Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Юл тулы аварияләр, имгәнүләр, үлемнәр...

29.11: Юл тулы аварияләр, имгәнүләр, үлемнәр...

Юл тулы аварияләр, имгәнүләр, үлемнәр...Ни аяныч, еш кына фаҗигаләргә үзебез җирлек тудырабыз.

20 ноябрьдә дөнья күләмендә юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны искә алу көне билгеләнде. Шушы уңайдан узган якшәмбедә барлык Русия православие чиркәүләрендә, шул исәптән Башкортстан митрополиясе гыйбадәтханәләрендә, юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу чаралары үткәрелде.


Ни аяныч, юл фаҗигаләрен кисәтү, юл хәрәкәте шартларын һәм техник мөмкинлекләрне яхшырту, кагыйдә бозган өчен җа­ваплылыкны арттыру җәһә­теннән дөнья, ил, республика күләмендә елдан-ел җитдирәк чаралар күрелүгә карамастан, трассалар чын сугыш кырын хәтерләтә. Аерым алганда, бары тик агымдагы елның ун аенда гына да, мәсәлән, Башкортстан территориясендә 3761 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 432 кеше һәлак булган, тагы да 4835 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең 359ына исерек водительләр сәбәпче булган. Алар 61 кешенең гомерен кыеп, 493ен имгәткән. Шушы ук чорда балигъ булмаган 12 үсмернең гомере өзелгән, 411е тән җәрәхәт­ләре белән дәваха­нәләргә ките­релгән. Болар хакында республи­каның Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов 23 ноябрьдә “Комсомольская правда — “Уфа” редакциясендә үткән матбугат конференциясендә җиткерде. Шушында ук Динар Заһит улы авария­ләрнең төп сәбәпчеләрен дә атады.

— Авыр имгәнүләргә һәм үлемгә китергән аварияләргә төп сәбәпче булып, беренче чиратта, тизлекне арттыру тора. Икенче урында — каршы як полосага чыгу, бу да водительләрнең һәм пассажир­ларның гомерен кыя. Өченче нәүбәттә коточкыч аварияләргә автомобиль белән исерек килеш идарә итү сәбәпче, — диде ул.

Әлбәттә, аварияләрне булдырмау, алар санын киметү, бу җәһәттән хокук бозуларны кисәтү максатында дәүләт дәрәҗәсендә дә, шәхсән ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан да колачлы эшчәнлек алып барыла.

Мәсәлән, ил Хөкүмәте юлда техникага хәвефле идарә иткән өчен биш мең сум күләмендә административ штраф кертү турында закон проекты әзерләде. Ул Дәүләт думасы тикше­рүенә чыгарылачак. Депутатлар әлеге башлангычны хуплаган очракта хәрәкәт итү өстенлегенә ия транспорт чарасына юл бирмәгәннәр; хәрәкәт итү тыгын булган участокларда уңга-сулга йөрүчеләр (әгәр дә бу уңга яисә сулга борылу, каршылыкны урап узу белән бәйле булмаса); алдагы транспорт чарасы белән хәвефсез дистанцияне сакламаучылар; янәшә барган транспортны кысрыклаучылар; акланмаган очракта да тормозга кинәт басучылар; башка транспорт чарасы­ның узуына ясалма каршылык тудыручылар 5 мең сумлык штрафка тарттырылачак. Әле исә бу төр хокук бозучылар өчен нибары 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган. Җавап­лылыкны арттыру исә моңа бәйле хокук бозуларның һәм шул сәбәпле килеп туган күңелсез хәлләрнең бермә-бер кимүенә китерер дигән ышанычталар Русия Хөкүмә­тендә.

Башкортстанда исә “яшерен патруль”нең дәүләт номерлары алыштырылачак. Шул ук вакытта Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, бу һич кенә дә “яшерен патруль”не яшерү максатында эш­ләнми.

