+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 август 2021, 14:25

Исерек килеш суга кермәгез

Чишмә районында бер салмыш ханым батып үлгән.

Исерек килеш суга кермәгез
Исерек килеш суга кермәгез
 2 августта Башкортстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсенә Чишмә бистәсендәге Калмаш сусаклагычында бер хатын белән бәхетсезлек очрагы булуы турында хәбәр килгән. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, исерек хәлдә, коену өчен җиһазландырылган урында 47 яшьлек ханым батып үлгән. Мәетне судан коткаручылар - Чишмә поселок советы волонтерлары алып чыккан.

Ел башыннан республиканың су объектларында 139 һәлакәт булган, аларда 143 кеше һәлак булган, шуларның 15е - балалар. Аларның 79ы батып үлгән (узган ел - 99, кимү - 20,2 процент), шул исәптән 12 бала (2020 елда да шул сан). Калган очраклар буенча оператив-тикшерү чаралары алып барыла.

фото: sborkameb23.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: