Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Демография чокыры нигә тирән?

12.07: Демография чокыры нигә тирән?

Демография чокыры  нигә тирән?Туымны арттыру өчен, тәү чиратта, гаиләләрнең ныклыгын тәэмин итү зарур.

Белгечләр Русиядә һаман да кризис дәвам итүен модернизацияләү, технология ягыннан яңарыш кичерү, илнең җитештерү тармагы үсешенең тиешле темпларда бармавыннан күрә. Тарихтан күренүенчә, бары тик яшәү сыйфаты күтәрелү,

социаль проблемаларны уңышлы хәл итү генә модернизациянең уңышлы булуын тәэмин итә ала. Моңа тәү чиратта мәгариф, сәламәтлек саклау, торак, социаль инфраструктура, халык саны арту карый. Атап әйткәндә, гаилә институтын ныгыту һәм демография мәсьәләсен хәл итү. Ә демография бүген иң актуаль проблемаларның берсе. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов агымдагы елны юкка гына “Гаилә елы” дип игълан итмәде.


Заманча модернизация­ләүнең төп үзенчәлеге – хатын-кызның хезмәт базарына чыгуы. Бу бик күп социаль проблемалар тудырды. Атап әйткәндә, бала тәрбияләү, өлкән яшьтәгеләрне карау һәм башка бик күп мәсьәлә­ләр. Әмма шунысы ачык: социаль хезмәтләндерү өл­кәсе ныклы булганда һәм гаиләләргә дәүләт ярдәм күр­сәткән очракта гына хатын-кызның икътисади активлыгы тиешле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Тикшеренүләр күрсәтүен-чә, бала туу хатын-кызның эш хакына бик көчле тәэсир итә. Ана булган өчен “штраф” бездә, чыннан да, күзәтелә. Ә югары кеше капиталына лаек булган гүзәл затлар өчен бу “югалтулар” аеруча зур. Асыл затлар­ның пенсия өчен җыелган акчасы аның белеменә һәм квалификациясенә турыдан-туры бәйле. Мәсәлән, бе­рен­че бала туган очракта уртача белемле хатын-кыз 7 процент пенсия тупланышын югалтса, югары белем­леләрнең бу күрсәткече 25 процентка кадәр җитә. Ике балалы югары белемле аналарның бу югалтуы 45 процентка тигез. Ягъни югары белемле ике балалы хатын-кыз 1,5 ел өйдә бала тәрбияли икән, аның бу тупланышы баласыз югары белемле хатын-кызныкыннан ике тапкырга кимрәк булачак.
Бездәге демография хәлен күтәрүче башка чаралар бу югалтуларга тәэсир итәме? Тикшеренүләр буенча, матди яктан бик түбән гаиләләр өчен генә бездәге башлангычлар нәтиҗәле. Балага яшь ярым бул­­ганчы түләнелүче пособиеләр бездәге күп хатын-кызга, киресенчә, киртә булып тора. Бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган пособие­ләр хезмәт базарында эш кешесенең кимүенә китерер­гә мөмкин. Чөнки бу вакытлыча булган ярдәмнән күпләр файдаланып калырга ашыга.
Гаиләләрнең үсеше тоткарлануы аның струк­турасының гадиләшүенә китерде. Аерылышуларның, никахсыз туган балалар­ның артуы тулы булмаган гаи­ләләр санын да арттырды. Торак мәсьәләсенең хәл ителмәве бик күп гаиләләрне ата-аналары, башка туганнары белән яшәргә мәҗбүр итә. Күп очракта хатыны бер җирдә, ире икенче урында яши. Боларның барысы да балаларның аз тууына йогынты ясый.
Соңгы 20 еллыкта илдә “гаилә” төшенчә­се зур үзгә­решләр кичерде. Яшьләрнең күбесе 25 яшькә кадәр гаилә турында уйланмый да. Узган гасырның 70-80нче елларында нәкъ шушы яшьтә яшь­ләр күпләп балалар тудыра иде. Шул ук вакытта, бүген 20-24 яшьтәге парларның һәр бишенчесе мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәми яши.
