+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 декабрь 2021, 07:40

Данир Сабиров Гүзәл Уразованы елаткан

Данир кызлар янында йоклап киткән...

Данир Сабиров Гүзәл Уразованы елаткан
Данир Сабиров Гүзәл Уразованы елаткан
Данир Сабиров инстаграмда үз сәхифәсендә узган гомере турында кызыклы фактларны язуын дәвам итә. Инстачылар һәр бүлекне түземсезлек белән көтеп ала һәм артистка китап язарга киңәш итәләр.

Пародия остасы Кырымга лагерьга баруларын һәм анда Гүзәл Уразованың вожатый булуын искә алган.

«Ә иң зур сәяхәтем 2002 елда булды. Азнакайның талантлы балаларын Евпаториягә, Кырымга җибәрделәр. Анда баруымны, ничек булачагын күз алдына китерә-китерә, хәтта йоклый да алмаганны хәтерлим. Шунда егет чакта тәүге тапкыр поездга утырдым, беренче тапкыр диңгез күрдем.

Менә хәзер кызык факт — ул лагерьда Гүзәл Уразова вожатый иде. Ул әле студент, танылган җырчы түгел. Ә без — шук малайлар, бер дә тик тормадык. Берсендә, отбойдан соң, простыняларны бәйләп, тәрәзәдән аска төшеп, төнлә шәһәргә чыгып киттек. Рәхәтләнеп ял иттек, үзебезчә. Кайткан идек: бөтен корпус безне эзли икән. Безнең өчен җаваплы булган вожатыйлар елый. Шулай итеп, 2002 елда Гүзәл Уразованы елаткан идем. @guzelurazova, гафу», — дип искә төшергән ул үсмер чагын.
 
Данир лагерьда еш кына кызлар бүлмәсенә керә торган булган. Бер төнне хәтта шунда йоклап та киткән. Иртән Гүзәл Уразова ишекне ачып җибәрүгә карават астына кереп качкан...

Фото: artist.v-vanaule.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: