Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңыш формуласы

30.01: Уңыш формуласы

Уңыш формуласыАйгөл белән моннан берничә ел элек Нефтекама базарында танышкан идек. Ихатасында җитештерелгән сөт, каймак, эремчек ише ризыклар сата иде ул анда. Бик теләп аның продукциясен ала башладым, әмма пөхтәлеге әллә кайдан күзгә бәрелеп торган, ачык йөзле хатыннан сатып алырга теләүчеләр бер мин генә түгел идем, ахры, алып килгән әйберләре бик тиз үтә иде аның. Берничә ай элек Айгөл базарда күренми башлады. Әле менә авыл советы рәисе бик уңган бер гаиләгә алып барыйм, дигәч, без шакыган капка Айгөлләрнеке булып чыкты.

— Ул вакытта 7 баш сыер асрый идек, ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Авырга туры килә иде. Эштән кайткач, 7 чиләк сөтне эшкәртергә кирәк. Төне буе дигәндәй, каймак аертам, май язам, эремчек төшерәм. Иртә белән сатуга алып чыгып китәм. Яңа гына эшкәртелгән булгач, бик теләп, яратып алалар иде, — ди Айгөл.
Зәйнуллиннар ул чорда 50ләп баш үгез дә асраган.

— Без барысын да бергә эшлибез, — дип дәвам итә Ай­гөл. — Печәнен дә әзерли­без. Кирәксә, мин үзем пресс-подборщикка утырам, кирәксә, машинага төяп алып кайтам, арткан төргәкләрне сатарга алып чыгам. Аптырап тормыйм, яз булса, тирес сатам. Минем “сөт бизнесы” шушы эшләр арасында эшләнелә иде. Яшермим, иренмәгән кеше моңарда яхшы гына акча эшли ала, миллионнар түгел, әлбәттә, әмма эш юк, акча юк, дип өйдә яткан ише түгел инде.

Бүген гаилә бизнесы башка юнәлеш алган. Гаилә башлыгы үгезләрдән ат үрчетүгә күчкән, бүгенге көндә гаилә ферма­сын­да 35 ат асрала. Атлар башкорт токымлы, шулай ук гаилә бер чабыш аты да асрый. “Гамбит” тирә-якта гына түгел, төрле төбәкләрдә үткән сабантуйларда ярышып, приз­лы урыннар яулый.

Бүген Зәйнуллиннар туган авыллары Яңа Нугайда кибет ачкан, авыл халкын барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәр-гә тырышалар. Әлеге вакытта кафе төзиләр.

Кышын Фирдәвес, авыл советы белән төзегән килешү буенча, юлларны кардан чистарта. Техникасы — кулында. Техника дигәннән, аның ихатасы үзе бер МТМны хәтер­ләтә.

— Эшемне бер трактордан башладым. Кайда нинди эш бар — шунда бардым: бакча да сөрдем, печән дә чаптым, йөк тә ташыдым, чәчү, урып-җыю вакытларында хуҗа­лыкларга ялланып эшләдем, — ди гаилә башлыгы.
Зәйнуллиннарның килә­чәккә планнары бик зур, пекарня, кымыз ясау цехы ачарга хыялланалар. Моның өчен беренче адымнар ясалган да инде. Бүгенге көндә 5 кешене эш урыны белән тәэмин иткән­нәр. Эшләргә теләүчеләр күп, хәзердән үк мине эшкә алыр­сың, дип торучылар байтак, диләр.

— Без үзебез эшләп үстек, балаларны да эшкә өйрәтәбез. Җәен кош-корт алар өстендә, — ди Айгөл.

Олы кызлары Алинага — 14, Алияга 10 яшь. Гаиләнең бәхетен түгәрәкләтеп, дүрт ел элек уллары Фирзәр туган.
Гаилә өч ел элек кенә хан сарае кебек зур, ике катлы йорт бетереп чыккан. Андагы шартлар бер ягы белән дә шәһәр фатирларыннан кайтыш түгел, киресенчә, күпкә иркенрәк.

Уңышның формуласы турында сорагач, Фирдәвес тә, Айгөл дә туганнарыбыз әйбәт, алар булыша, дип җавап бирде. Әмма, миңа калса, эш туганнарда гына түгел, ә, беренче чиратта, бу икәүнең үзендә, аларның тормыш сөючәнлегендә, матур яшәргә тырышуында.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Вакытында түләү хәерле
20-06-2017 :: Көнүзәк
Вакытында түләү хәерле
Ял да юк, акчадамы?
19-06-2017 :: Көнүзәк
Ял да юк, акчадамы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»