+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 август 2022, 07:17

Василәнең кызы зур сынау алдында

Ире Илгиз белән алар икенчегә бәби алып кайтырга бик теләгән иде...

Василәнең кызы зур сынау алдында
Василәнең кызы зур сынау алдында

Йолдыз кебек янып, кинәт атылган сөекле җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың килмәгән җире юк иде. Ул иренә әйбәт хатын булды, улы Кәримне артык яратып, аны бар яклап та камил итеп тәрбияләүгә көчен салды, килен хезмәтен дә намус белән башкарды - бианасы белән аралары бик якын иде. Авылга кайтса, яулыгын чөеп бәйләп эшкә керешүен күршеләре бүген дә сөйли. Тагын аның кыз бала табасы килде. Бик килде...

Камилә вакытыннан алда 900 граммлык булып туды. Ана да, бала да авыр хәлдә иде. Илгиз дәваханәгә мулла чакыртып, кызларына "Камилә" дип исем куштырды. Икенче көнне Василә мәңгелеккә күзләрен йомды...

Ул көннәрдәге кайгыны бүген дә искә төшерү кыен. Хәсрәтле хәбәр татар-башкорт яшәгән һәр төбәккә яшен тизлегендә таралып, йөрәкне өтте.

900 граммлы булып туган кыз 6 ел инде яшәү өчен көрәшә. Хәле авыр булса да, табиблар өметне өзми, аның савыгуына ышандыра.

Быел көз Кәрим бишенче сыйныфка бара, Ә Камиләне операциягә әзерлиләр икән. Бу елларда Илгиз бик күп эшләде, чөнки Камиләнең сәламәтлеге өчен бик күп чыгымнар таләп ителә иде. Әмма ул беркайчан да акча сорап йөрмәде, теләгән кешеләр - дуслары, якыннары болай да ярдәмнән ташламады, ташламас та.

Бүген без аңа рух ныклыгы телибез, Камиләбезгә Аллаһтан ярдәм сорыйбыз. Могҗизага ышанасы килә...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: