+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2021, 13:00

Үлеменә наркотиклар сәбәпче?

Уфа кызының гәүдәсе Санкт-Петербургта табылган.

Үлеменә наркотиклар сәбәпче?
Үлеменә наркотиклар сәбәпче?
Уфа кызының гәүдәсе Санкт-Петербургта табылган.

10 июльдә төнлә Санкт-Петербургның Купчино районындагы фатирда Уфа кызының һәм аның дусының мәетләре табыла. Бу хакта яңалыклар агентлыгы хәбәр итте.

27 яшьлек кыз һәм Коми Республикасында туып-үскән 25 яшьлек егетнең гәүдәләрен Будапешт урамында урнашкан йорт фатирында тапканнар. Мәрхүм егетнең элек закон белән проблемалары булган: 2013 елдан 2019 елга кадәр аны дүрт тапкыр – урлау, мошенниклык өчен хөкем иткәннәр. Ул Ростов өлкәсендә яшәүче 26 яшьлек егет белән торак арендалап торган.

Яшьләрнең үлемендә наркотиклар дозировкасын арттыру сәбәпче дигән фараз бар.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: