Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эш кешесен яклау һәм саклау кирәк!

29.04: Эш кешесен яклау һәм саклау кирәк!

Эш кешесен яклау  һәм саклау кирәк!Профсоюзлар федерациясе әгъзалары белән очрашуда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов бу җәһәттән җитди бурычлар куйды.

Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Профсоюзлар федерациясе әгъзалары белән очрашты. Анда хезмәт законнары үтәлеше, беренче чиратта, эш хаклары турында сүз барды.


— Республиканың социаль-икътисади күрсәткечләре начар түгел. Сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да үсеш күзәтелә, инвестицияләр җәлеп итү буенча республика Идел буе федераль округында әйдәүче урын били. Хезмәт хаклары белән хәл катлаулырак, округта без бу күрсәткеч буенча дүртенче урында киләбез. Бу мәсьәлә озак еллар җайга салына алмый, — дип белдерде Рөстәм Зәки улы.
Бер ел элек республикада икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы — 8900 сум, ә июльдән бюджет хезмәткәрләренә 7500 сум күләмендә билгеләнде.
— Әлбәттә, бу бик бәләкәй саннар һәм аны ниндидер казаныш дип атый алмыйбыз. Дәүләтнең бурычы — мохтаҗларга ярдәм итү. Башкортстан 18 төбәк арасында хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча федераль программада катнаша. Республика, территория, тармак килешүләре, оеш­маларда 7 меңгә якын кол­лектив килешүләр гамәлгә кертелгән. Профсоюзлар федерация­сенең, эш бирүчеләр берләш­мәсенең һәм республика Хөкүмә­тенең “Башкортстанда лаеклы хезмәт” программасы эшләп килә. Ул 2025 елга кадәр гамәлдә булачак, — диде Рөстәм Хәмитов.
Шул ук вакытта социаль җаваплы эш бирүчеләр реестрына нибары 31 предприятие кергән. Бу бик аз. Активрак эшләгәндә реестр яңа кешеләр белән тулылана алыр иде.
Бүген Республика профсоюзлар федерациясе үз сафларында 600 меңнән артык кешене берләштерә. Чарага 23 тармак профсоюзы җитәкчеләре килгән иде.
— Сез хезмәт кешесенең мәнфәгатен яклаучы һәм тынычлыкны ныгытуга булышлык итүче куәтле һәм эре оешма булып каласыз. Базар шартларында хезмәт кешесен яклау иң мөһим мәсьәлә. Хезмәтчәннәрне кимсетергә юл куярга ярамый. Профсоюзларга аларны яклау өчен киң вәкаләтләр бирелгән. Республикада дәүләт власте органнары, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар бердәм, көйле эшли. 1993 елдан социаль-хезмәт мөнә­сәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия эшләп килә. Киләсе елда республикада социаль партнер­лыкның 25 еллыгы билгеләнәчәк. Былтыр унберенче килешүгә кул куелган. Ул 2019 елга кадәр гамәлдә булачак, — диде республика Башлыгы.
Республика профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Марат Хөсәе­нов белдерүенчә, былтыр тармак профсоюзларының хокукый инспекторлары тарафыннан 1616 предприятие тикшерелгән, 12 меңнән артык закон бозу очрагы ачыкланган. Хезмәт бәхәс­ләре буенча ко­мис­сияләр эше нәтиҗәсендә тоткарланган 93 мил­лион сум хезмәт хакы кайта­рылган. Өч ел эчендә бу сумма 370 миллион сум тәшкил иткән.
