Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Көчебез — бeрдәмлектә!

26.11: Көчебез — бeрдәмлектә!

Көчебез — бeрдәмлектә!Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән дәүләт сәясәте уңай нәтиҗәләр бирә.

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында “Дини экстремистлыкны булдырмауда киңкүләм мәгълүмат чараларының роле” дигән темага семинар үтте.


Чараны БДПУның Мөселман мәгарифен үстерү үзәге фәнни хез­мәткәре Зөфәр Тимербулатов алып барды.
— Үзәктә Ислам диненең асылын аңлату өчен һәм радикаль төр­кемнәргә каршы эш алып барырдай компетентлы белгеч-экспертлар тупланды. Ислам темасына мәкалә язган вакытта журналист­лар­ның сораулары туса, безнең белгечләр аларга консультация бирәчәк. Шу­ның өчен махсус портал булдырылды, — диде ул.

Проректор Алмаз Мостаев сүзләренә караганда, Башкортстан дәүләт педагогия университеты Русия Ислам университетының вуз партнеры булып тора. Безнең уку йорты Ислам тарихын һәм мәдә­ния­тен тирәнтен өйрәнүче бел­гечләр әзерләү буенча федераль программаны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Еллык дәүләт задание­ләре кысаларында ике вуз берлектә хокукый-норматив, укыту-методик, фәнни-гамәли өлкәләрдә зур эш башкара. Шушы көннәрдә үткән “XXI гасыр мәгарифендә Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” конференциясе зур әһәмияткә ия. Бүген, дөньяда катлаулы процесслар барган бервакытта, яшьләргә дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Яшьләр белән анык эш алып бару, аларны изге эшләргә юнәлтү мөһим.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсә­бәтләр буенча совет җитәкчесе советнигы Руслан Карамышев республикадагы дини конфессия­ләр­нең торышы белән таныштырды.

— Соңгы тикшеренүләрдән күре­нүенчә, республикада яшәүче­ләр­нең 85 проценттан артыгы Башкорт­станда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр — “тыныч”, 7 проценты “кискен” дип исәпли. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Ул уртача Русия күрсәткеченнән югарырак. Бу — Башкортстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәт­ләрнең тотрыклы булуын дәлилләп тора, — диде Руслан Диас улы.

Республикада соңгы берничә дистә елда дини хәл-шартлар тотрыклы, чөнки Башкортстанда тирән уйланылган нәтиҗәле дәүләт сәя­сәте алып барыла. Ул миллә­тара һәм конфессияара татулыкны, дуслыкны, диннәр һәм халыкларның үзара мөнәсәбәте, элемтәсен ныгытуга корылган.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәка­ләт­ле вәкиле Михаил Бабичның Диния нәзарәте рәисләре белән нәкъ Уфада очрашуы очраклы түгел. Михаил Бабич очрашуда катнашучылар белән милләтара һәм конфессияара иминлекне ныгыту, мөселман оешмалары белән дәүләт һәм җәмгыять диалогы, мөселман яшьләре белән эшләү, радикализм һәм экстремистлыкны кисәтү, Ислам мәгарифе системасын формалаштыру мәсьәләләрен тикшерде.

Очрашуда белдерелүенчә, әлеге вакытта дәүләт мөселман оешмаларына зур ярдәм күрсәтә. Диния нәзарәт­ләре җитәкчеләре традицион Исламны ныгыту буенча төбәктә алып барылучы эш турында сөйләде. Имамнарны укыту һәм белемен күтәрү оештырылган, Диния нәзарәтләрендә матбугат органнары булдырылган, Интернет челтә-рендә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында дини белем бирү алып барыла, дин әһелләре җәмәгать­челек эшләрендә актив катнаша. Мөсел­ман оешмалары Урыс православие чиркәве һәм иудаизм вә­кил­ләре белән актив хезмәттәшлек итә.

