Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Мәрданов мәктәбе” республиканы СССРга танытты

11.03: “Мәрданов мәктәбе” республиканы СССРга танытты

“Мәрданов мәктәбе” республиканы СССРга таныттыЧиттә яшәүчеләр өчен туган як, туган йорт, андагы балачак, авыр чорга туры килүенә карамастан, еллар үткән саен татлы, җылы, якты истәлеккә әйләнеп, хәтердә яңарадыр. Озак еллар туган якларыннан аерылганнарга якташлары белән очрашу, яки алар турында нинди дә булса хәбәр ишетү олы бер вакыйгага әверелүе ихтимал. Абруйлы якташым, якташым гына түгел, авылдашым — Дүртөйле районының Наҗытамак авылында бер урамда бер үк сукмакларда йөреп, бер үк чишмә суын эчеп үскән, шушы көннәрдә 90 яшен тутыручы Хәмитҗан абзый белән ул яшәгән Туймазы шәһәренә очрашуга барганда мин шундый хисләр кичердем.


Туксан яшьлек язучылар, артистлар, гомумән, республикага, илгә билгеле шәхес­ләр белән күп аралашырга, алар турында күп язарга туры килде. Алар нәрсә турында сөйләргә, сорауларга акыллы итеп җавап бирергә белә. Ә менә Хәмитҗан абый белән, минем өчен бик аңлашылып та бетмәгән һөнәр иясе белән (статистика хезмәткәре), ничек әңгәмә коруымны фаразлый алмадым. Җор телле, искиткеч зирәк хәтерле якташым сөйләшүне авыл хәл­лә­рен, күрше-күлән исәнле­ген, урамыбыздагы яңалык­лар турында сораудан башлады. Мин, бүгенге күзлектән карап, ихлас, төгәл җавап бир­дем шикелле. Тик әңгәмә­дәшем ничектер моңсуланып, уйчанланып китте кебек. Аннары көт­мә­гәндә елмайды да: “Һай, мин бик борынгы ке­ше икән... Син сөйләгән­нәрдән Афзал малае Мидхәт кенә минем чор­гы, калганнарын белмим дә диярлек”, — дип куйды. Шунда ук үзе бе­лән булган бер кызык хәлне дә сөйләп алды. Шулай, авылга бер кайтуында урамда очраган 50 яшьләр чамасындагы ирдән кем улы булуын со­раган. Таныш исем ишет­мәгәч, Хәмит­җан абый үз чор­дашларының исемнәрен атый. Теге ир кычкырып кө­леп җибәрә дә: “Ә, алар бит бик борынгы кеше­ләр, берсе — минем картәти”, — дип әйтә.

— Менә шуннан соң мин дә үземне “борынгы кеше” дип йөртәм, — ди Хәмитҗан абый.

Әйе, 1927 елда туган Хә­мит­җан абый башыннан ниләр генә үтмәгән! Иң тәүге олы вакыйга – колхозлашу. Хәмит­җан абзыйның атасы Мәрда­нов Гыйлемҗан авылда хәлле крестьяннардан исәпләнгән. Мал-туары ишле, абзарда — атлар. Иген игү өчен барлык кирәк-ярак, ашлык сугу корылмаларына кадәр үз утарында. “Безнең якка колхозлашу соң килде микән, авыл халкын колхозга керергә бик ашыктырмадылар, һәркем аерым хуҗалык булып иген үстердек. Мин әткәй белән гаиләбезгә бү­лен­гән җирдә арыш чәчкән­не хәтерлим: кул белән чәчә­без, әнкәй сыерга тырма тагып тырмалый. Җиребез Наҗы елгасының аръягында, Коралачык авылына җитмәс урында иде. Урак урганымны, көл­тәләрне ындыр артына алып кайтып, чабагач белән ашлык сукканымны онытырлык түгел, — дип искә ала әңгәмә­дәшем.— Әнкәйләр уразада. Эссе көннәр. Алар авызларын су белән генә чайката да, ял да итеп тормыйча, урак уралар. Кул арасына керердәй — бер мин, көлтә бәйлим. Көч җитми, куллар камылга ертылып бетә. Агайларымнан Сабирҗан – Уфада, Закирҗан армиядә иде­ләр. Ике кыз туганыбыз Рә­симә белән Рәсүлә кызамык чиреннән үлделәр”.

