Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Федоровкада — ике объект, ә сездә?

28.04: Федоровкада — ике объект, ә сездә?

Федоровкада — ике объект, ә сездә?“Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты агымдагы елда да дәвам итә. Бүген инде республика район-шәһәрләрендә үткән халык җыеннары нәтиҗәләреннән чыгып, быел хәл ителергә тиешле мәсьә­ләләр исемлеге төзелде һәм, алар буенча эш башланды.

Гомумән, агымдагы елда проект кысаларында билге­лән­гән бурычларны тормышка ашыруга 152 миллион сум юнәлтү күздә тотыла. Аерым алганда, әлеге акча исәбенә һәм муниципалитетлар, гражданнар ярдәме белән юллар, суүткәргечләр, клуб биналары, һәйкәлләр төзекләндереләчәк, халык наказы буенча башка мөһим эшләр башкарылачак.

Мәсәлән, Федоровка районында халык “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәл­ләр” проекты кысаларында җәяүлеләр зонасын һәм каты көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндерергә тәкъ­дим итте. Гражданнар җые­нына 138 кеше килде. Аның эшендә шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рузалия Хисмәтуллина, район җитәкчеләре, авыл билә­мә­ләре башлыклары, предприятие һәм оешмалардан вәкил­ләр катнашты.
“Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең урындагы оешмасыннан белдерүлә­ренчә, быел Федо­ров­ка районында проект кысаларында эшләрне тормыш­ка ашыруга 1 миллион 126 мең сум карал­ган. Район хакимияте башлыгы урынбасары Эдуард Салишев җитәкче­легендә эшче төркем төзел­гән.

— Җәяүлеләр зонасы массакүләм һәм мәдәни чара­лар үтүче үзәк мәйданга якын урнашкан һәм әлеге торышы белән һич кенә дә авылны бизәми. Шуңа да бу зонаны мотлак төзеклән­де­рергә кирәк, — диде җыен вакытында район Советы депутаты Илдар Нурлыгаянов.

Аның коллегасы Альбина Насыйрова исә каты көнкүреш калдыклары полигонын төзек­ләндерү башлангычы белән чыкты. Ике башлангычны да җыенда катнашучылар бертавыштан хуплады. Димәк, “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында якын арада федоровкалылар күз явын алырлык ял зонасына һәм төзек­лән­дерелгән каты көнкүреш калдыклары полигонына ия булачак!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төзек, күркәм, уңайлы булсын!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Төзек, күркәм, уңайлы булсын!
Уфада гашыйк пар югалган
Вчера, 13:55 :: Көнүзәк
Уфада гашыйк пар югалган
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»