Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Материалы за Январь 2018 года / Страница 5

Бу институтта җырлап кына укыйлар

Бу институтта җырлап кына укыйлар Башкаладагы Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, аннан ерак түгел студентлар яшәгән тулай торак яныннан узганда төрле уен кораллары тавышын ишетеп, күпвакыт аптырап калам. Рәхәт! Җырлап кына яшиләр биредә, дигән уй килә күңелгә. Баксаң, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә һөнәри белгечләр әзерләүче уку йортында очраклы кешеләр булмый икән! Табигатьтән бирелгән җыр-моң сәләтенә ия кызлар һәм егетләр генә белем ала биредә.
Кайсы гына кеше белән аралашсаң да, һөнәренең чишмә башы балачагы белән бәйле булуы ачыклана. Әллә балачактагы самими хыяллар шулай итеп яшьлектә чынбарлыкка ашамы икән? Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган, дип әйтү дә хак, күрәсең. Һәрхәлдә, язмабыз герое Филүс Вәлиев турында шулай уйларга нигез бар.

25.01.2018 (№ 9 (25163)): Мәдәният һәм сәнгать

Бер генә язма да эзсез югалмады!

Бер генә язма да эзсез югалмады! Ничәмә гасырлар буе кешеләр бер-берсе белән хат алышкан. Бу гамәл-гадәтнең үз тәртипләре, кануннары, үзенчәлекләре дә бар иде. Хатны дөрес язарга өйрәткән брошюралар да чыкты, хәтта. Ә инде борынгырак заманда аз белемле кешеләр өчен күптөрле хат үрнәкләре булган. Хәзер ул үрнәкләр сирәк очрый торган библиографик материалга әверелгән, аларны елмаймый укый да алмыйсың.
Күренекле шәхесләрнең хатлары эпистоляр мирасны тәшкил итә. К. Маркс, В. Ленин, А. Пушкин, Л. Толстой, А. Чехов, М. Горький хатлары... Үзебезнекеләрдән Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Рәми Гарипов хатлары...
Әдәбиятның эпистоляр жанры үрнәкләре итеп И. Гетеның “Яшь Вернерның газапланулары”, Ф. Достоевскийның “Ярлы кешеләр”, В. Каверинның “Ике капитан” романнарын, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен телгә алабыз.

25.01.2018 (№ 9 (25163)): Журналистның куен дәфтәреннән

Кормантау алдынгылар сафында булды

Кормантау алдынгылар сафында булды Аны шушы югарылыкка хезмәт сөючән халкы һәм данлыклы кешеләре күтәрде.

Былтыр 19 августта Гафури районындагы Кормантау авылының 280 еллыгына багышлап “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырылды. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте һәм моның өчен оештыручылар Тәнзилә Кәримова, Таңсылу Рәхмәтуллина, Финзира Сәйгафарова, Фәүзия Зәйнуллинага зур рәхмәт. Чарага күрше авылларда, чит тарафларда яшәүче авылдашлар, хәтта тамырлары белән Кормантаудан булган, әле Германияда яшәүче Оксана ханым да кайтып төшкән.
Бәйрәмдә авылның үткәне, тарихы белән Мәләвез районында укытучы булып эшләүче авылдашыбыз Рәйсә Исламгулова таныштырды. Өлкән буын вәкилләре сугыш чорындагы авырлыклар хакында хатирәләре белән уртаклашты. Авыл халкын дәртләндереп, төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды. Килгән кунаклар өчен мул табын әзерләнгән иде.
Сәхнәгә күтәрелеп, Кормантау халкы өчен җан атып йөргән кадерле әтием Шәякбәр Шәйбәк улы Вәлиев турында сөйләргә уйлаган идем. Әмма регламент буенча бирелгән биш

25.01.2018 (№ 9 (25163)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»