Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Материалы за Февраль 2018 года / Страница 7

Мәңгелек кыйммәтләр

Мәңгелек кыйммәтләр Борай район мәдәният йортында “Гаилә учагы” фестиваль-конкурсы үтте.

Русия Президенты Владимир Путин — 2018 елдан башлап Балачак унъеллыгы, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов агымдагы елны республикада Гаилә елы дип игълан итте. Әлеге чара да шушы вакыйгаларга багышланды. Анда Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Альбина Хәлиуллина, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов катнаштылар. Фестивальне район хатын-кызлар советы рәисе Миләүшә Янгирова һәм Бигәнәй авыл клубы мөдире Кадыйр Халиков ихласлык белән алып барды. Гаилә кыйммәтләренең асылын яхшы аңлаган хөрмәтле ата-аналар, инде оныклар тәрбияләүче өлкән буын вәкилләре, караучысыз калган сабыйларга йөрәген ачкан патронат ата-аналар хөрмәтле кунаклар буларак чакырылды.

16.02.2018 (№ 19 (25173)): Мәдәният һәм сәнгать

Генерал Каппельне Тукай авылы белән ниләр бәйли?

Генерал Каппельне Тукай авылы белән ниләр бәйли? Минем туган авылым Тукай – Чапаевның атаклы 25нче дивизиясе алышлары шаһиты булган төбәк. Бәләбәй шәһәре өчен сугышларда авылым өч тапкыр аклар кулына күчә. Генерал-лейтенант Владимир Каппель үзенең исән калган дивизиясен Өсән елгасы буендагы Чөеш тавына туплый. Ул тау Кандракүлнең кыйбла ягыннан “Кылыч борын” дигән төбәктән Өсән буйлап сузылган. Прибор белән караганда, диңгез өслегеннән 330 метр биеклектә. Элек тауда агачлар үсми, тирә-як яхшы күренә иде. Аста Кандракүл җәелеп ята, алда Өсән ага, көньяктан җәйләүдән Балтай чишмәсе килеп кушыла. Анда сазлык, камышлык, балык үрчи, кыр үрдәкләре, кошлар яши. Елга буенда яшел әрәмәлек, зирек урманы, кыйбла якка табан ике чакрым ераклыкта Даутай чишмәсе ага. Шул елгадан акларның ат җигелгән арбасына мичкә салып шәфкать туташы Анна солдатларга су ташый...
16.02.2018 (№ 19 (25173)): Дөнья бу...

Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар

Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар Кыскача белешмә:
Александр Алексеевич Ким 1956 елның 18 февралендә Илеш районының Андреевка авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Андреевка урта мәктәбендә хезмәткә өйрәтү инструкторы, физкультура укытучысы булып эшли. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын, РФ Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмам­лый. Илеш районының “Заря коммунизма” колхозында, район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер була. 1987 елда аны Илеш ремонт-техник предприятиесе – “Сельхозтехника” директоры итеп билгелиләр. 1995-2008 елларда Илеш районы хакимияте башлыгы. СССР, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Милли көрәш буенча Русиянең спорт мастеры.

16.02.2018 (№ 19 (25173)): Спорт









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»