Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иң-иңнәре читкә китә, калганнары “йоклыйлар”...

21.02: Иң-иңнәре читкә китә, калганнары “йоклыйлар”...

Иң-иңнәре читкә китә, калганнары “йоклыйлар”...Башкортстанда туым күрсәткеченең түбән тәгәрәвенә тагын нинди сәбәпләр кире йогынты ясый?

Узган атнада Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашлыгында Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте. Анда министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды,
алдагы чорга өстенлекле бурычлар билгеләнде.


— Безнең, ягъни яшьләр мохитен оештыру, аларны тормышта урнаштыру мәсьәләләре өчен җа­ваплы җитәкчеләр алдында торган төп бурычлар — яшьләргә укудан башлап эшкә урнашу, гаиләсен булдыру кебек барлык мәсьәләләрдә ярдәм кулы сузу. Моңа торак белән тәэмин итү дә, лаеклы хезмәт хакы да, карьера үсеше дә, социаль лифт­лар да керә, — диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.

Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, әлеге өстенлекләр яңа республика яшьләр сәясәте программасында да эзлекле чагылыш табарга тиеш.

— Яшьләргә торак, сыйфатлы белем, эшкә урнаштыру, икътисади үзаллылык, инновацион һәм гыйльми активлыкны, иҗади талантларны үстерү, сәламәтлек саклау, яшьләр мохитендә кире процессларны профилактикалау, патриотик тәрбия, экстремизмга каршы тору, яшьләр хәрәкәтләренә һәм берләшмәлә­ренә булышлык итү, уңай мәгълү­мати мохит булдыру — яңа программа бу бурычларны сүздә түгел, чынбарлыкта анык эш-гамәлләр белән хәл итәрлек дәрәҗә­дә булсын, — диде республика Башлыгы.

Әйтергә кирәк, Башкортстан җитәкчесенең яшьләр сәясәте һәм спорт торышына бәйле шушы рә­вешле җитди, хәтта катгый бурычлар билгеләве, сөйләшүне дә ярыйсы ук коры тотуы буш урында гына түгел. Әлеге өлкәләрдә гомум күрсәткечләр, беренче карашка, ярыйсы ук яхшы күренсә дә, хәл итәсе мәсьәләләр дә баштан ашкан. Әйтик, соңгы чорда аеруча киң яң­гыраш алган һәм яшьләр сәясә­те­нә дә турыдан-туры бәйләнгән де­мография мәсьәләсен генә алыйк. Кызганычка каршы, бу өлкәдә хәл һич кенә дә мактанырлык түгел. Статистикага күз салыйк.

Узган елда республикада 55708 бала туган. Бу 2015 елдагы күр-сәткечтән 3320 балага, ягъни 5,5 процентка азрак. Ил күләмендә исә туым 2,6 процентка гына кимегән.

— Демография өлкәсендә билгеләнгән бурычны былтыр без “икеле”гә үтәдек. Һәм бу гадәти саннар гына түгел. Моның артында республика киләчәге тора, — диде бу җәһәттән демография мәсьә­лә­­ләре буенча муниципалитетлар башлыклары белән 10 февральдә үткәргән киңәшмәдә Рөстәм Хәми­тов.

Аңлашыла, төбәк җитәкчесе Яшьләр сәясәте һәм спорт министр­лыгының киңәйтелгән коллегия утырышында да бу мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтте. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, демографик күрсәткечләрнең түбән тәгәрәве, беренче чиратта, 90нчы елларда һәм 2000нче еллар башында туымның кискен кимүе белән бәйле. Ягъни бүген әти-әни корына керергә тиешле яшь категориясендәге ке­ше­­ләр саны аз, шуңа туым да аксый. Монысы, кем әйтмешли, илгә килгән бәла, ягъни бөтен илгә хас күренеш. Шул ук вакытта демография өлкә­сендә кире тенденциягә булышлык итүче республикадагы хәл-шартлар да юк түгел. Коллегия утырышында республика җитәкчесе алар хакында да яшерми җиткерде.

— Мәктәпләрдә БДИ системасы кертелгәннән соң республикадан иң талантлы яшьләрнең Мәскәү, Санкт-Петербург юары уку йортларына күпләп агылуы күзәтелә һәм без әлегә моның белән берни дә эшли алмыйбыз. Элгәре башкала вузларына 5-7 мең яшь кеше юлланса, бүген бу сан 15 мең кешедән артып китә. Бу нәрсә турында сөйли: димәк, безнең югары уку йортларына активрак эшләргә кирәк, ректорлар минем нәрсә әйтергә теләгәнне, мөгаен, аңлый торгандыр. Ничек кенә булмасын, бу кадәр күп талантлы яшьләрнең республикадан читкә агылуына юл кую бернинди кысаларга да сыймый. Безгә һич тә югы Мәскәүдә, Санкт-Петербургта белем алган якташларыбызның республикага эшкә кайтуын дәртләндерергә ки­рәк. Андый әзерлекле белгечләргә барлык юнәлешләрдә дә ихтыяҗ зур. Кыскасы, моңа бәйле мәсьә­ләнең ни кадәр кискен торуын барыгыз да яхшы аңлый торгандыр, — дип коллегия утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Хәмитов.