Җәмгыятьтә гаилә институты турында ачык белешмә юк. Гражданлык никахы белән яшәүчеләр һәм никахсыз туган балалар саны бик күп. Моңа күз йомаргамы, әллә аңа каршы көрә-шергәме? Әллә моны, кире­сенчә, үсеш дип кабул итәргәме? Ничек кенә булмасын, боларның барысы да хокукый базага нигезләнергә тиеш. Русия законнарында “гаилә” дигән төшенчә бик сирәк очрый. Булганнары да гаиләдәге мөнәсәбәт­ләргә генә бәйле, ә гаилә һәм дәү­ләт арасындагы бәйләнешләр турында хокукый база юк дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта бездәге гаиләне “хуҗалык” дип кабул итү дә бар. Мәсәлән, ниндидер субсидия алу өчен шушы өйдә яшәгән гаилә әгъза­ларына түгел, ә анда теркәлгән кешеләргә игътибар ителә.
Гаиләгә кире караш яшьләрнең иртә җенси тормыш алып бара башлаулары белән дә бәйле. Бүген бездә егетләр 15,2-18, кызлар 15,9-18,9 яшьтән “өлкәннәр” тормышы белән яши башлый. Тикшеренүләр буенча, бүген 18 яшькә кадәр булган 73,6 процент егетләр һәм 69,7 процент кызлар җенси тормыш белән яши. Монда без­дә абортлар саны­ның күп булуын дә исәпкә алырга кирәктер. Чөнки күпчелек яшь кызлар бу юлны бердән­бер чара буларак кабул итә. Бездә бары биш йөкле­лекнең берсе генә бала туу белән тәмамлана. Чыннан да, уйланырга урын бар...
Әйе, хәзер кешенең аң дәрәҗәсе башкача. “Ярлылык арткан саен, бишектә бала күбәя” дигән әйтем Русия халкына бүген туры килми. Без бүген Европа иллә­ренә охшаш тормыш алып бару яклы. Ә анда балалар саны турыдан-туры гаиләнең матди хәленә, торак сыйфатына бәйле. Әлбәттә, яшьләрне үз-үзләрен генә яратулары, илнең киләчәге турында уйламауларында гаеп­ләргә була. Әмма бүген һәр гаилә икенче бала туу­ның гаиләне ярлылыкка, ә өченче бала хәерчелеккә илтүен яхшы аңлый. Европа илләрендә һәр кешегә 40-50 квадрат метр торак бул­ган очракта гына бала тудыру турында уйлый башлыйлар. Хәтта территориясе кечкенә булган, кеше саны буенча иң бай илләрнең берсе – Япониядә дә һәр кешегә яшәү мәйданы бездәгедән 1,5 тапкырга күбрәк бүленә. Ә бездә күпме җир­ләр буш булып ятуын дәвам итә, анда һаман да төзе­лешләр бармый.
Соңгы елларда яшь гаиләләрнең хәлен яхшырту максатыннан җәелдерелгән башлангычлар берникадәр демография хәлен яхшыртты. Мәсәлән, 2016 елда, 2015 ел белән чагыштырганда, туым 5 процентка артты. Илнең 32 төбәгендә халык саны артуы күзәтелде. Шул ук вакытта үлем очраклары саны да кимеде. 2016 елның биш аенда 804,1 мең кеше үлгән. 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 22,8 мең кешегә кимрәк.
Бүген халык санының берникадәр артуы, тәү чиратта, 80нче елларда балалар күпләп тууга бәйле. Ә бүген 2000нче елларда туганнар бала тудыру яшенә якынлаша. Бу елларда илдә балалар бик аз туды. Шуңа да 2016-18 елларда сабыйлар туу күпкә кыскарды. Бу чор 2030 елларга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шуңа да бу елларда безгә туымны мөмкин кадәр арттыру кирәк. Русия Президенты Владимир Путинның демография сәясәтенә юнәлтелгән башлангычы да шуны күз уңын­да тота. Әмма шуны да онытырга ярамый, бүген демография икенче чорга күчеш этабын кичерә. Элек балалар күпләп туа иде, үлүче­ләр саны да бик югары иде. Ә хәзер кешенең яшәү сыйфатына игътибар зур. Балалар азрак туа, әмма кеше гомере озынайды.