Авыл халкы берәм-берәм колхозга керә башлый. Кол­хозчыларның күмәкләп, атлар җигеп эштән кайтканын бәлә­кәй Хәмитҗан кызыгып күзәтә: арбада эш кораллары белән апалар утырган, алар артыннан егетләр, арыган булуларына карамастан, шаярышып-көлешеп кайталар. Әткәләре дә колхозга керә.

Атлары токымлы була Мәр­данов Гыйлемҗан бабай­ның. Соңыннан район партия комитетында исәптә торып, Уфадагы ярышларда катнашалар. Бүләккә патефон бир­гән­нәрен дә хәтерли Хәмит­җан абый. Ул авылда берәү була. Сугыш башлангач, атларны фронтка бөтен авыл халкы елап озата.

Наҗытамак авылында 30нчы елларда 800гә якын кеше яшәгән. Хәмитҗан укырга төшкәндә беренче сыйныфта 26 бала була. Мәктәп итеп манарасы киселгән элекке мәчетне файдаланалар. “Хаков фамилияле укытучы укытты безне,” — ди Хәмитҗан абый. Җидееллык мәктәпкә өч чакрымдагы Әсән авылына йөриләр. Җәй айларында колхозга ярдәмлә­шәләр.

— Безнең авылда ул елларда карбыз үстерәләр иде. Сезнең йорттан 100 метр гына ераклыкта, “иске бакча” дип аталган урында, — дип дәвам итә якташым. — Наҗы елгасыннан чиләкләп ташып су сибәбез. Уңыш күп. Кая куярга да белмиләр. Арбаларга төяп, ат белән аларны һәр өйнең ихатасына аударып китәбез. Бу – колхозчыларга эш хакы булгандыр инде...

Чыннан да бик борынгы кеше минем әңгәмәдәшем. Аяклы тарих. Аның башыннан кичкән вакыйгалардан авыл тарихын язып була. Һәр күргән-белгәнен тәфсилләп сөйләве – бүгенге яшьләргә дәрес. Хәзерге мәктәп укучыларыннан ат җигеп печән ташыту, бакчага чиләкләп елга суы сиптерү түгел, үзләре укыган сыйныф идәнен юдырырга да ярамый. Имеш, бала хез­мәтеннән файдалану тыела! Шуңа да эшләми генә җиңел кәсеп белән баерга теләүче­ләр буыны үсте дә инде! Ә Хәмитҗан абыйның чордашлары, ачлы-туклы һәм ярым ялангач булуларына карамастан, эшкә дә, укырга да атлыгып тора.

Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул авылдан 15 чакрымдагы Дүртөйлегә барып, 1нче урта мәктәпкә сигезенче сыйныфка укырга керә. Шул елда сугыш башлана. Ир-егетләр фронтка китә. Укудан буш вакытта үсмерләрне ирләр башкарган эшкә җигәләр: унбиш яшьлек Хәмитҗан Дүртөйледән На­җытамакка ат белән чәчү орлыгы ташый. Югары сыйныфларда хәрби лагерьга җибәрә­ләр. Беренче тапкыр — Бөредә, икенчесе Уфада була хәрби укуларның. Ашар­га юк. Көненә өч тапкыр икешәр йөз грамм солы шулпасы эчерә­ләр. Буыны да катмаган егет­ләрне әле тауга каршы йөгер­тәләр, әле салкын Агыйдел елгасын аркылы йөздерәләр...

