Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җитәкчеләр “очу” түгел, самолет очу кирәк!

28.02: Җитәкчеләр “очу” түгел, самолет очу кирәк!

Җитәкчеләр “очу” түгел, самолет очу кирәк!ТАСС агентлыгына интервьюда Михаил Бабич Идел буе федераль округында губернаторлар корпусының нәтиҗәлелеге, өстенлекле проектлар төбәкара бәйләнешләр, башка күпсанлы мәсьәләләргә тукталды.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ТАСС агентлыгына интервью бирде. Түбәндә безнең карашка интервьюда күтәрелгән иң көнүзәк мәсьәләләр буенча Михаил Бабичның җавапларын китерәбез.


Вәкилме, әллә Илчеме?

— Чыннан да, Русия ягы минем кандидатураны Украинадагы Илче вазыйфасына якынча килештерү процедурасы үткәрде. Бу җәһәттән минем алда ике тугандаш дәүләт — Русия һәм Украина арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу, соңгы чорда ике арада барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итү, авыр­лыкларны гамәлдән чыгару бурычы куелды. Һәм бу Донецк һәм Луганск өлкәләрендә атышны туктатуны гына түгел, беренче чиратта сәяси мөнәсәбәтләрне тергезүне һәм социаль-икътисади хезмәт­тәшлекне үстерүне үз эченә алды. Әмма Украина ягы әлеге эшне башларга теләк белдермәде. Бүген без Украина партнерларының Русия белән мөнәсәбәтләрне бөтен дөньяда бул­ганча цивилизацияле юл белән үстерергә әзер түгеллеген күрәбез. Әйткәндәй, Киевның озак вакыт Русиядә үз Илчесен тәгаенләмәве дә шуңа ачык мисал булып тора.

Киңкүләм мәгълүмат чараларындагы мине Төркиягә Русиянең Илчесе итеп җибәрү турында имеш-мимешләргә килгәндә исә, бу турыда сүз кузгалганы булмады. Әмма шуны кистереп әйтәм: мин Русия Президентының нинди йөкләмәсен үтәргә дә һәрвакыт әзер.

Вәкаләтле вәкилләргә ихтыяҗ зурмы?

— Ил Президентының вәкаләтле вәкилләре институты “суверенитетлар парадын” туктату һәм төбәкләрдәге норматив базаны федераль законнарга яраклаштыру максатында булдырылды дигән ялгыш фикер яшәп килә. Берен­чедән, төбәкләрдәге норматив базаны федераль законнарга яраклаштыру бер көндә хәл итә торган мәсьәлә түгел. Ил төбәкләре дәрә­җәсендә ел саен меңләгән норматив-хокукый документлар кабул ителә. Аларның федераль законнарга туры килүен прокуратура органнары контрольдә тотарга тиеш. Әмма еш кына прокуратурага үз позициясен яклау өчен суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ә бу инде озайлы һәм ярыйсы ук зур күләмдә чыгым таләп итүче процесс. Вәкаләтле вәкил аппаратлары исә мондый каршылыкларны норматив-хокукый документ эшләнгән вакытта ук гамәлдән чыгара. Түгәрәк өстәл артында сөй­ләшүдә һәр башлангыч федераль законнарга туры килүгә һәм гомум ил мәнфәгать­лә­ренә җавап бирүгә тикшерү үтә.

Янә килеп вәкаләтле вәкилләр һәртөрле каршылыкларның үсеш алуына киртә куя. Төбәкләрдә, муниципалитетларда икътисади, социаль, сәяси һәм конфессиональ нигездә каршылыклар чыгып кына тора. Аларның үсеш алуын чикләү өчен вакытында каршылыкның асылын аңлап, дөрес карар кабул итәргә кирәк. Юкса, кечкенә каршылыкның да зур фаҗигагә әверелүен көт тә тор.

Һәр төбәктә федераль башкарма властьның 40тан 55кә кадәр территориаль органы, 15ләп округ органы бар. Аларның яртысыннан күбрәге контроль-күзәтчелек бурычларын башкара. Аларның көйле эшчәнлеге өчен дә вәкаләтле вәкилләр җавап бирә. Дәүләт һәм муниципаль власть органнарында коррупциягә каршы ныклы киртә булдыру да — безнең эшчәнлек даирәсе. Кыскасы, вәкаләтле вәкилләр иңенә йөкләтелгән бурычлар күзгә күренгәненнән күпкә күбрәк.

Кайсы төбәк җитәкчеләре нәтиҗәле эшли?

— Округта көчле губернаторлар командасы формалашты һәм аларның барысында да диярлек ниндидер уңай тәҗрибә бар.

