Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Егетләр уяу торганда илебез имин булыр

23.02: Егетләр уяу торганда илебез имин булыр

Террорга каршы төркем.Террорга каршы төркем.12нче аерым гвардия инженер Кенигсберг-Городок бригадасында батыр йөрәкле яугирләр хезмәт итә.

Башкортстан армия сафына алынучылар саны буенча Русиядә озак еллар беренче урынны били. Сыйфат ягы да аксамый. Якташларыбыз Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә бары тик мактау сүзләренә лаек була. Шул ук вакытта Башкортстан ил иминлеген тәэмин итүдә турыдан-туры катнаша. Төбәк территориясендә Русия Кораллы Көчләре хәрби частьлары да урнашкан. Ватанны саклаучылар көне алдыннан без шуларның берсендә булып кайттык.


Контроль-үткәрү пунктында безне бар җитдиле­гендә каршы алдылар. Хәрби гарнизон­нарда моңа кадәр дә булырга туры килгәнлектән, мондый катгый тәртипкә аптыра­мадык. Үзәк хәрби округның 12нче аерым инженер Кенигсберг-Городок бригадасыннан репортаж язарга рөхсәт биргән офи­цер үзенең исем-шәриф­ләрен дә, дәрәҗәсен дә язарга рөхсәт итмәде. Күпчелек сорауларыма “Хәрби сер!”, “Никак нет!”, “Так точно!” дип җавап бирде. Фото­хәбәрчебезне кайбер объектларны фотога төшерергә алып киттеләр, ә минем янга бер-бер артлы лачындай егетләр керә башлады. Контракт буенча хезмәт итүче егетләр бер сора­вымны да җавап­сыз калдырмады. Рота команди­ры, өлкән лейтенант Айбек Долоталиев Кыргызстанда туган, Төмән югары хәрби-инженерлар училищесын тәмамлаган.

Денис Кочев, Рөстәм Хәйруллин,  Эдуард Закирҗанов һәм  Азат Бәширов ил иминлеге сагында уяу торалар.Денис Кочев, Рөстәм Хәйруллин, Эдуард Закирҗанов һәм Азат Бәширов ил иминлеге сагында уяу торалар.


— Алда торучы барлык максатларга да ирешә алабыз, — диде Айбек Каналбәк улы. — Әйтик, 2015 елда “Центр-2015” учение­сендә катнаштык. Ул чакта взвод командиры идем. Анда күрсәткән казанышларым өчен рота командиры итеп үрләттеләр. Былтыр подразделение белән Үзәк хәрби округта миналардан тазарту бурычын үтәдек. Минем кул астында хез­мәт итүчеләр Самара, Свердловск өлкәләрендә хәрби задание­ләрдә булды. Әлеге вакытта личный состав белемен камилләштерә. Киләсе елда Казанда үтәчәк дөнья чемпионатында катнашу өчен саперлар әзерләнә. Армия сафына уртача дәрәҗәдәге физик әзер­лекле егетләр килә. Алар белән эшлибез һәм яхшы гына физик күрсәт­кечләргә ирешәбез. Мәсә­лән, баштагы мәлдә турникта ни­бары 4-5 тапкыр гына күтәрел­сәләр, соңрак моны 25-30 тапкыр эшлиләр.

Хәрби хезмәттән буш вакытымны гаиләмә багышлыйм. Уфа театрларына йөрибез. Игезәк кызларым Арина һәм Софья укырга барырга әзерләнә. Чишмә музыка мәктәбендә шөгыльлә­нәләр. Туган ягыма еш кайтып булмый. Күптән түгел Төмәндә инженер гаскәрләр кубогында гер спорты буенча чыгыш ясадым. Көч сынашудан тыш, туганнарымны да күрү бәхетенә ирештем.

“Войсковые части России” басмасы язуынча, бригада 1942 елда Калининград өлкәсенең Березук шәһәрендә берничә инженер һәм хәрби-кыр батальоны нигезендә оештырылган һәм махсус тәгаен­ләнештәге 5нче инженер бригадасы дип аталган. 1944 елда 5нче гвардия моторлаштырылган, бер елдан соң инженер-сапер бригадасына үзгәртелгән. Кенигсбергны алуда катнашкан өчен шушы шәһәр атамасы белән дә йөртелә башлаган. Алкинога күченгәнче бригада Тула, Мәскәү өлкәләрендә урнашкан.