Уфадагы хәрби күнегү­ләрдән соң Хәмитҗан үзе кебек ике үсмер белән Дүр­төй­легә кайтырга чыга. Ул вакытта бердәнбер юл – Агыйдел елгасы. Пристаньга тө­шеп, бик озак пароход көтә­ләр. Тик аның килүе икеле... Бер көймә табып утыралар да тизрәк ярдан китү ягын карыйлар. Бераз йөз­гәч, күрә­ләр: ишкәкләр юк. Ничек булдыра алалар, шулай боргалап, көймәне агым уңаена куеп, кайтыр якка юл тоталар. Бер атна ага үсмерләр. Ачыккач, ярга чыгып, төрле үлән, басу булса – ашлык тиреп тамак ялгыйлар.

Кайтып җиткәндә үсмерләр атлый алмаслык хәлгә килә. Аяклары зәп-зәңгәр, үзләре калтырый. Көч-хәл белән хәрби комиссариатка барып керәләр. Үсмерләрне шунда ук хастаханәгә алып китәләр, малярия чиренә диагноз куялар. “Ничек дәва­лауларын хәтерләмим, — ди Хәмитҗан абзый. — Хастаханә­дә бер кисәк ит белән арыш, бодай кушып пешерелгән зур тәлин­кә аш ашатканнары истә. Аннары авылдан ат белән килеп алдылар. Озак яттым. Харис абыйның кызы Асия мунча якты. Минем аяклар бер дә җы­лыны тоймый. Ташка терим, бернәрсә сизмим, шул дәрәҗәдә өше­гәннәр.”

Озак дәвалана Хәмитҗан. Җитди авыруга карамастан, укуын һич истән чыгармый. Урта мәктәп тәмамлаганда укуны дәвам итү өчен бергә укыган егетләр белән ике училищены сайлыйлар: авиация һәм диңгез флоты училищелары. Сугыш чоры егетләрдән шуны таләп итә: хәрби уку йорты. Тик Хәмит­җан авыруы аркасында егет­ләрне алып киткән пароходка соңга кала. Уфага берүзе юллана һәм Львовтан эвакуа­цияләнгән авиация институтына укырга керә. Кием иске, я кешедән калган, туйганчы ашау турында әйтәсе дә юк. Фатир хуҗа­сының өе салкын. Хәмитҗан салкын фатирга кайтмас өчен китапханәгә йөри, анда җылы да, укырга да әзерләнергә була. Аннары спорт белән күп шөгыльләнә. Бер яктан файдага булса, икенче яктан зыяны да тия спортның.

Шулай берчак штанга күтәрү буенча ярышта катнаша Хәмитҗан. Ярышка хәрби әсирләр – немецлар да килгән. Аларның болай ирекле йөрүенә аптырый егетләр. Шуңа да ярыш бик чәмле була. Немецлардан җиңдереп тормаслар инде! Иң югары авырлыкны Хәмит­җан күтәрә. Аның артыннан немец шул ук авырлыкны алырга тырыша. Тик штанганы күтәреп тә бетерә, аягында тора алмыйча штангасы белән Хәмитҗан өстенә ава. Шунда егетнең умрау сөяге сына. Хастаханәгә алып китәләр. “Ул вакытта шинель киеп йөри идем. Табиблар, шәфкать туташлары мине солдат дип белде. Миңа нибары 17 яшь. Бала гына бит, дип жәллиләр иде,” – дип көлә хәзер Хәмитҗан абзый.

Шушы спорт маҗарасы аркасында институттан колак кага. Хастаханәдә озак кына дәваланырга туры килә. Аннары кышкы каникуллар башлана. Институтка килсә, дәрес­кә йөрмәгән өчен егетне укудан чыгарганнар. Инде ниш­ләргә? Деканатка кереп, хәлне аңлатып та карый Хә­митҗан, тик анда бик исәп­ләшеп тормыйлар, шулай да ирекле тыңлаучы булып йөрергә рөхсәт итәләр. Ленин да Казан университетында вольнослушатель булган, диләр. Ирекле уку бик күп ирек бирә шул. Ачлык, салкын фатир, акчасызлык егет­нең ихтыяр көчен сындыра. Аннары, билгесезлек тә тү­землекне кимерә. Китәргә була Хәмитҗан институттан.

