Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Балыклар... прокурор яклавында

13.03: Балыклар... прокурор яклавында

Балыклар...  прокурор яклавындаНи сәбәпле һаман да “Кытай ятьмәсе”ннән чыга алмыйбыз?

Яз якынлашканын калын боз астындагы балыклар гына түгел, балык белән сәүдә итүчеләр дә һәм әлеге тармакта закон сагында торучылар да бердәй көтә. Соңгы елларда балык тотуның яраткан шөгыль генә түгел, ә җаен тапканда яхшы гына керем чыганагы булуын да күпләр аңлады. Илдә зур сулыкларда гына түгел, елга-күлләрдә дә балык тотуны билгеле бер закон таләпләренә буйсындырырга тырышу да юкка түгел. Балык тотуның төгәл исәбе юк. Аның бизнес чыганагына әверелүе дә салым түләү мәсьәләләре белән бәйле. Балык һәм балык продукциясенең чит илләрдән күпләп кертелүе һаман да күп сораулар тудыра. Чөнки аларның байтак өлеше — чимал рәвешендә үзебездән экспортланган продукция.


Башкортстан — илдә балык үрчетүгә, үстерүгә яраклы елга-күлләргә бай төбәкләрнең берсе. Рәсми мәгълүматлар буенча, мәсәлән, узган елда алар өч йөзгә якын иде. Шул ук вакытта, республика халкын урындагы балык белән тәэмин итү күрсәткече 57 проценттан артмый. Димәк, калганы читтән кертелә. Билгеле, биредә сүз океан балыгы яисә аларның кыйммәт төрләре турында бармый. Узган елда республикада балык җитеш­терүне якын киләчәктә өч тапкыр арттыру бурычы куелган иде. Ә республика парламенты депутатлары Башкортстанда балыкчылык тармагын үстерүгә һәм балык җитештерүне арттыруга нәрсә комачаулавын белгечләр, галимнәр катнашлыгында уртага салып тикшерде. Проблема җитди, чөнки үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итү күрсәткечендә балык иң соңгы урында тора.
Республика сулыкларында балыкның аз тотылуына нәрсә сәбәпче? Журналист буларак мин бу сорауны кимендә 10-15 ел дәвамында ишетәм. Соңгы елларга кадәр аны балыкның аз үрче­телүендә дип кенә күрделәр. Миңа калса, бу очракта балыкчылар “шомарак” булып чыкты. Ниһаять, тотылган балыкның исәбе алып барылмавын, урам сәүдәсендә контрольсез сатылуын һәм күп очракта бу эшкә рөхсәте булмаган кеше­ләрнең җәлеп ителүен таныдылар кебек. Күптән түгел республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында узган ведомствоара киңәшмәдә нәкъ әлеге мәсьәләләр тикшерелде.
Балыкчылык тармагында тәртип урнаштыру буенча тәгаен чаралар берничә ел элек башланды. Әлеге максатларга яраклы сулыкларның төгәл исәбе алынды. Соңрак, җәмгыятьтә төрле каршылыклар булса да, аларны шәхси кулларга тапшыруга юнәлеш алынды. Әл­бәттә, һәвәскәр балыкчылар мондый яңалыкларны әллә ни шатланып каршы алмады. Ә шәхси буа хуҗаларының балыкны аларны бизнес чыганагына әверелдерүе болай да аңлашыла. Кызганычка каршы, билгеле бер салым түләү ташламаларыннан соң, аларның күбесе исәп-хисап алып бармыйча гына үз кесәләренә акча эшләвен дәвам итте. Ихтимал, елга-күлләрдә балыкның җитәрлек булуы, әмма сәүдә нокталарында күренмәве шуның белән дә аңлатыла торгандыр. Министрлык әзерләгән мәгъ­лүматларга караганда, әле республикада сәнәгать һәм һәвәскәр балыкчылык максатларындагы 109 сулык исәпләнә. Елгаларда — 20 участок, күлләрдә — 74, сусаклагычларда — 12 һәм буаларда 2 участок теркәлгән. 24 берәмлек сәнә­гать балыкчылыгы белән шөгыльләнә һәм шуның 11е – юридик берәмлек, калганы — шәхси малтабар. Министрлык яңа балыкчылык участокларын фор­малаш­тыруны дәвам итә. Йомагуҗа сусаклагычында, Караидел һәм Нуриман районнары хакимиятләре мөрәҗәгате белән Павловка сусаклагычында яңа балык промыселлары участокларын оештыруга әзерлек бара. Министрлыкның тәгаен берничә шундый мәйдан хуҗаларын әзерләргә конкурс игълан итүе дә яхшы нәтиҗә бирер дигән өмет бар.
Күренүенчә, республикада балыкчылык тармагын җанландырырга сәләтле хуҗа­лык-участоклар һәм алар арасында сәүдә базарында гадел көндәшлек тә дәвам итә торгандыр дигән фикер туа. Әмма тоташ тармакка хас “шомалык” балык хуҗала­рының нәфесен тыя алмый. Шушы ук чыганакларга караганда, 2014-17 елларда, мәсәлән, балык промыселы участокларында килешү шартлары төгәл үтәлмәгән өчен 15 килешү вакытыннан алда өзелгән.
— Отчетлардан күренүенчә, сәнәгать балыкчылыгы өчен бүленгән су биоресурсларын үзләштерү 90 процент тәшкил итә. “Росрыболовство” тарафыннан сәнә­гать балыкчылыгы өчен ел саен бүленгән 700-800 тонна биоресурсның 300-330 тоннасы гына үзләштерелә. Аларның мөмкин­лекләре шул кадәрле генә һәм ул еллар дәвамында үзгәрешсез кала. Ягъни әлеге сулыктан файдаланучы промысел участогында 5 тоннага кадәр балык тота ала икән, аны һич тә тагын 3-4 тоннага арттыруны таләп итеп куймый. Сәбәбе аларның эшчәнлегендәге мөмкинлек­ләрнең аз булуына бәйле, — ди министрлык вәкиле Ралим Хаҗиев. Елга-күлләрнең кайсысы төшемле булуын балыкчылар яхшы белә. Әмма һәвәскәр балыкчылардан башка әлеге шөгыльгә тотынучыларның һәммәсе дә башта бер кагыйдәне истән чыгармаска тиеш. Законга ярашлы, шәхси предприя­тиеләргә министрлык балык тотарга рөхсәт бирә. Әмма алар урындагы балыкчылар белән килешү төзергә тиеш. Билгеле, тотылган балыкның төгәл исәбен алып бару таләп ителә. Әйтергә кирәк, республикада балыкчылык белән шөгыльләнүче­ләр хәзер күңелгә ошаган, яки әйбәт чирткән сулык­лар­да иркенләп кармак тотып утыра алмаска да мөмкин. Чөнки бу су­лыкның хуҗа­сы булуы да ихтимал.
Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының бүлек мөдире Илмир Гыймалетдиновның чыгышында рөхсәтсез балык тотучыларга каршы һәм Кытайда җитештерелгән сертификатсыз ятьмә сату белән бәйле проблемалар күтәрелде. “Кытай ятьмәсе” балыкчылык тармагын гына түгел, аның белән сәүдә итүчеләрне дә “корбан итте”, күрәсең. Бу проблеманың күтәрелүенә дә 10-15 ел гына бардыр. Аның өчен, бәлки, махсус закон кабул итеп булмый торгандыр.
Ә менә үтемле Кытай продукциясенең балыкчылык тармагына китергән зыянын исәпкә алып, аны сатуны тыярга мөмкин булыр иде. Юкса, вазыйфалы түрәләр, зур трибуналардан сүз алып, чит ил ять­мәсен сатуны тыюны сораган иде. Ихтимал, үзенең бизнес чыганагына әве­релдергән эшкуарлар үзләре дә шул ятьмәдән “чыга” алмый торгандыр.
Утырышта, үзенең исем-шәрифен әй­тер­гә теләмичә генә, районнан килүче бер шәхси эшкуар болай диде:
— Балык тотарга рөхсәт булгач, нинди ятьмә белән дә тотарга ярамый мени? Кытайда эшләнгәне 300-600 сум тора, ә Русиядәгесе кимендә 3-4 мең сум! Аны сатып алу өчен күпме балык тотарга ки­рәк?! Икенче проблема шунда: республика районнарында балык кабул итү пунктлары юк дәрәҗәсендә. Тоткан балыкны да базарда сертификат булган очракта гына сатарга рөхсәт бирәләр. Промысел участоклары белән килешү төзелгәндә, алар тотылган балык бәясен генә түли. Ә транспорт чыгымнары, башка югалтулар исәпкә алынмый...
— Штрафлар күләме алдагы ел күрсәт­кеченнән берникадәр кимеде, 4,5 миллион сум тәшкил итте, — ди Илмир Гый­ма­лет­динов. — Ләкин суд эшләре әле дә дәвам иткән очраклар да бар. Узган елда, шулай ук, законсыз кулланылган 4033 данә балык тоту корылмасы, 749 берәмлек транспорт чарасы тартып алынды. Унбиш кешене җинаять җаваплы­лыгына тарттыру өчен 11 эш ачылды.
Министрлыкта узган җитди сөйләшүгә әлегә нокта куелмады. Бәхәс­ләрнең апрельдә узачак зур чарада тагын да куерачагы бүген үк күренеп тора.
Республикада балыкчылыкны үстерү максатында дәүләт программасы кысаларында елга-сулыкларны яшь үрчем — маймычлар белән тулыландыру да яхшы нәтиҗә бирә. Күптән түгел, мәсәлән, рес­публиканың берничә зур елга-күленә йөзләрчә мең баш кыйммәт, токымлы үрчем җибәрелүе турында хәбәр ителде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов агра­рийлар белән очрашканда балыкчылык тармагын үстерү максатында казнадан байтак акча бүленүе турында сөй­ләде. Хәзер инде тотылган балыкны кая тапшыруда, ничек сатуда һәм аларның тө­гәл исәбен алып баруда тәртип урнаш­тырырга кирәк. Балыктан да шома булырга ярамый, югыйсә.





Басып чыгарырга



Чолыктан умартага кадәр
Вчера, 00:00 :: Көнүзәк
Чолыктан умартага кадәр
Бүген борчылырга ярамый!
21-06-2018 :: Көнүзәк
Бүген борчылырга ярамый!
Балыкны нигә аз ашыйбыз?
21-06-2018 :: Көнүзәк
Балыкны нигә аз ашыйбыз?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»