Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Уңайлы да, кесәгә дә сукмый!

29.11: Уңайлы да, кесәгә дә сукмый!

Салаваттагы “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Федоровка районындагы оешмасы җитәкчесе Александр Саньков, “Башкоммунприбор” җәмгыяте директоры Денис Какоуллин, “Сантехгаз” җәмгыяте җитәкчесе Олег Курнаев һәм Гончаровка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гайнан Идрисов проект өстендә фикер алышалар.Федоровка районының Гончаровка авылында күпфатирлы ун йорт индивидуаль җылыту казанлыгына тоташтырылды.

Гончаровка авылындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көтте. Ни өчен дигәндә, үзәк казанлыктан җылытканда, эшләр тәгаен календарь планга ярашлы башкарылганлыктан, җылы көннәрдә батареялар — кайнар, иртә килгән көздә салкын калган очраклар да бар иде. Хәзер исә барысы да күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең үз кулында. Кирәк икән, фатирына көн-төн ягып, аны “мунча” итеп тота, җиләс һава яратучылар исә чама белән генә җылыта. Аның каравы, җылылык өчен түләү дә һәркемгә шуннан чыгып аерым исәпләнә. Әйткәндәй, әлеге мөһим эшне башкаручылар да, фатир хуҗалары да хәзер җылылык өчен түләү күләменең берникадәр кимиячәген сызык өстенә ала.


— Газчылар эшеннән чиксез канәгатьбез. Никадәр кү­ләм­ле эшне кыска вакытта сый­фатлы итеп башкарып чыктылар. Моның өчен аларга да, шушы эшне башлап йөрүче район, авыл хакимияте җитәк­челегенә дә рәхмә­тебез зур, — диде бу уңайдан әлеге йортларның берсендә яшәүче Зинаида Сергеева.

Газчылар бригадасы егетләре Евгений Величко, Александр Власов, Евгений Яцков һәм Олег ФаткуллинГазчылар бригадасы егетләре Евгений Величко, Александр Власов, Евгений Яцков һәм Олег ФаткуллинГончаровка авылында күп­фатирлы йортларны индивидуаль җылыту казанлыгына тоташтыру буенча эшләргә килгәндә исә, алар сентябрьдә башланган. Ноябрь башында без килгәндә “Сантехгаз” җәм­гыятенең Евгений Величко, Александр Власов, Евгений Яцков һәм Олег Фаткуллиннан торучы газчылар бригадасы соңгы йортларның берсенә тышкы яктан торбалар үткәрү белән мәшгуль иде. “Башкоммунприбор” җәмгыятенең 11 кешедән торучы бригадасы исә йорт эчендә һәм фатирларда казанлыклар, газ исәп­ләү приборлары һәм плитә­ләр урнаштыра иде. Әйткән­дәй, әлеге җиһазлар тулысынча урындагы бюджет исәбенә алынган. Ә инде Гончаровка авылында күпфа­тирлы йортларны индивидуаль җылыту казанлыгына тоташтыру республика казнасына 47 миллион сумга төшкән.
— Әлеге күләмле эш торак йортларны гына түгел, берничә мөһим социаль учреждениене дә үз эченә ала. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп, авыл хакимияте биналарын җылыту системасы да үзгәреш киче­рәчәк, — дигән иде безгә ул вакытта Гончаровка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гайнан Идрисов.
Әйтергә кирәк, Гончаровка авылында олы бер җылыту сис­темасын шушы рәвешле кыска гына вакытта яңартып коруга, тәү чиратта, Федоровка төбәгенә хас булганча, җитәк­челек тарафыннан эшне нәти­җәле оештыру һәм хезмәт кол­лективларының фидакарьлеге белән иреште­ләр. Без килгәндә дә әлеге эш өчен җаваплы предприятие җитәкчеләре район хакимияте башлыгының төзе­леш буенча урынбасары Михаил Русаков катнашлыгында киңәшмәгә җыелган иде. Анда һәр мәсьәлә җентекле тикшерелеп, алар буенча анык карарлар кабул ителде. Мондый эшчәнлекнең күркәм нәтиҗәләре күз алдында: Гончаровка авылында яшәү­челәр кышны яңа казанлыклар белән җиһазлан­ды­рылган җылы фатирларда каршы ала. Бу исә үзе үк Федоровка районында урындагы властьның чын-чыннан кешеләр өчен эшләвенә ачык мисал булып тора. Киләчәктә дә әлеге күркәм традицияләр нәтиҗәле дәвам иттерелсен!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кичә генә алар малай иде...
Вчера, 00:00 :: Көнүзәк
Кичә генә алар малай иде...
Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?
Үлчәвең төзек булсын!
16-05-2017 :: Көнүзәк
Үлчәвең төзек булсын!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»