Ерак та түгел, Пушкин ура­мында статистика техникумын күрә дә документларын шунда тапшыра. Тик монда инде укулар күптән башланган була. Соңга кал­дың, дип, егетне алмаска итәләр. Ярый әле бер иптәше киңәш бирә: институтта укы­ганлыгың турында белешмә алып кил, ди. Шулай итеп, Мәрданов яңадан студент була. Һәм 1947 елда статистика техникумын тәмам­лап, Кушнаренко статистика ида­рәсенә инспектор булып эшкә тәгаенләнә.

— Техникумнан 450 сум акча бирделәр. Зур акча, дип шатланып, районга кайтсам, реформа булган. Минем байлык 45 сумга калган, — дип көлә Хәмитҗан абый.

...Егерме яшьлек егет. Ә шушы еллар эчендә күпме вакыйга, күпме авырлык киче­рел­гән! Әмма тырышлык, уңганлык, хәтта батырлыкка тиң үҗәтлек нәтиҗәсез калмый. “Мәрдан” исеме фарсы теленнән ир-егет, батыр дигән­не аңлата шул. Бүгенге шартлар, бүгенге уңайлык­лар, мөмкинлекләр булса, ул чор кешеләре нишләр иде икән?!

Сугыштан соңгы авырлыклар да эшкә, Туган илне аякка бастырудагы хезмәткә, белемен үстерүгә дәртен сүнде­рә алмый Хәмитҗанның. Белгечлеге буенча һөнәрен дә җиренә җиткереп үзләштерә, бер үк вакытта финанс-икътисад институтында укып, икътисадчы дипломы ала. Кушнаренкода эшне җайга салгач, яшь белгечне Шаран үзәк статистика идарәсенә күчерәләр. Биредә ул унөч ел хезмәт сала. Ни­дән гый­барәт була соң Хә­митҗан Мәрдановның эше?

— Сугыштан соңгы чорда бик авыр булды эшне җайга салу, — дип хәтерли Хәмит­җан Гыйлемҗан улы. – Колхозларда хәерчелек. Мал-туар ач. Үлем күп. Без шулар­ның исәбен алып барырга тиеш. Күпме туым була, күпме малны иткә озаталар, савым сыерлары күпме, һәм башкалар. Машина юк, авылларны җәяү­ләп үтәбез. Бу әле хуҗалык­ның бер тармагы гына. Ә иген игү, техника, тө­зелеш, сәнәга­ть... Халык исәбе. Статис­ти­каның әһә­мияте һәм бурычлары көн­нән-көн үсә, ә аны оештыру эше алга китми. Җыел­ган мәгълүмат тиешенчә эш­кәр­­телми, анализланмый, шуңа да кирәгенчә файдаланыла алмый иде.

Шуңа да Хәмитҗан Гый­лемҗан улы, бераз тәҗрибә туплагач, үзенең белемен статистик исәп алуның сыйфатын яхшыртуга, аны оператив итүгә юнәлтә. Бу аның Туймазыда эшли башлаган чорына туры килә. Хәмитҗан Мәрданов тырышлыгы белән Туймазының исәп-хисап станциясе, шәһәр мәгълүмат-хисаплау үзәгенә әйләнеп, республика күләмендә танылу ала. Тәҗрибәле белгеч бухгалтер исәп-хисабын комплекслы механикалаштыру буенча программа уйлап таба. Ул заман өчен бу зур ачыш була. Шушы программа Туймазы районы һәм шә­һәренең статистика бүлеген генә үстереп калмый, ә республика күләмендә бу өлкә үсешенә зур этәргеч бирә.

