+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
21 Май 2022, 07:10

Үги ана акча таләп итә...

— Әтием вафат булды, ул бер хатын белән бер елдан кимрәк рәсми никахта торды. Бу хатын әтине җирләү өчен аның акчасыннан түләде, әтинең инвалидлык буенча (3нче төркем) пенсиясе һәм хезмәт хакы бар иде, ә әлеге ханым үзе минималь пенсия генә ала. Хәзер ул миннән җирләүгә тотынылган акчаның яртысын таләп итә...

Үги ана акча таләп итә...
Үги ана акча таләп итә...

Бу акчаның әтинеке икәнен дәлилләп, ул таләп иткән сумманы бирмәсәң буламы? Шулай ук ул җирләр алдыннан әтинең картасыннан 20 мең сум акча алган, янәсе, ул — аның хатыны һәм аның моңа хокукы бар. 

— Үги әниегезгә әтиегезне җирләү өчен акча бирмәсәгез дә була, бу — сезнең хокукыгыз. Моннан тыш, әгәр акча әтиегезнең исәбеннән ул үлгәннән соң алынса, бу законга каршы килә һәм сез полициягә гариза яза аласыз. Мошенниклык турында җинаять эше ачылачак дип, бу хатынны куркытырга мөмкин. Әтиегез исәбендә булган барлык акчалар, ул үлгәннән соң варислар арасында тигез өлешләрдә бүленергә тиеш. Нотариус мирас итеп рәсмиләштергәнче, аларга беркем дә кагылырга тиеш түгел.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: