Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Күпереп пешә икмәге, өелеп тора чәкчәге

30.04: Күпереп пешә икмәге, өелеп тора чәкчәге

Күпереп пешә икмәге,  өелеп тора чәкчәге  Пекарня кибетендәге әле генә мичтән чыккан икмәк, биек итеп өелгән чәкчәк, кыстыбый, өчпочмак, төрле эчлекле пироглар һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Бер сатып алучы артыннан ишек ябылырга да өлгерми, икенчеләре керә. Пекарня район үзәгендә уңайлы урынга урнашкан, машина белән туктарга да иркен.

Предприятиене Надежда Дәүләтова җитәкли. Бүгенге көндә кондитер, “Әбием серләре”, пилмән, туңдыру цехлары тулы куәтенә эшли. Тәүлегенә 2 тонна он, 20 килограмм ит эшкәртелә, 15 килограмм камыр ризыклары әзерләнә.
Күпереп пешкән икмәк Шаранның барлык кибетләренә, Туймазы шәһәре һәм районына, Октябрьскийга сатуга озатыла.
— Учреждение, кибетләр безнең икмәккә өстенлек бирә. Чөнки, азык-төлеккә бәяләр артса да, без хакны күтәрмәдек, көндәш­лекне тотарга тырышабыз. Икмәк, беренчедән, арзан булса, икенчедән, бик тәмле. Дәүәниләребезнең рецептларын кулланып эшлибез. Әлбәттә, озак процесс, ләкин үзен аклый, тәмле дә була, файдалы матдәләре күп, озак саклана, — ди Надежда Морзагәрәй кызы.
Традицияләрне саклап, технологияләрне бозмый пеше­рү — биредә иң мөһиме. Уңыш­ның сере шунда. Традицияләр дигәннән, пекарня дистә елдан артык эшли. Җитештерелгән продукция шаранлыларга яхшы таныш. Күргәзмә, ярмин­кәләрдә дә Шаран икмәген эзләп таба даими сатып алучылар. Исеме җисемен аклау бер шатлык булса, кадрлар алмашынмавы белән икенче яклап ота җитәкче.
— Икмәк пешерүчеләр, кондитерларыбыз менә инде озак еллар һөнәренә тугры кала. Хезмәттән ямь табып, тырышып эшлиләр. Эш хакы яхшы, аны түләүдә тоткарлык юк. Алар да, җитәкчелек тә бик канәгатьбез, — ди Надежда Дәүләтова.
Бүген биредә 35 кеше эшли. Эш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Шунысы да игътибарга лаек: колмакны көзен бер елга җитәрлек итеп үзләре әзерли икән.





Басып чыгарырга



Чолыктан умартага кадәр
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Чолыктан умартага кадәр
Бурычыңны вакытында түләмәсәң...
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Бурычыңны вакытында түләмәсәң...
Бүген борчылырга ярамый!
Вчера, 11:26 :: Көнүзәк
Бүген борчылырга ярамый!
Балыкны нигә аз ашыйбыз?
Вчера, 00:00 :: Көнүзәк
Балыкны нигә аз ашыйбыз?
Әтиләр көне булачак
20-06-2018 :: Көнүзәк
Әтиләр көне булачак
“Һәр көн кадерле!”
19-06-2018 :: Көнүзәк
“Һәр көн кадерле!”
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»