Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Чын-чыннан “ихата революциясе” бу!

Чын-чыннан  “ихата революциясе” бу! “Уңайлы шәһәр мохите” проекты быел республикада 391 объектны колачлаячак.

“Бердәм Русия” партиясе тормышка ашырган өстенлекле проектлар илнең социаль иминлеген тәэмин итүдә соңгы елларда мөһим инструментка әверелеп бара. “Эшлекле гамәлләр”, “Изгелек кәрзине”, “Русия авылы”, “Халык контроле”, “Өлкән буын”, “Ныклы гаилә”, “Балалар спорты”, “Кече шәһәрләр театрлары” — партия башлангычы белән тормышка ашырылучы шушы һәм башка күпсанлы проектлар кысаларында узган вакыт эчендә күпме социаль объект төзелде, күпме катлам гражданнар тиешле яклау тапты, тормыш-яшәеш сыйфатында күпме уңай үзгәреш булды. Бу җәһәттән “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе гамәлгә куйган проектлар саны гына да өч дистәгә җитә. Һәм, әйтергә кирәк, әйдәүче партия башлангыч биргән “Уңайлы шәһәр мохите” дигән чираттагы мөһим проект та алар арасында, һичшиксез, лаеклы урын алачак. Биш елга исәпләнгән әлеге проект кысаларында шушы вакыт эчендә меңнән артык

15.08.2017 (№ 94 (25098)): Көнүзәк

Төзек, күркәм, уңайлы булсын!

Төзек, күркәм, уңайлы булсын! “Дорожник” оешмасының асфальт-бетончысы Фидан Айдуллин, каток машинисты Сергей Киленко һәм җитештерү-техник хезмәтләндерү бүлеге инженеры Егор Ульянов Уфа урамнарындагы юллар сыйфатлы, ихаталар төзек һәм уңайлы булсын өчен зур тырышлык сала.Краснодарда үткән “Шәһәр мохите” форумында Башкортстан тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде.

Краснодарда “Бердәм Русия” партиясенең ил шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган “Шәһәр мохите” форумы үтте. Аның эшендә илнең 85 төбәгеннән меңнән артык белгеч, “Бердәм Русия”нең әлеге юнәлештәге партия проектлары координаторлары, Русия Хөкүмәте әгъзалары, Төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгыннан, субъектларның законнар чыгару һәм башкарма власть органнарыннан җаваплы вәкилләр, муниципалитетлар хакимиятләре башлыклары катнашты. Форумның пленар өлешен ил Хөкүмәте Премьер-министры, “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесе Дмитрий Медведев алып барды.

27.07.2017 (№ 86 (25090)): Көнүзәк

“Җиз кыңгырау” моңнарында “Еники эзләре буйлап”...

“Җиз кыңгырау” моңнарында “Еники эзләре буйлап”... Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте яңа проектлар белән чыга.

Бүген Башкортстанда эшләп килүче татар җәмәгать оешмалары шактый. Аларның күпчелеге халкыбызның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне төп максаты итеп куя, төрле кичәләр, фестивальләр, мәдәни программалар оештыра. Ләкин шушы милләтпәрвәрлеге белән дан тоткан оешмалар арасында иң көчлесе, башкаларны үз артыннан әйдәп, ияртеп, халкыбызга юл күрсәтеп баручысы да бар. Милли хәрәкәт эшчәнлеге белән кызыксынучылар аңлагандыр инде: сүз “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” турында бара. Оешманың үткәне һәм бүгенгесе, киләчәккә ният-планнары турында без аның рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты ярдәм­чесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина ХӘЛИУЛЛИНА белән әңгәмә кордык.

22.07.2017 (№ 84 (25088)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»