә, Фәһим исә — көн дә юлда. Бер ел эшли Мәрьям фермада. Тик салынган хез­мәтенә күрә эш нәтиҗәләре канә­гатьләнерлек булмый. Мал­лар­ның продуктлылыгы түбән. Ул Фәһимен үзе янына эшкә чакыра. Яшьләр парлап бер төркем малларны ашата, карый, сава. Күрсәткечләр ярыйсы ук яхшыра, хезмәт хакы да күзгә күренеп арта. Фәһим абый алты ел бу эшне күңел биреп башкара. Малкайларны вакытында тәр­бияләү белән беррәттән, аларга, кирәк булганда, ветеринария ярдәме дә күрсәтә. Аның малларга миһербанлы булуын күреп, ветеринария табибы Рәфыйк Зиннәтуллин Фәһимне ветфельдшер һөнәренә укырга күндерә. Ул бер ел Яркәйдә һөнәрчелек училищесында укый. Менә шулай тагын бер белгечлеге арта Газизовның. Укып йөрсә дә ферманы ташламый, авыл халкының үте­нечен дә кире какмый. Иң зур рәхмәт — халык рәх­мәтенә лаек була ул эшләгән елларда. Шушы һөнәренә тугрылыкны 2003 елга кадәр саклый.
— Аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп, зур сөю белән яшәдек. Әйтерсең, табигать тә безнең сабырлыкны, сөюне сынады. 4 елдан соң гына беренче бәбиебез — Гөлназ туды, — ди Мәрьям апа.
Шатлык арта, әмма кечкенә йортта борылырга да урын калмый. Гаилә зур йорт төзү уе белән яши. Сүлтелеләр, Мәрьямнең тырыш хезмәтен хөрмәтләп, аңа зур ышаныч белдереп, алдынгы савучыны район советына депутат итеп сайлый. Шул вакытта ул бөтен кыюлыгын җыеп, район җи­тәкчеләреннән йорт төзүдә ярдәм сорый. Үтенечен кире какмыйлар. Газизовлар 1980 елда өй туе үткәрә. Яңа йортка кот өстәп, 2 яшьлек кызлары Гөлназга энекәш булып, нәсел дәвамчысы Фәнил туа. Гаилә һәр ике ел саен теләп алынган шатлык – Гөлнара, Гөл­чәчәк, Гөлшат, Гөлнур белән балкый. Өйдә җанлы тормыш кайный. Фәһимә картинәй балаларны тәрбияләшә: оекбаш-бияләй бәйли, кызларны кул эшенә, чисталык-пөхтә­леккә өйрәтә, кош-корт үс­тереп, ястык-мендәрләр, йомшак юрганнар әзерли, аш-су серләрен ача, яхшылыкка өнди. Бергәләшеп бакча карау, гөлләр үстерү, җиләк-җимеш җыю булсын, көзен ихата тутырып каңгыл­дашкан казларны җәй буе яланда йөртү, колхоз басуында капка башыннан бүлеп бирелгән чөгендер кишәрлек­ләрен эшкәртү һәм башка күмәк эшләр балаларны берләштерә, яшәргә өйрәтә. Салган хезмәтнең нәтиҗәсен күреп сөенә сабыйлар. Табында — тәмле ашлар, өс-баш бөтен, күңелләр көр. Мәрьям апаның кичләрен балаларга костюмнар тегүе, күңелле сюрприз әзерләп сәхнәгә чыгаруы, һәркемнең күңелендә калырлык итеп гаилә бәйрәмнәре үткәрүе, аның фантазиягә бай, киң күңелле, балалары өчен өзелеп торучы ана икәнен раслый. Мәктәп коллективы бүген дә аларның балалары укыган елларны матур хатирәләр белән искә ала.
Ишле балалы гаиләләрдә сабыйлар бер-берсенә ярдәм­ләшеп, бер-берсенең киемен киеп, бер йодрыкка тупланып үсә. Алар әти-әнинең ярдәм­чесе, таянычына әйләнә.
Бүгенге көндә балалар барысы да гаиләле. Алар бә­хет­ле картәти белән карт­инәйгә тугыз онык бүләк итте. Иле­безнең төрле поч­мак­ларында яшәүче яшь гаи­ләләрнең үз өйләре, үз һөнәрләре, үз планнары булу, иң мөһиме — тормышны яратып, аны бизәп яшәүләре мактауга лаек. Ел әйләнәсенә балалар, оныклар кайтып, ата нигезен җанлан­дыра, яңа төсләр кертеп, яшәртә, яңарта.
Түрдә, йомшак урын өс­тендә, ак яулыклы Фәһимә әби утыра. Аңа бүген 95 яшь. Ни кызганыч, күзләре күрми инде. Шулай булуга карамастан, ул тормыштан канәгать. Үзе тәрбияләп үстерешкән онык­ларының җан җылысын тоеп, улы-килене хөрмәтендә, балаларына хәер-догада тыныч картлык кичерә.
35 ел гомерен мактаулы савучы булып эшләп, күпсан­лы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, бүген инде хаклы ялда булган Мәрьям Мөхәммәтнәҗип кы­зының яшәү мәгънәсе — күз карасы кебек кадерләп үс­тергән, кеше булсыннар дип сөйгән балалары, таянычы, гомерлек мәхәббәте Фәһиме.
Бу пар авыл клубы сәх­нәләрендә дә чыгыш ясый: шаян номерлар белән тамашачыны ихлас көлдерә, өзә басып бии, моңлы итеп җыр­лый...
Коты булган, ялан чаклы зур йорт, караулы йорт-кура, заманча капка-койма — хуҗа­ларның күңел матурлыгы чагылышы. Өйдәге тәмле ашлар, күпереп пешкән икмәк исе — хуҗаларның күңел киңлеге билгесе. Абзар тутырып —мал, ихата тутырып кош-корт асрап, тырышып, барлык белән яшәү — хуҗаларның бүгенге максаты.
Сезгә куелган ”Бәхетле гаилә” бәяләмәсенә күзләр тимәсен. Тормыш җырыгыз, халкыбыз җырлары кебек, озын гомерле булсын.

Галимә ВӘЛИУЛЛИНА.
Илеш районы,
Сүлте авылы.

Тормыш җыры





Басып чыгарырга



Демография чокыры  нигә тирән?
12-07-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Демография чокыры нигә тирән?
Хыялларыгыз  һәрвакыт чынга ашсын!
12-07-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
Иң актив гаилә машина отачак!
10-07-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Иң актив гаилә машина отачак!
Гаилә –  җылы учак
3-07-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Гаилә – җылы учак
Өчбүләнең  өч игезәге
29-06-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Өчбүләнең өч игезәге
Өч игезәк –  бер могҗиза!
13-06-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Өч игезәк – бер могҗиза!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»