Әңгәмәләшергә кергән дүрт солдатның өчесе Башкортстан егете булып чыкты.

— Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә хезмәт иттем, — диде Архангель районының Максим Горький авылы егете, өлкән сержант Азат Бәширов. – Язмыш мине янә армия сафына алып килде. Өч еллык контрактны тәмамлап, янә өч елга озайттым. Баштагы мәлдә җиңел булмаса да, хәзер күнектем. Армиядә бер тапкыр алган чыныгу гомер дәвамында авырлыклар белән көрәшергә, максатка ире­шергә ярдәм итә.

Бүген Уфада адым саен “Хәрби билет — законно!” дигән язмаларга юлыгасың. Мондый форсаттан файдаланырга теләү­челәр дә аз түгелдер. Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә атлыгып тормаучылар да бар. Бу теманы да читләп үтмәдек.

— Элегрәк армиядә хезмәт итмәгән егетләргә кызлар да карамаган, — диде Бүздәк райо­нының Уртакүл авылыннан рядовой Рөс­тәм Хәйруллин. — Ватан алдында изге бурычыңны үтәү — бүген көн таләбе, чөнки хәзер хәрби билетсыз эшкә дә алмыйлар. Гадәттә, хәрби хез­мәттән кайткач, туганнар, якыннар, дуслар “Армия сине нәр­сәгә өйрәтте?” дип сорый. Минемчә, армия дусларыңның, сөйгән кызың­ның тугрылыгын, ышанычлылыгын сыный. Исән-имин әйләнеп кай­туың­ны көтүче әниең барлыгын да һәрвакыт истә тота­сың. Чит төбәктә, чит коллективта, башка мохиттә яшәргә өйрәнү чыныктыра.

— Армия ул — тормыш мәктәбе. Аны үтә алсаң, чын ир-егет була­сың. Шул ук вакытта, хәрби хезмәт­тә чакта тормышта кирәкле һөнәр­ләр үзләштерү мөмкинлеге дә бар, — дип сүзгә кушылды Мәчетле районы егете, өлкән сержант Эдуард Закирҗанов.

Чиләбе егете, өлкән сержант Денис Кочев Башкортстанда мәхәб­бәтен очраткан. Ул безнең төбәктә сигезенче ел хезмәт итә.

— Хәрби хезмәт, ким дигәндә, ике ел булырга тиештер. Бер ел эчендә генә Ватанны саклардай солдатлар тәрбияләве авыр, — диде ул.

Контракт буенча хезмәт итү­челәр казармада, Алкино-2 поселогында һәм Уфада яши. Таң белән эшкә, хәрби хезмәткә килә­ләр. Алар эш хакы ала. Шулай ук, ташламалы шартларда торак шартларын да яхшырталар. Социаль мәсьә­лә­лә­рең хәл ителсә, хәрби хезмәт тә күңеллерәк үтә шул.

Егетләр белән сөйләшеп бетүгә фотохәбәрчебез дә килеп җитте.

— Кырыс сөйләшкәнгә аптырамагыз. Утызынчы ел хәрби хез­мәттәмен. Ишекләр һәрвакыт ачык. Шалтыратыгыз, килегез. Кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, – дип озатып калды каршы алган офицер.

Армиягә берничә сәгатьлек сәфәребез дә бик күп сорауларга ачыклык кертте. Кызганычка каршы, аларның күпчелеген гәзит укучыларга җиткерә алмыйбыз. Чөнки хәрби серне чишәргә ярамый, дошманнар да йокламый. Шулай да, иң мөһимен һич икеләнмичә әйтә алабыз: Ватан иминлеге ышанычлы кулларда! Киләчәктә дә алсу таңнар атсын һәм дөнья­лар имин булсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үл, әмма селфи яса
23-03-2017 :: Көнүзәк
Үл, әмма селфи яса
Үзәктә – Ташкын
21-03-2017 :: Көнүзәк
Үзәктә – Ташкын
Су басканда нишләргә?
20-03-2017 :: Көнүзәк
Су басканда нишләргә?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»