Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Су чәчрәтә, уйный, бии дельфиннар!

30.05: Су чәчрәтә, уйный, бии дельфиннар!

Су чәчрәтә, уйный, бии дельфиннар!Аларның чыгышын йөзгә якын бала бушлай тамаша кылды.

“Бердәм Русия” партиясенең республика төбәк бүлекчәсе дельфинарий белән берлектә “Ныклы гаилә” һәм “Русиягә һәр бала кирәк” проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Халыкара балаларны яклау көне алдыннан күркәм чара үткәрде. Башкаланың социаль-реабилитация приютларында тәрбияләнүче, күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән йөзгә якын бала диңгез кунаклары тамашасын карарга килде.


Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан Кашкадан паркы ел әйләнәсенә балалар тавышыннан гөрләп тора. Зәвыклы бизәлеше, күңелле аттракционнары һәркемне җәлеп итә. Агымдагы елда дельфинарий ачылу ял итәргә килүчеләр санын тагын да арттырды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Альбина Бурангулова, балаларны сәламләп, аларга күңелле ял теләде.
Май башында старт алган акция август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәйрия тамашасы атнага бер тапкыр үтәчәк. “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты һәм урындагы бүлекчәләре җәйге ял вакытында балаларны республика районнары һәм шәһәрләреннән алып килеп, Уфа буйлап сәяхәт иттерү, тукландыру һәм кире кайтаруны оештырачак.
— Дельфиннарның чумып йөзүе, диңгез мәчеләренең гитарада уйнавы бик ошады, — диде 6 яшьлек Елисей Наумов. Әнисе Гөлнара, 3 яшьлек сеңлесе Есения белән алар башкаланың Калинин районы инвалидлар җәмгыятеннән килгәннәр.
Уфаның социаль-реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче Антон Яковлевка дельфиннарның җырлавы, рәсем төшерүе бик ошаган.
Диңгез тамашасы геройлары Лелик белән Болик исемле дельфиннар онытылмаслык мизгелләр бүләк иткән. Зәңгәр океан хайваннарының тынычландыруы, сәламәтлеккә уңай йогынты ясавы, хәтта алар янында теләкләрнең кабул булуы билгеле. Дельфиннар боҗрадан сикереп чыкканда теләгән балаларның изге теләге, һичшиксез, чынга ашсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төзек, күркәм, уңайлы булсын!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Төзек, күркәм, уңайлы булсын!
Уфада гашыйк пар югалган
Вчера, 13:55 :: Көнүзәк
Уфада гашыйк пар югалган
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»