Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Кеше капиталын үстермичә төбәк алга китмәячәк”

07.03: “Кеше капиталын үстермичә төбәк алга китмәячәк”

“Кеше капиталын үстермичә төбәк алга китмәячәк”Башкортстан Республикасының Яшь депутатлар ассоциациясе рәисе Владимир Яковлев белән әңгәмә.

Күптән түгел Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының коллегиясе үтте. Аның эшендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм ассоциация эшчәнлегенә уңай бәһа бирде. Ассоциация кайчан оешкан? Аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Шушы һәм башка сораулар белән без оешма җитәкчесе Владимир Яковлевка мөрәҗәгать иттек.


“Кеше капиталын үстермичә төбәк алга китмәячәк”


– Владимир Вячеславович, сөйләшүне Ассоциация эшчәнлеге белән таныштырудан башлау урынлы булыр. Яшь депутатлар ассоциациясе кайчан һәм нинди максат белән оештырылды?

– 2015 елда авыл биләмәләре һәм район дәрәҗәсендәге яшь депутатлардан торучы инициатив төркем оешты. Республикада яшь депутатлар күп кенә булса да, алар таркау иде. Һәркем үз казанында кайнап яшәде. Аларны берләштерү, фикер алышу, уртак проектларны, эшчәнлекне га­мәлгә ашыру ихтыяҗы туды. Инициатив төркем урындагы үзидарәдәге күпчелек мәсь­әләләрнең уртак көч белән генә хәл ителүен ачык аңлады.

Яшь депутатлар ассоциациясен оештыру тәкъдиме белән республика җитәкче­легенә мөрәҗәгать иттек. Тәкъдимебез хупланды. 2015 елдагы сайлау кампаниясен­нән соң октябрьдә Башкортстан яшь депутатларның беренче форумы үтте. Аның кысаларында Яшь депутатлар ассоциациясе оештырылды.

Оешма составына яше 35тән артмаган 1110 депутат керде. Максатыбыз – республика территорияләрен үстерү. Күпкырлы һәм күп­төрле мәсьәлә системалы караш таләп итә. Яшь депутатларга сайлауларда ярдәм күрсәтәбез. Мәгълүм булуынча, былтыр район советларына сайлаулар үтте. Нәти­җәдә, сафларыбыз 226га тулыланды.

- Үткән ел оешма тормышында нинди казанышлар белән истәлекле булды?

- Яшьләргә хас актив тормыш белән яшибыз. Былтыр күп эш эшләнде. Шулардан иң мөһимнәреннән – “Башкортстан-стратегик форумнары. Бер мәйданчыкта республиканың төрле районнарыннан командалар җыйдык. Командалар составына җәмәгатьчеләр, яшь депутатлар, хакимият­ләр вә­килләре керде. Модераторлар һәм экспертлар җитәк­челегендә район командалары үз төбәген үстерү буенча алдагы 10-15 елга чаралар планын әзерләде. Аларының гамәлгә ашачагына өмет зур. Һәр форумның темасы авыл хуҗалыгын үстерү, эшкуарлык һәм туризмны үстерү, кеше капиталы һәм җәмәгать контроле юнәлешләрендә үтте. Рес­пуб­ликаның барлык төбәген­дә дә булдык. Һәр район буенча электрон базага 50гә якын чаралар планы кертелде. Аны гамәлгә ашыру мөһимлеген депутатларның исләренә төшереп торабыз. Халыкка бирелгән вәгъдәләр сүз булып кына калмаска, тормышка ашарга тиеш. Башкортстан төбәкләренә хас уртак мәсьәләләрне дә ачыкладык. Аларны проектны җәмәгать­челек тикшерүенә тәкъдим иттек.

- Колачлы тикшеренүләргә, анализлауга, фикер алышуларга нигезләнеп, Башкортстан төбәкләренә, республика икътисадына тагын да ныграк үсешергә нинди киртәләр комачаулавын ачыклый алдыгызмы?

- Төп мәсьәлә – кеше капиталында. Сау-сәламәт, алдынгы карашлы, белемле, мәдәниятле кешеләрдән башка бер территория дә үсешә алмаячак. Яшь депутатлар урыннарда, республикада кеше капиталын үстерүгә игътибар арттыру мөһимлеген хуплый. Кеше капиталын исәпләп чыгару формуласын эшләдек. Билгеле бер төбәктә яшәүче халык санын сәламәтлек, мәдә­нилелек һәм белем дәрәҗәсе индексларына тапкырласаң, кеше капиталы күрсәткече килеп чыга. Ни өчен тапкырлыйбыз? Чөнки күрсәткеч­ләрнең берәрсе нольгә тиң булса, кеше капиталы да ноль була. Әйтик, билгеле бер төбәктә нык мәдәни халык яши, ди. Аларның белем дәрәҗәсе дә югары, ди. Шул ук вакытта, сәламәтлек дәрәҗәсе нольгә тиң булса, төбәк үсешмәячәк.

Әлбәттә, әлеге формула камилләштерү таләп итә. Мәсәлән, сәламәтлек индексын төбәктә ГТО нормативларын тапшыручылар саны һәм нәтиҗәләре буенча ачыкларга, дигән тәкъдим бар. Иң катлаулысы – мәдәният индексы. Безнең карашка, мәдәнилелек халыкның сәнгать белән ничек шө­гыльләнүенә генә кайтып калырга тиеш түгел. Мәдәни­лелек ул – кешенең яшәү рәвеше. Сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнеп, буш вакытында хәмер эчүчене зыялы дип әйтеп булмый. Мәдәни, белемле, сәламәт кешеләрдән башка бер тармак та үсеш­мәячәк.

- Кеше капиталын яхшырту буенча нинди тәкъдим­нәрегез бар?

Кеше капиталын үстерер­гә һәм аның белән идарә итәргә мөмкин. Бүген район хакимиятләрендә кеше капиталына бәйле мәсьәләләрне район хакимияте башлыгы­ның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары хәл итә. Район дәрәҗәсендә бу эшне бер кеше башкара! Ә республика дәрәҗәсендә төрле ми­нистр­лыкларга йөк­ләтелгән. Беренчедән, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын кеше капиталын үстерү буенча хакимият башлыгы урынбасары вазыйфасына алыштырырга тәкъдим итәбез. Шул рә­вешле, аларның эшләре яңа юнәлеш алачак.

Икенчедән, республика Башлыгы каршындагы кеше капиталын үстерү буенча ведомствоара советы оештырыру тәкъдиме белән чыгарга исәп тотабыз. Советка сәла­мәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм башка министрлыклар вәкилләре керергә тиеш.

Социаль мәсьәләләр буенча хакимият башлыгы урынбасарларын стратегия белән тәэмин итүче орган булсын иде. Әйтик, нинди чаралар халыкның мәдәният­лелеген арттыруга хезмәт итә? Халыкны ничек савыктырырга? Бу эш башкарылмаса, министрлыкларның эшчәнлеге кеше капиталын үстерергә хезмәт итүен ачык белеп һәм контрольдә тотып булмаячак.

Тәкъдимнәр белән генә чикләнмәдек. Кеше капиталын үстерергә булышлык итүче ике проектка старт бирдек. Беренчесе – яшьләрнең “МИР”(Яшьләр Идея Үсеш) интернет-порталы. Чыганак аша яшьләрне төрле юнә­лештә үсешергә булышлык итүче чаралар белән таныштырып торабыз. Чыганакта берничә айда 1800 кеше теркәлде. “Башкортстан Рес­публикасының кадрлар активы” мәгариф проекты да нәтиҗәле эшли. Әлегә “Урындагы үзидарәдә заманча идарә итү технологияләре” темасына яшь депутатларның белемен камилләштердек. Киләчәктә районнарга чыгу укыту оештырырга исәп тотабыз. Тематик мәктәпләргә дә ихтыяҗ бар. Эшкуарлык, фермерлык буенча укыту оештыру күздә тотыла.

- Депутатларның төп тәгаенләнеше – халык өчен эшләү. Урыннарда очрашулар оештырганда, халык белән бәйләнештә торганда бу максатка нәтиҗәлерәк ирешергә мөмкин. Яшь депутатлар халык белән ничек эшли?

- Халык белән эшләү – Яшь депутатлар ассоциациясе эшчәнлеге күрсәткеч­ләренең берсе. Халык белән никадәр күбрәк очрашабыз, хәл итәсе мәсьәләләр дә шулкадәр арта. Былтыр яшь депутатлар халыкны 3160 тапкыр кабул иткән. Бу юнәлештәге эшчәнлекне тагын да активлаштыру максатында Башкортстан төбәк­ләрендә иҗти­магый кабул итү бүлмәләре ачарга планлаштырабыз.

Төзекләндерү буенча да телгә алырдай нәтиҗәләре­без бар. Районнарда яшь депутатлар командалары оешты. Алар төзекләндерү буенча бик күп проектлары гамәлгә ашыра. Әйтик, Борай районында яшь депутат Марат Ахунов җитәкчелегендә өч чишмә төзекләндерелде, өр-яңа күпер төзелде. Белорет районында Сосновский авылы биләмәсендә яшь депутатлар активлыгы нәтиҗә­сендә газ үткәрелде. Яшь депутатлар башлангычы белән Иглин һәм Белорет районнарында төбәкне үстерү буенча оешмалар төзелде. Мондый тәҗрибәне уңышлы дип танырга нигез бар.

- Республика парламентына яңа законнар чыгару, гамәлдәгеләренә үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре белән чыкканыгыз бармы?

- Законнарны өйрәнәбез һәм аларны камилләштерү буенча даими эшлибез. Коммерциягә карамаган урыннардагы оешмалар грантлар яулау хокукына көрәшә алсын өчен шартлар тудырырга исәп тотабыз. Мәсәлән, Нефтекама шәһәре яшь депутатлары Җиңү мәктәпләрдә соңгы кыңгырау көннәрендә алкогольле эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итте. Тәкъдимнәребез республика парламентында каралды. Аларның якын киләчәктә закон буларак үз көченә керәчәгенә ышанабыз.

- Быел яшь депутатлар алдында нинди бурычлар һәм максатлар тора?

- Беренчедән, старт бирел­гән бөтен проектларны, эш-гамәлләрне нәтиҗәле дәвам итәргә. Эшкуарлыкны, авыл хуҗалыгын үстерү буенча проектлар әзерләнә. Яшь депутатлар ассоциациясе канаты астында авыл хуҗалы­гы кооперативлары оештырырга планлаштырабыз. Алар турында күп сөйләнсә дә, тәгаен нәтиҗәләр күрен­ми. Без аны үз тәҗрибәбездә сынап караячакбыз. Арытаба уңышлы тәҗрибә белән уртаклашачабыз. Иң мөһиме – бөтен башлангычларыбыз да халыкка, төбәк икътисады үсешенә хезмәт итәчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Парижда Сабантуй үтте
Сегодня, 11:14 :: Көнүзәк
Парижда Сабантуй үтте
Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»