Моның белән генә тукталып калмый тәҗрибәле белгеч, яңадан-яңа рациональ тәкъдимнәр кертеп кенә тора, нәтиҗәдә, тармакта эшләүче­ләрнең хезмәте күпкә җиңе­ләя. Бу фидакарьлек өчен Хәмитҗан Мәрданов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ә иң кадерле бүләк – хезмәт­тәш­ләренең рәхмәте. Бу хакта юбиляр өстәлендәге хатлар, бергә эшләгән чорларын сурәтләп төзелгән котлау фотоальбомнары сөйли. “Хез­мәт юлымда Хәмитҗан Мәр­данов очрамаган булса, мин тормышта югары баскычларга менә алмаган булыр идем. Мәснәви Әхмәдул­лин.” “Нәкъ Хәмитҗан Гый­лем­­җан улы тырышлыгы белән Шаран районы статистика идарә­се зур үзгәрешләр кичерде. Бу без­нең эшне бишләтә җи­ңе­ләйт­те. Шаран статистика үзәге хезмәткәр­ләре”. Мондый язуларны күпләп китерергә була.

Ә инде туймазылылар Хәмитҗан Гыйлемҗан улына әле булса киңәшкә килә, аны зурлап үзләренә чакыра, бер генә бәйрәмне дә аннан башка уздырмыйлар. Шулай булмый ни! Хәмитҗан Мәрданов Туймазыда гади генә статист булмый бит! Ул егерме биш ел Туймазы исәп-хисап үзә­генең җитәкчесе була. Би­редә типовой проект буенча мәгъ­лүмат — хисаплау станциясе өчен бина төзетә. Төрле кыенлыклар булуга карамастан, Мәскәүгә дүрт тапкыр барып, бинаның кирәк­ле­ген исбатлап, республикада беренче булып сафка бастыра ул аны. Аннары заманча җиһазландыруга күп көч сала. Тәҗрибәле белгеч­ләрне җә­леп итә. Туймазыга тәҗри­бә уртаклашырга ре­с­пуб­ликаның шушы тармак хезмәт­кәрләре генә түгел, Чиләбе, Свердловск, Ырынбур өлкәлә­рен­нән, Чувашстаннан, хәтта Алтай краеннан киләләр. Хә­митҗан Мәрданов­ның бу хез­мәте дә югары бәяләнә. Ул – СССР­ның социалистик исәп-хисап отличнигы, Башкорт­станның атказанган икътисадчысы, РСФСР Статистика идарәсе үзәгенең мактау тактасына кертелгән. Ә Мактау грамоталарын санап бетерерлек түгел.

Хәмитҗан абыйның хәте­ренә, зирәклегенә, хәрби­ләрчә төз гәүдәсенә карап сокланып утырдым. Нинди авырлыклар кичереп, акыл хезмәте таләп итүче эш башкарып, кешеләр мәнфәгате өчен борчылып яшәүченең туксан яшькә җитү сере дә тынгы бирмәде. “Мин спортны яраттым, бакча эше белән ихлас дус булдым, тәртипсез тормыш алып бармадым, тәмәке тартмыйм, – дип, гап-гади генә яшәү рәвешен әйтеп бирде. – Укырга яратам. Әле дә көненә ике сәгать укыйм. Телевизор бераз карыйм. Саф һава яратам.” Чыннан да, тышта салкын булуга карамастан, өйлә­рендә һәр бүлмәдә тәрәзә, балкон ишекләре ачылган иде шул...

Укырга яратам, диде якташым. Хәмитҗан абыйга, икътисадчы, политолог, аналитик фикерле кеше буларак, шушы темаларга язылган мәкаләләр ныграк ошый икән. Шуңа ул китапханәгә килгән барлык вакытлы матбугатны карап чыгарга ярата. Аеруча “Коммерсант” гәзитен укый. Китапханә хезмәткәрләре Хәмитҗан абыйны, иң өлкән һәм күп укучы кеше буларак, әллә каян танып, хөрмәт белән каршы алалар.

