Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шәрә тавык ботлары киштәдә генә матур

28.01: Шәрә тавык ботлары киштәдә генә матур

Шәрә тавык ботлары киштәдә генә матурТуксанынчы елларда Башкортстанда кошчылык тармагында нинди тәҗрибәләр үткәрелгән?

Былтыр октябрьдә Айдар Зәкиевның “Гуд бай, буш боты!” дигән мәкаләсе басылган иде. Язманы укыганда “Буш боты”ның нәрсә икәнен барысы да белә микән?” дигән сорау туды. Әйе, без “Буш боты”н АКШтан китерелгән, чагыштырмача арзан, үзенчәлекле тәмгә ия тавык ботлары буларак беләбез. Шул ук вакытта, ботларның сере моның белән генә бетми, башлана гына. Кайчандыр өстәлебездәге төп ризыкның сере турында сезгә дә сөйләп үтмәкчемен.


XX гасырның туксанынчы елларында “Башптицепром”да эшләдем. Шул чорда Благовещен шәһәрендә БВК (аксымлы-витаминлы концентрат) заводы сафка кертелде. Анда чимал урынына нефть эшкәр­түдән барлыкка килгән парафин файдаланылды. Кайбер “башлы” белгечләр парафинда үстерелгән чүпрә нигезендә җитештерелгән БВКда аксым­ның 40 процентка җитүен исбат итте. Мондый ачыш төбәк, ил җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмады. Ачыш терлекчелек, кошчылык өчен зур табышка әверелде. Шул ук вакытта, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре БВКны куллануга каршы чыкты, алар “ашатырга ярый” дигән документка кул тамгасын куймады.

Ләкин бу кисәтүгә колак салучы булмады һәм тәҗрибәләр башланды. Без башта БВКны ике фабрикада сынадык. Тәҗрибә үткәрү урыны итеп Благоварда – үрдәк, Чишмә районында “Юбилейный” тавык фабрикалары сайланды. Кошларны күрсәтмә буенча ашаттык. Бер айдан соң кошчылыкта моңарчы күрелмәгән күренешкә тап булдык. Благовар үрдәкләре, бер-берсенең каурыйларын ашап, шәп-шәрә калды. Җитмәсә, каралты диварларын чокыды. Артым нәтиҗәләре дә сөендермәде. Моңа кадәр 49 көнлек үрдәк­ләрнең авырлыгы 2,5-2,7 килограмм булса, БВК ашаган­нарның авырлыгы 0,8-0,9 килограммнан артмады.

“Юбилейный” тавыклары читлекләрендә кырын ятты. Моңа кадәр тәүлегенә 50 мең йомырка салсалар, БВК белән туклана башлагач, йомырка салудан бөтенләй туктадылар. Мәхлук кошларның күкәй юлларыннан аксымы һәм сарысы акты. Йомырка кабыгы оеша алмады, чөнки организмнарында кальций эшкәртелмәде. Аларның сөякләре йомшарды. Мондый хәлләр турында Ру­сиянең “Птицепром” җитәкчелегенә хәбәр иттек. Күп тә үтмәде, безгә Ленинградтан бер төр­кем белгечләр килде. Шулар арасында БВКны яхшы белүче АКШ га­лим­нәре дә бар иде. Рес­­публика җитәк­че­леге тәкъдиме белән комиссия төзелде. Комиссиягә мин дә кердем.

Икенче көнне кошчылык фабрикасына бардык. Капкадан керү белән очып китә алмыйча, аяк астында бәргә­ләнгән күгәрченнәргә юлыктык. Алар тавык азыгыннан авыз иткән булган. Күргәннәрдән нәтиҗә ясап, комиссия “БВК малларга, кошларга ашатырга яраксыз” дигән карарга килде.

Киңәшмәдән соң АКШ вәкиленә мөрәҗәгать иттем. “Сез нефть калдыкларыннан БВК җитештерәсезме? Җи­тештерсәгез, кайда файдаланасыз? БВК ашатып үстергән кошларыгызны кайсы илләргә сатасыз?” дип сорадым. Җа­вабына хәйран калдым. “Без дә БВК җитеш­те­рәбез. Аны кушып ашатып үс­тергән кошларны аз үсешкән илләргә озатабыз. Сорау зур түгел. Суыткыч камераларда продукция алтышар ел ята”, дигән иде белгеч. Бүген нәтиҗә ясарга мөмкин: АКШ, безне дә аз үсешкән илләр исәбенә кертеп, “Буш ботлары” белән тәэмин иткән. Шул исәптән, суыткычта озак еллар яткан тавык ботларын да чират торып алганбыз.

Әйтергә кирәк, “Буш ботлары” күптән түгел генә базардан югалды. Ә аның нәти­җәсе бүген ачык күренә. Тәҗрибәмә таянып, бүген балаларда “яшәргән” яман шештә “Буш ботлары”ның өлеше бардыр, дип уйлыйм. Кем белсен, бәлки, безнең ил халкына агулы ит ашату Русияне эчтән черетү, юк итү буенча Даллес планының бер пункты булгандыр?

Шул ук вакытта, икътисади күзлектән карасаң, бер аңла­шылмаучанлык күзгә чалына. Ни өчен без, кошларга БВК ашатып, артым ала алмаганбыз? Шул ук вакытта, АКШта бу катнашазык кошчылык тармагын үстерүгә зур өлеш керткән. Мөгаен, БВКны чама белмичә ашатканбыздыр. Кем белсен, тәҗрибә уңышлы килеп чыкса, бәлки, океан артындагы коллегаларыбыз сыман югары уңышларга ирешеп, “Буш ботларын” үзебез җи­тештерер идек? Бу очракта тәҗрибәнең барып чыкмавына шатланырга гына кирәктер. Әйе, катнашазык нәтиҗә бирсә, ил икътисады отар иде. Ә менә аны ашатып үстергән кошлар белән тукланучы халык сәла-мәтлегенә зур зыян салыныр иде. Халкы сау-сәламәт булган ил генә нәтиҗәле үсешә алуы хакында да онытмыйк.

Гаян АРСЛАНОВ,
авыл хуҗалыгы белгече


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»