Әйтик, Татарстан Идел буе федераль округында гына түгел, ил күләмендә дә күп кенә пози­цияләр буенча әйдәүче булып кала. Ульяновск өлкәсенең куәтләре Татарстан белән чагыштырганда азрак булса да, монда да губернатор соңгы чорда бик зур казанышларга иреште. Аерым алганда ул “Авиастар” предприятиесен аякка бастыра алды. Башкортстан тотрыклы үсеш кичерә. Шулай ул Пенза, Самара өлкәләре, башкалар да күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта бара.

Отставкалар көтеләме?

— Президент Хакимиятендә шундый яхшы кагыйдә бар: без бервакытта да кадрлар алышыну турында алдан кычкырмыйбыз һәм бу хакта сүз йөртмибез. Мондый карар Президент тарафыннан кабул ителә, без исә аны тормышка ашырабыз. Дөрес, моңа кадәр без үз тәкъдим­нәребезне әзерлибез, ил җитәкчесенә объектив мәгълүмат җиткерәбез. Әмма, кабатлап әйтәм, кадрларга бәйле соңгы карарны фәкать Президент кабул итә.

Губернаторлар эше ничек бәяләнергә тиеш?

— Үзең башкарган эш, синең эшчәнлек нәтиҗәсендә нинди яңа производстволар һәм юнәлешләр барлыкка килүе турында отчет тотарга кирәк. Шуңа да мин губернаторлар эшчәнлеген аларның үзләренә дә, җәмгыятькә дә аңлаешлы объектив һәм һөнәри критерийлар буенча бәяләү ягында. Бу җәһәттән заманында Сергей Кириенко бик вакытлы һәм кирәкле эш башлады. Бүген исә ул төбәк җитәкчеләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү өчен индикаторлар, һөнәри стандартлар һәм күрсәткечләр системасын эшләү һәм гамәлгә кертү өстендә эшли. Безгә бу системаны кыска вакыт эчендә эшкә кушу мөһим. Ул төбәк һәм муниципалитет җитәкчеләренә дә үзләрен объектив күрү, безгә исә кемнең ничек эшләгәнен, кайда нәрсәне төзәтергә кирәк икәнлеген ачыктан-ачык күзаллау мөмкинлеге бирәчәк.

Илдә нинди урын билибез?

— Идел буе федераль округында ил халкының 22 проценты тупланган. Автомобиль һәм авиасәнәгать продукциясенең — 60ар, нефть эшкәртү сәнәгатенең һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең 30ар проценты безнең округка туры килә. Икътисади үсеш хакында сүз алып барганда исә, илдә гомум хәл ярыйсы ук катлаулы булуга карамастан, бездәге барлык төбәкләр дә “плюс” белән бара. Төбәкләр барлык социаль йөкләмәләрне, шул исәптән Прези­дентның май указларында билгеләнгәннәрен дә тулысынча үтәде. Дефицитсыз һәм профицитлы бюджетка күчтеләр. Бу нәтиҗәсез чыгымнарны киметү исәбенә мөмкин булды.

Әгәр дә территория артта кала икән, без бер яктан, ярдәм итәргә тырышабыз, икенче яктан исә җитәкчедән хаталарны төзәтүне таләп итәбез. Бу төбәкләр халкы аерым чиновник­ларның хаталы карарлары тоткыны булырга тиеш түгел.

Очышлар дәвам итәчәк...

— Без төбәкләр арасында авиабәйләнеш программасы төзедек. Ул билет бәясенең 25 процентын федераль, 25 процентын төбәк казнасыннан субсидияләүне күз уңында тота. Граждан исә билет бәясенең 50 процентын гына күтәрде.

Программа өч елга исәпләнде һәм 2016 елда тулысынча үтәлеп, үз максатына иреште.

Агымдагы елда илнең Транспорт министрлыгы өстәмә конкурс үткәрде һәм Идел буе федераль округы 25 төбәкара маршрут буенча 250 миллион сум күләмендә өстәмә субсидия алды. Шундый ук сумманы төбәкләр үзләре өстәячәк.
15 февральдән төбәк авиа очышлары программасы тергезелде, 2018 елдан исә федераль программага аерым төзәтүләр кертеләчәк.

Җитәкчеләр “очу” түгел, самолет очу кирәк!...һәм үзебезнең Ил-114тә!

— Илнең үз төбәкара самолеты булырга тиеш. Бүген Ил-114 очкычын төзү буенча проект тормышка ашырылуның практик стадиясенә чыкты. Серияле җитештерүгә 2020-21 елларда чыгарга тиешбез. Елына 12 самолет җитештерү күзаллана. Бу төбәкара линияләрдә эшләүче искергән һәм лизингка сатып алынучы импорт техникасын үзебезнең самолетларга алыштыру мөмкинлеге бирәчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Су күтәрелү дәвам итә
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Су күтәрелү дәвам итә
Төп игътибар –  Кеше капиталына
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Төп игътибар – Кеше капиталына








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»