— Дәүләт автоинспекциясе води­тель­ләрдән яшеренү максаты куймый. Киресенчә, водитель үзе артыннан “яшерен патруль” экипажы килүен күрә икән, ул юлда үзен иплерәк тотарга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тырыша. Аерым алганда, һәр “яшерен патруль” машинасы көн саен кагыйдә бозу турында 200ләп материал алып кай­та. Бу җәһәттән беренче чиратта автобус водительләрен игътибарга алырга тырышабыз. Әйтергә кирәк, алар арасында Черниковкадан Телеүзәккә кадәр 40тан артык кагыйдә бозу очрагына юл куйган рекордсменнар да бар, — диде Динар Заһит улы.

Бу җәһәттән республиканың Баш дәүләт автоинспекторы шәхсән башлангыч белән дә чыкты. Аерым алганда, Динар Гыйльметдинов башкортстанлыларны юлларда кагыйдә бозулар турында аңа социаль челтәрдәге шәхси битенә язарга чакырды.

Әлбәттә, юлларда тәртип урнаштыру өчен күләмле эш алып барыла. Әмма, ни аяныч, юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен җаваплы дәүләт структуралары үзләре үк аерым очракларда фаҗигаләргә юл куя, аларны якынайта дигән фикер кала. Мәсәлән, матбугат конференциясендә Динар Гыйльметдинов башкаланың Салават Юлаев проспектындагы аерым участокта хәрәкәт итү тизлеген сәгатенә 40 километрга кадәр чикләү кертүнең кичектергесез чара булуын билгеләде.

— ­Әлеге участокта колея барлыкка килеп, анда дистәләгән автомобиль авариягә эләкте. Нәтиҗәдә, без Уфа шәһәре хакимияте исеменә хәрәкәт итү тизлеген чикләү турында кисәтү кәгазе язарга мәҗбүр булдык. Юл төзеклән­дерелгәч тә тизлекне чикләүче юл билгеләре алмаштырылачак, — диде Баш дәүләт автоинспекторы.

Динар Гыйльметдинов, шулай ук, әлеге хилафлык өчен Уфа шәһәре хакимиятенә штраф салынуы һәм бу хакта прокуратурага җиткерелүе турында белдерде.

Һәм, ни аяныч, җаваплы башкарма власть органнары юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсендә эшләп җиткер­мәгән, хилафлыкка юл куйган очраклар бер бу гына түгел. Узган атна башында ук синоптиклар җомгадан һава торышы бозылачагы, ишеп кар һәм карлы яңгыр явачагы, юлларда бозлавык булачагы турында кисәтте. Һәм аларның фаразлары чынга ашты да. Җомга көннең икенче яртысында ук аерым районнарда карлы яңгыр явып, юллар бозлавыкка әйләнде, шимбә иртәсенә исә, аларны кар каплап китте. Әмма, ни сәбәпледер, кардан чистарту, ком-таш сибү машиналары трассага чыгарга әлләни атлыгып тормады шикелле. Һәрхәл­дә, мәсәлән, шимбә көнне, иртәнге сәгать тугыз-уннар тирәсендә, юлның торышына караганда, Уфа — Яңавыл трассасы буйлап бер генә юл чистарту машинасы да үтмәгән иде әле. Нәтиҗәдә, безнең ише автоһә­вәскәрләр, чистартылмаган юлда салулый-салулый, кар боткасы болгатырга мәҗбүр булды. Кемдер — юл өстендә, ә кем­нәрдер, 50 метр читкә очып, юл астында да...

Кыскасы, моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: юл хәрәкәте хәвеф­сезлеге мәсьәләсендә водитель­ләргә карата гына түгел, моның өчен җаваплы дәүләт структураларына да җаваплылыкны бермә-бер катгыйландыру вакыты җитте, безнеңчә. Бәлки, шул очракта, ниһаять, без дә кар боткасына әверелгән колеяларны ерып түгел, адәм рәтле юллардан йөри башларбыз...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бүген — Яшьләр бәйрәме!
27-06-2017 :: Көнүзәк
Бүген — Яшьләр бәйрәме!
Вакытында түләү хәерле
20-06-2017 :: Көнүзәк
Вакытында түләү хәерле
Ял да юк, акчадамы?
19-06-2017 :: Көнүзәк
Ял да юк, акчадамы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»