Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тәүлегенә – 20 тонна ашлама! (+видео)

29.11: Тәүлегенә – 20 тонна ашлама! (+видео)

Тәүлегенә – 20 тонна ашлама! (+видео)Балтач районының “Уразай” хуҗалыгында республикада иң беренче биогаз җиһазы сафка кертелде.

Мәгълүм булуынча, күптән түгел Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Русиянең энергетика форумы үтте. Темасы — “Яшел энергетика”. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та катнашты. “Энергияне альтернатив юллар белән җитештерүгә игътибарны арттыру мөһим”, — диде андагы чыгышында Рөстәм Зәки улы. Шунда ук җил, су, кояш энергиясен нәтиҗәле файдалану ысуллары да тәкъдим ителде. Чит илләрнең бу юнәлештәге казанышлары турында да сүз барды. Баксаң, “яшел энергетика” мисалы эзләп Германиягә, Нидерландка барасы юк икән. Башкортстанның Балтач районында биогаз җиһазы эшли башлаган. Чимал урынына тирес файдаланыла. Җиһаз чыгымнарны аклыймы? Безнең кырыс табигать шартларына чыдыймы? Командировка барышында шушы сорауларга да җавап эзләдек.


Әйткәндәй, биогаз җиһазы дөньяда гына түгел, Русиядә дә күптән яңалык түгел. Удмуртия, Татарстан республикаларында бу юнәлештә тәгаен нәти­җәләр бар. Ә менә Башкортстанда бу хакта күпме сөйләсәләр дә, әлегә кадәр эшкә тотынучы булмады. Республикада биогаз җиһазын гамәлдә сынап карау­чыларның берсе – Башкортстан дәүләт аграр университетының өлкән фәнни хезмәткәре Тимур Фәсхетдинов. Командировкага чыкканчы Тимур Вәгыйзь улы корылманың уңай яклары турында бәян иткән иде.
— 200 баш сыер асралучы фермада биогаз җиһазы ярдәмендә тәүле­генә 400 кубометр газ җитештерергә мөмкин, — диде ул. — Сыер тизәген­нән чыккан бер кубометр газның 65 про­­центын метан тәшкил итә. Бу 0,65 литр дизель ягулыгына тиң. Димәк, 200 баш сыер асралган фермада тәү­ле­генә 260 литр дизель ягулыгы җитеш­терергә мөмкин. Ягулыкны төрле максатта файдаланырга була. Нәтиҗә­дә, хуҗалык чыгымнары шактый кими.
Мәсьәләнең башка ягы турында да онытырга ярамый. Кайбер хуҗалык-ларда тизәкне басуга чыгаралар. Галимнәр тикшерүенчә, тизәктә булган зарарлы авырулар 120 көнгә кадәр яши ала. Алар мал азыгы белән янә фермага кайтарыла. Шулай итеп, чирләр әйләнеше барлыкка килә. Бу яңа мәшәкатьләр тудыра, чыгымнарны арттыра. Ә биогаз җиһазында тизәк ун көндә эшкәртелә һәм аның составындагы бөтен микроблар да үлә. Тизәктән хәвефсез сыекча гына кала. Бу сыекчаны ашлама буларак файдаланырга мөмкин. Үзебез тикшереп карадык: кыяр уңышы — 30, вика, солы уңышы — 18-20, кукурузның яшел массасы 300 процентка арта. Әйткән­дәй, биометанны юынтык сулардан, азык-төлек калдыкларыннан да җитеш-терергә мөмкин.
Сер түгел, кәгазьдәге нәтиҗәләр, югары казанышлар гамәлдәге күрсәт-кечләргә бик тәңгәл килмәскә дә мөм-кин. Шулай да “Уразай”да Тимур Вәгыйзь улы сөйләгәннәрне үз күзлә-ребез белән күрергә өметне өзмәдек.
Ниһаять, хуҗалык фермасына да килеп җиттек. Биогаз корылмасы янкормалы ферма бинасы булып чыкты. Бирегә тирес тракторлар белән китерелә. Тизәк җир астына күмелгән чанга туплана. Чыккан газ әлеге корылманы җылыту өчен файдаланыла. Ашлама басуга чыгарыла. Беренче карашка, әллә ни катлаулы да түгел кебек. Борчылуы йөзенә чыккан “Уразай” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Дилмеевны күргәч, сагая төштем.
— Биогаз җитештерү корылмасын сынап карау теләге белән күптән янып йөрдем, — диде Рөстәм Шәмселбаян улы. — Ниһаять, конструктор Салават Салаватов белән хыялымны гамәлгә ашырдык. Тимур Фәсхетдиновка да киңәшләр сорап мөрәҗәгать итәбез. Тик биредә “газ” сүзенә басым ясамасак дөресрәк булыр. Әйе, газ җитештерелә. Шулай да мине корылма ярдәмендә ашлама җитештерү ныграк кызыксындыра. Сер түгел, бүген җирләребезне химик ашламалар белән агулап бетердек. Нәтиҗәдә, уңдырышлылык кими. Тиресне турыдан-туры басуга чыгару уңай нәтиҗә бирми. Мондый басуларда чүп үләннәре котырып үсә. Әлеге дә баягы, пестицидлар, гербицидлар сибәбез. Чүп үләннәре бетсә дә, туфрак зур зыян күрә. Биогаз җиһазы тирестән сыйфатлы, зарарсыз ашлама җитештерергә мөмкинлек бирә. Әйтик, без тәүлегенә 20 тонна ашлама җитештерәбез. Ул кадәр ашламаны кая куясыз, дисезме? Басуларга сибә­без. Шушы рәвешле уңышны арттырырга өмет итәбез. Киләчәктә биогазны нәтиҗәлерәк файдалану турында да уйланачакбыз.
Салават Салаватов белән Тимур Фәсхетдинов биогаз җиһазының үзен-чәлеге белән таныштырды. Тирестән җитештерелгән газны яндырып та күрсәттеләр. Гади зажигалка очкыныннан кабынды. Ялкыны зәңгәр төстә. Газ чыга, ашлама җитештерелә. Димәк, бер хуҗалык көче белән генә булса да тәгаен нәтиҗәгә ирешкәннәр дияргә мөмкин.
Кем белсен, бәлки, киләчәктә “Уразай” ху­җа­лыгы тәҗрибәсен Башкортстан районнарыннан гына түгел, ил төбәклә­реннән дә килеп өйрәнерләр.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



"Бүсер сурәте" төшерүчеләр
Сегодня, 10:19 :: Көнүзәк
"Бүсер сурәте" төшерүчеләр
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»