Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Агросәнәгатьчеләр ни белән аптырата?

16.03: Агросәнәгатьчеләр ни белән аптырата?

Агросәнәгатьчеләр ни белән аптырата?Уфада “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында халыкара “Агрокомплекс-2017” күргәзмәсе ачылды. Ул Башкортстанда тармак эшчәнлегендә бердәнбер, ә төбәк проектлары арасында Идел буе һәм Уралда иң зурлардан исәпләнә. Күргәзмәне ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов, Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы департаменты директоры урынбасары Сергей Киселев, “Союзмолоко” рәисе Андрей Даниленко, Чехиянең Русиядәге илчелегеннән аграр дипломат Никола Грушкова һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

“АгроКомплекс” мәйданчыгы 27нче тапкыр Башкортстан башкаласына җыелган кунаклар һәм шулай ук, республика сәнәгатьчеләре өчен яңа техника күрсәтү, чит илләрдәге партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерү үзәгенә әйләнде. Күргәзмә һәм аграр форум чарасында Русиянең 300дән артык компаниясе, шулай ук, чит илләрдән аграр тармак белән бәйле билгеле фирма-предприятиеләр катнаша. Башкаланың иң зур күргәзмәләр залында Кытай, Англия, Бельгия, Нидерланд, Польша, Германия, Италия, Франция, Казахстан, Беларусь һәм Украинадан исеме дөньяга билгеле компа­нияләрнең продукцияләре тәкъдим ителгән. Шунысы да үзенчәлекле, быел күргәзмә экспозицияләренә бирелгән мәйдан узган еллардагыдан байтакка артып, 15 мең квадрат метрга җиткән.

Ирек Мөхәммәтдинов үзенең чыгышында әлеге күргәзмәнең Башкортстан агросәнәгате өчен зур әһәмияткә ия, гомумән, төбәкнең авыл хуҗалыгын үстерүдә мөһим этәргеч булуын билгеләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тел белү – зур бәхет!
17-08-2017 :: Көнүзәк
Тел белү – зур бәхет!
Ә безгә нәрсә комачаулый?
17-08-2017 :: Көнүзәк
Ә безгә нәрсә комачаулый?
Поездда йөрмә икән...
12-08-2017 :: Көнүзәк
Поездда йөрмә икән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»