Очрашуда конфессияара татулыкны һәм бердәмлекне ныгыту буенча эш нәтиҗәлелеген арттырырга, экстремистлыкны кисәтүгә, Ислам мәгарифе сыйфатын камил­ләш­терергә ярдәм итәчәк мәсьә­ләләр буенча тәкъдимнәр кертелде.
Әйткәндәй, Идел буе федераль округында 6 миллион Ислам тарафдары (Русия мөселман­на­рының 40 проценты) яши. Федераль округ төбәкләрендә 3143 мө­сел­ман дини оешмасы (Русиядәге барлык Ислам оешмаларның 60 проценты) теркәлгән, алар 24 төбәк Диния нәзарәтенә керә. Мөселман оешмаларында 3100 имам хезмәт сала. Округта 2 Ислам вузы һәм 21 мәдрәсә (аларда 6 мең ке­ше белем ала), һәм мәчетләр каршында 1500дән артык дин нигезлә­рен өйрәтү курслары эшли.

Руслан Карамышев сүзләренә караганда, Башкортстанда төрле кон­фессияләрнең 1893 дини бер­ләшмәсе эшләп килә. Ислам һәм православие тарафдарлары республикада күпсанлы, аларның дини берләшмәләре барлык оешма­ларның 88 процентын тәшкил итә (68 процент — Ислам, 20 процент — православие).

Башкортстанда Ислам өммәте­нең ике мөселманнар диния нәза­рәте бар. Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җи­тәк­­челек иткән Русия мөсел­ман-нарының Үзәк диния нәзарәтенә республикада 576 мәхәллә карый. Мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъ­мәтуллин җитәкчелек иткән Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте республиканың 726 мәхәлләсен берләштерә.

Республикада Урыс православие чиркәвенең өч епархиясе (Нефтекама, Салават һәм Уфа) эшли. Башкортстан митрополиясе белән митрополит Никон җитәкчелек итә. Епархияләр карамагында 381 приход-мәхәллә, 9 монастырь бар. Аларда 233 дин әһеле һәм 44 дьякон эшли. Әлеге вакытта республикада 167 гыйбадәтханә (127 мәчет һәм 40 православие храмы) төзелә.

Башкортстанда Русия Ислам университеты, дүрт мәдрәсә эшли (икесе – Уфада, Стәрлетамак һәм Октябрьский шәһәрләрендә). Сибай шәһәрендә мәдрәсә төзелә.

Республикада Уфа яһүд җәм­гыяте эшли. Ул хасидларның ХаБаД үзәкләштерелгән дини оешмасы “Яһүд җәмгыятьләре федерациясе”нә керә. Җәмгыятьне Уфа һәм Башкортстан Республикасының баш раввины Дан Кричевский җи­тәкли. Җәмгыятьнең Стәрлетамак һәм Салават шәһәр­ләрендә филиаллары эшли.

Ислам һәм православиедән тыш, республикада төрле протестантлар агымнары: Евангелиегә ышанучы христианнар (ХВЕ), Евангелие христиан-баптистлары (ЕХБ), пятидесятниклар, җиденче көн адвентистлары, Яһвә шаһитлары, мормоннар, апостол рухындагы Евангелие христианнары бар, лютераннар, буддачылар, кришначылар җәм­гыятьләре бар. Бу дини берләш­мәләр 12 процентны тәшкил итә.

Семинарда БДПУның Ведомствоара мөселман мәгарифен үстерү гыйльми-тикшеренү үзәге сайтының презентациясе булды. Үзәкнең экспертлары: галимнәр Валерий Хаҗиев һәм Таһир Әминев, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан хәзрәт Сәяхов, Русия Ислам университеты проректоры Мөрсәл хәзрәт Әхмәтов, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, “Айша” журналы мөхәррире Гөлбикә Хәйрелварина чыгыш ясадылар, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?
Үлчәвең төзек булсын!
16-05-2017 :: Көнүзәк
Үлчәвең төзек булсын!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»