Безгә ятим калган балалар турында да онытырга ярамый. Аларның санын төгәл генә исәпләүче юк. Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булуынча, бүген 2 миллионга якын бала ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм. Бездәге ярлылык алар санын елдан-ел арттыра. Бүген Русиянең һәр өченче кешесен “ярлылар” исемлегенә кертергә була. Гадәттә, күп балалы гаилә­ләр шушы категориягә карый. 2001нче елларда бер балалы гаиләдә сабыйга белем бирү өчен 316 сум акча бүленсә, дүрт балалылар өчен аның күләме 135 сум иде... Шушы сумманы дүрткә бүлсәк, бер баланы укыту күпбалалы гаиләләргә 34 сумга төшә. Ягъни бер балалылардан 9 тапкырга кимрәк.
“Балалык проблемалары”на мәктәп яшенә җитеп тә, укымаучы сабыйларның күп булуын кертү дә дөрес булыр. Бүген андыйларның саны 6 миллионга якын. Сәбәбе – авылларда мәктәп­ләрнең кыскартылуы. Мәктәптә укучы балаларның ата-аналары иңенә һәркем күтәрә алмаслык йөкләр салынган. Ул да булса – ата-аналардан даими акча җыю. Уку әсбаплары сатып алу, төрле экскурсияләргә йөртү, сыйныфтан тыш дәресләр укыту, мәктәпне ремонтлау һәм башкалар. Мондый чыгымнарны матди яктан яхшы тәэмин ителгән гаиләләр генә күтәрә ала. Гадәттә, андый гаиләләр бер яисә ике балага гына гомер бирә.
Мәгариф системасының базар шартларына күчүе демография хәленә көчле тәэсир итте. 2003 елда дәү­ләт югары уку йортларына укырга кергәннәрнең 54,6 проценты коммерция бүле­генә барырга мәҗбүр булды. Шәхси югары уку йортла­рының артуы бу өлкәнең “заманча” яши башла­вының ачык мисалы. Шушы елда миллионнан артык егет һәм кызлар шундый уку йортларында белем алып, кемнәр­неңдер кесәсен калынайта иде. Әмма бюджет бүлеклә­ренә укырга керүче­ләрнең дә чыгымнары аз түгел. Шул ук елда югары дәүләт уку йортларының “бюджеттан тыш” керемнәре 39 миллиард сум булса, 2004 елга аның күләме 6,3 процентка күтәрелде. Бу керем­нең зур өлеше нәкъ студентлар кесәсеннән алынган. Гому­мән, балага белем бирү бүген һәр ата-ананың да хәленнән килерлек түгел, дип әйтү дә хата булмас.
Демография мәсьәләсенә мигрантлар да көчле тәэсир итә. Әгәр дә 90нчы елларда элекке Советлар Союзы республикаларыннан килүче урыслар һәм урыс телендә сөйләшүчеләр тулыландырып торса, бүген исә безгә күбрәк башка милләт вәкилләре законсыз рәвештә күченеп килә. Аларның социаль составы да үзгәрде: сәүдә итүчеләр һәм кара эшчеләр.
Демография гаилә сәясәте белән турыдан-туры бәйле. Әгәр ул әлеге кебек бездә яшәүче һәркемгә бер төрле булса, киләчәктә без­нең дәүләтнең милли составы да үзгәрәчәк. Шул ук вакытта 2006 елдан Русиядә якташларыбызны кирегә үзебезгә кайтару буенча махсус программа гамәлгә ашырыла. 9 елда туган төягенә 500 мең кеше кайтты, шуның яртысыннан кү­бесе – 2014-17 елларда. Бүген илдә 1000 кешегә халык саны кимүе 6,0-6,5 коэффициентына туры килсә.