Аңлашылмаган кая?! Демография күзлегеннән чыгып караганда, республикадан читкә киткән һәм шунда торып калган 15 мең яшь кеше ул ким дигәндә Башкортстан алып бетермәгән 15 мең сабый дигән сүз. Һәм ниндиләре бит әле! Һәрхәлдә күпчелек очракта академиктан — академик, инженердан — инженер, көтүчедән — көтүче тууын беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. Бу очракта исә 20-30 елдан соң Башкортстан киләчәген билге-ләргә тиешле нәкъ әнә шул булачак академиклар, инженерлар, җитәк­челәр, белгечләр респуб­ли­ка­га кайтып җитәлми, читтә торып кала булып чыга. Ә бу инде төбәк­нең иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни өлкәләрдә сыйфат дәрәҗәсендә үсешенә дә турыдан-туры йогынты ясаячак, дигән сүз. Һәм һич кенә дә уңай яктан түгел...

Хәлне төзәтү максатында республикада нинди чаралар күрелә һәм нәрсәләр тәкъдим ителә соң? Аңлашыла, сәләтле яшьләрнең республикадан читкә агылуы — комплекслы мәсьәлә һәм ул бер көндә генә хәл итә торган түгел. Ул республика югары уку йортларында белем бирү сыйфатын бермәбер арттыру, аларның абруен күтәрү, яшь белгечләргә уңайлы һәм лаеклы хезмәт һәм яшәү шартлары тудырудан алып, глобаль масштабта Башкортстанны ил, дөнья­күләм таныту, аның имиджын күтә­рүгә кадәр мәсьәләләрне үз эченә ала. Әйткәндәй, төбәк Башлыгы Баш­­корт­станның яңа яшьләр сәясә­те программасы нәкъ шушы мәсьә­лә­ләрне хәл итүгә юнәлтелгән булырга тиеш дигән бурыч куйды. Бу җәһәт­тән аның соңгы Указларының берсе дә демографиягә бәйле хәл­не тө­зәтүгә мөһим өлеш булып то­ра.

Мәгълүм булуынча, шушы көн­нәрдә Башкортстан Башлыгы баласы туган яшь гаиләләргә 300 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтү турында башлангыч белән чыкты.

— Әлеге вакытта Указ проекты әзерләнә. Аңа ярашлы, бу исем­леккә тәү чиратта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр эләгә­чәк. Әлеге максатта республика казнасыннан 1 миллиард сумнан күбрәк акча бүленәчәк. Былтыр казна документының профицит белән үтәлүе безгә мондый мөмкинлек бирә, — диде коллегия утырышында Рөстәм Хәмитов.

Һичшиксез, республика Баш­лыгының әлеге Указы төбәктә демографик хәлне яхшыртуда да нә­ти­җәле, булыр дияргә кирәк. Һәр­хәлдә, торак мәсьәләсенә бәйле әлегә бала алып кайтырга базнат итми торган күп кенә гаиләләр хәзер бу җаваплы адымга барырлар, дип ышанасы килә. Аннары, читкә киткән сәләтле яшьләрне республикага кире кайтаруда да Указ эзсез үтмәс дигән өмет бар. Башкалада фатирдан-фатирга, тулай торактан-тулай торакка күченеп йөреп гаҗиз булган яшь гаиләләрне өс­тенлекле шартларда туган төягенә кайтып төпләнү мөмкинлеге ымсындырмый калмас. Шулай да, безнең карашка, әлеге 300 мең сум күләмендәге матди ярдәмне гаиләдә өченче бала туган очракта бирү нәтиҗәлерәк булмас иде микән? Ни өчен дигәндә, беренче бала мәхәббәттән диләр, ягъни яшь гаилә нинди генә хәл-шартларда да сабый алып кайтып, бәхетен тулы итәргә тырыша. Моның өчен дәүләттән акча көтү түгел, ни сәбәп­ледер балага узу тоткарланган оч­ракларда, үз кесәләреннән нинди генә чыгымнарга бармый әле алар! Икенче баланы исә 450 мең сумлык ана капиталы белән федераль бюджет дәртләндерә. Аның янына өченче бала туган очракта — әйтик, төбәк бюджетыннан, дүртенче сабый дөньяга килә икән — муниципалитет казнасыннан өстәмә ярдәм булдырылса, безнең карашка, бу демографик үсештә тагын да югарырак нәтиҗә бирер иде.

Кыскасы, бу өлкәдә килеп туган хәлне төзәтү өчен тәкъдимнәр дә, эш даирәсе дә җитәрлек. Мәсьәлә шунда гына, төбәк Башлыгы билге­ләгәнчә, сүздән эшкә күчәргә кирәк. Шул вакытта теләгән нәтиҗә дә озак көттермәс.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Моңлы күңелле асыл зат
Вчера, 00:00 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?
Үлчәвең төзек булсын!
16-05-2017 :: Көнүзәк
Үлчәвең төзек булсын!
Яңавыл ялт итте!
13-05-2017 :: Көнүзәк
Яңавыл ялт итте!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»