Чарада төрле тармак профсоюзлары рәисләре республика Башлыгы белән проблемаларын уртаклашты. Әйтик, мәдәният хезмәткәр­ләре профсоюзлары җитәкчесе Александр Кузьменко социаль өлкәдә дәүләтнеке булмаган сектор­ның үсеш алуы, шул исәптән кайбер хезмәтләрне аутсорсингка тапшыру темасын кү­тәр­де. Мәдәният өлкәсендә 18400 хезмәткәр эшли, аутсорсинг ди­гән­нәре шуларның өчтән бер өле­шенә кагылачак. Алар, нигез­дә, җыештыручылар, водитель­ләр, каравылчылар. Әлегә без аутсорсингка әзер түгел, бу яңа­лыкны кертүне бераз соңгарак калдырып торырга кирәк, дигән фи­кер белдерде ул.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Светлана Пронина авыл җирендә эшләүче белгеч­ләрнең торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗларына түләүләре өчен компенсациянең 2014 елдан үзгәр­мәве турында белдерде, шул ук вакытта тарифлар ел саен арта. Аутсорсинг проблемасы аны да хафага сала. Чөнки бу оч­­ракта хез­мәткәрләрне контроль­дә тоту катлаулана, ә мәгариф өлкәсендә эш­ләүчеләр даими медицина күзәтүе үтәргә тиеш.
Светлана Николаевнаны балалар бакчалары белән килеп туган хәл дә борчый. Чиратлар бетте, дип лаф орабыз да ул, ләкин бу булган төркемнәрдә балалар санын арттыру бәрабәренә эшлә­нә. Әле 50-60 балалы төркемнәр дә очрый. Шундый очракларда балалар бакчалары хезмәткәр­ләренең эш хакын арттыру максатка ярашлы булыр иде.
— Республика җитәкчесе вазыйфасында эшчәнлегемне мин балалар бакчасында эшләү­че­ләрнең хезмәт хакын арттырудан башладым. Уртача хезмәт хакын билгеле бер дәрә­җәгә җиткерә алдык, — диде Рөстәм Хәмитов. — Ата-аналар­га да ярдәм итә­чәкбез. Мин Хө­күмәт алдына аз тәэмин ителгән катламга яр­дәм итү мәсьәләсен хәл итү бурычын куйдым. Мондый гаиләләргә акчаны дөрес бүләргә кирәк. Сүз берничә йөз миллион сум турында бара.
Авиация сәнәгате хезмәт­кәрләре профсоюзы рәисе Роман Калякулин белдерүенчә, әлеге тармакта 36 мең кеше эшли. “Ростех” дәүләт корпорациясе составына кергәннән соң хәлләр хөр­тәй­гән. Гомумән, республикада эш­ләүче федераль дәүләт кор­порацияләре урындагы дәрәҗәдә кабул ителгән норматив актларны һәм таләпләрне үтәргә ашыкмый. Хезмәткәрләргә игътибарсыз, пенсионерларны бөтенләй читкә тибә. Корпорация җитәкче­ләре Мәскәүдә утыра һәм хәлне үзгәртү өчен бармакка бармак та сукмый. Рөстәм Хәмитов шундый очраклар хакында турыдан-туры үзенә хәбәр итәргә кушты.
Бәләбәйдәге данлыклы “Автоприбор” предприятиесенең 329 хезмәткәренә 23 миллион сум бурычы бар. Гомумән, хезмәт хакы бурычлары, бигрәк тә банкрот дип игълан ителгән пред­прия­тиеләрдән калган бурычлар мәсьә­ләсе тиз генә хәл ителергә охшамаган. Бүген профсоюзлар Росреестр белән берлектә банкротлык турында законнарга үз­гәрешләр кертү турында тәкъдим­нәр әзерләгән.
— Әйдәгез, федераль дәрәҗә­дә башлангыч белән чыгыш ясыйк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Кешеләр зыян күрә. Банкротлык кешеләрне талауга әйләнде. Бу финанс хәлен яхшырту түгел, ә туздыру, кешеләрне урамга чыгарып ташлау, хезмәт хаклары проб­лемасын еллар буе хәл ит­мәү... Сез эшчеләр мәнфәгатен якларга тиеш.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Юл хаталарны гафу итми
Вчера, 17:04 :: Яңалыклар
Юл хаталарны гафу итми
Җир – Геройларга!
Вчера, 13:04 :: Яңалыклар
Җир – Геройларга!
Үтерүче авылдашы булган
Вчера, 12:20 :: Яңалыклар
Үтерүче авылдашы булган
Һәйкәл ачылды
Вчера, 11:09 :: Яңалыклар
Һәйкәл ачылды
Табибларның эш хаклары арта
Вчера, 09:29 :: Яңалыклар
Табибларның эш хаклары арта
Дүртөйледә заманча парк булачак!
Вчера, 08:50 :: Яңалыклар
Дүртөйледә заманча парк булачак!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»