Чыннан да, ил үсешенең кайсы гына өлкәсен карасак та, һәркайсы гаилә сәясә-тенә барып тоташа. Шуңа да җәмгыятьтә гаилә статусын күтәрү республика җи­тәк­челегенең даими игътибарында. Соңгы унъеллыкта бу өлкәгә кагылышлы башлангычлар киң җәелде­релде. Социаль һәм әхла­кый юнәлешне күз уңында тоткан программалар берникадәр уңай нәтиҗәгә ире­шүгә юл ачты. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указына ярашлы, 2017 елның 29 августында Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы итеп үзгәртелде. Моннан тыш, министрлыкта бары гаилә проблемалары һәм аны гамәлгә ашыру буенча программалар кабул итүче 2 идарә барлыкка килде. 1998 елдан һәр ел ниндидер исем астында үтеп, бик күп социаль башлангычларга юл ачылды. Мәсәлән, Гаилә, Бала, Яшьләр, Сәла­мәтлек саклау дип исемлән­гән ел­ларның һәркайсы җәм­гыятьтә гаиләнең абруен күтәрү, тормышның сыйфатын үстерү юнәлешен күз уңында тотты.
Күпбалалы гаиләләргә пособиеләр түләнү, “Ана даны” медале, бала тудыру йортларында һәр сабыйга бүләкләр тапшыру – боларның һәркайсы гаиләләрне социаль яктан яклау, киләчәккә ышаныч тудыру, гаи­ләләр, балалар санын арттыру максатыннан башкарыла. Соңгы өч елда бу күрсәткечләр буенча Башкортстан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны били. Туым күрсәткече буенча икенче урында булсак, ЗАГСка керүче­ләр саны буенча өченче урындабыз. Шул ук вакытта, соңгы елларда күпбалалы гаиләләр саны да артты. Атна саен республикада 1000-2000 сабый дөньяга аваз сала. Ел саен 30 меңнән күбрәк пар мөнә­сәбәтләрен ЗАГС бүлекчә­ләрендә терки. Гомумән, бүген илдә законлы никахны пропагандалауга күп көч салына. Мәсәлән, Мәскәүнең Русия дәүләт университетында рәсми рәвештә өйлә­нешкән парларга 100 мең сум, ә бала туган очракта 300 мең сум акча бирелә. Әлбәттә, яңа гына тормышка аяк баскан яшьләргә бу зур ярдәм.
Аерылышучы гаиләләрнең күп булуы ил өчен җитди проблемаларның берсе. Аеруча бу анда тәрбияләнүче балаларның психикасына көчле тәэсир итә. Бала тулы, социаль яктан уңышлы гаи­ләдә генә дөрес тәрбияләнә. Сабый әти-әнисе белән сөй­ләшкәндә генә тәрбия алмый, ул ата-анасының кешеләр белән аралашуын, тормышка карашын, начар га­дәтләр белән яшәвен дә күреп үсә. Шуңа да лаеклы граждан тәрбияләү өчен гаиләләр нык, җитеш тормыш белән яшәргә тиеш.

Илдар Вәлитов,
Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты,
философия фәннәре докторы.





Басып чыгарырга



Хыялларыгыз  һәрвакыт чынга ашсын!
12-07-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
Иң актив гаилә машина отачак!
10-07-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Иң актив гаилә машина отачак!
Гаилә –  җылы учак
3-07-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Гаилә – җылы учак
Өчбүләнең  өч игезәге
29-06-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Өчбүләнең өч игезәге
Өч игезәк –  бер могҗиза!
13-06-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Өч игезәк – бер могҗиза!
Күпбалалы гаиләләргә ташлама
8-06-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Күпбалалы гаиләләргә ташлама
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»