Хәмитҗан абзый Тамара Биктимер кызы белән 58 ел матур гомер киче­рәләр. Авыл­да алар турында “иң үрнәкле гаилә” дип сөй­ләг­ән­нәрен беләм. Тамара ханым эшен­дәге, тормышындагы уңыш­ларын һәрчак ире­нең акыллы, уңган булуына бәйлә­гән, аның белән горурланган. Алар бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерә­ләр. Хәмитҗан абый яшь чагында хәр­би һөнәр сайларга тели, тик язмыш аны икенче хезмәткә җигә. Шуңа да ул улы Маратка солдатларча тәрбия бирә, һәрчак “летчик-испытатель” булуын тели. Хәрбиләргә ихтирам кечке­нәдән аңга сеңгән шул. Ерак йөрисе түгел: өлкән агасы Сабирҗан – подполковник, Ленинградны камаудан азат итүдә катнашкан, икетуган абыйсы Рәис Мәрданов та Сталинград фронты яугире, Закирҗан да шул ук яуда батырларча һәлак була. Энесе Хәбибҗан – офицер, сугыштан соң Монголиядә хезмәт итә.

Әтисе тәрбиясе эзсез калмый: Марат Мәрданов Ватанны саклауны үзенең иң изге бурычы итеп кабул итә, ул – Русиянең хәвефсезлек органнары полковнигы, хәрби хезмәт ветераны. Әлеге вакытта республиканың Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры, сәяси фәннәр кандидаты, Русия Хәрби фәннәр академиясе профессоры. Өстәвенә, Марат Хә­митҗан улы — “Урал” волейбол клубы җитәкчесе. Хәмит­җан абый, “Салават Юлаев” хоккей ко­ман­дасының иң тугры көяр­мәне булуга карамастан, улына теләктәшлек йө­зеннән хәзер волейбол клубы уенчыларын яклый. Уеннарын күзә­теп кенә калмый, аларның хаталарын да улына күрсәтә, киңәшләр бирә. Менә нинди ул безнең 90 яшьлек Хәмит­җан абзый!

Кызлары Римма сәүдә хезмәткәре була. Әле ул хаклы ялда, әниләре вафатыннан соң әтисенә күз-колак. Килен-кияүләр, биш оныгы һәм туруны да югары белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Хәмитҗан абзый алар­ның тормышыннан канә-гать. Алар Хәмитҗан картәти­лә­реннән тормыш, тарих, үткән­нәр турында аеруча кызыксына. Оныкларына да Хәмит­җан абзыйның нәсый­хәте бар: “Иң мөһиме – үз һө­нәреңне яратырга, Туган илең­нең патриоты булып, аның мән­фәгатен яклап хезмәт итәргә”.

Хушлашканда Хәмитҗан абыйны фотога төшердем. Орден-медальләре тагылган костюмын киде. Шунда шатлыгы белән уртаклашты: “Ми­не юбилеем уңаеннан шәһә­ребез җитәкчелеге кунакка чакырды бит әле. Шу­шы костюмымны киеп барсам, килешерме?” – дип, оялчан гына сорап куйды.

Хәмитҗан абый! Сезнең кебек, батырлыкка тиң гомер юлы үткән кеше, хезмәттә яуланган бүләкләр иясе без­дә ихлас соклану, горурлану уята. Ул бүләкләр янына яңа-лары өстәлсен, Сез — моңа лаек шәхес. Сәламәт булыгыз. На­җы­тамакта кү­реш­кәнгә кадәр.

Әйе, Хәмитҗан абзыйның туган нигезе исән. Анда әле сеңлесе Мәрвә апа җәйләрен бакча үстереп, читкә таралган туганнарын кайткан-киткә­нендә кунак итә.

Авылдашыгыз — Фәния Сәетгәрәева-Габидуллина.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төзек, күркәм, уңайлы булсын!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Төзек, күркәм, уңайлы булсын!
Уфада гашыйк пар югалган
Вчера, 13:55 :: Көнүзәк
Уфада гашыйк пар югалган
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»