Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тамчылар тамар чаклар, ташулар агар чаклар

18.03: Тамчылар тамар чаклар, ташулар агар чаклар

Тамчылар тамар чаклар, ташулар агар чакларРусия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Антистихия” үзәгендә быел булачак язгы ташкынга бәя бирелде. Анда билгеләнүенчә, Идел буе федераль округында 11 төбәккә су басу куркынычы яный. Алар арасында Башкортстан да бар.

Белгечләр фикеренчә, республикада кар калынлыгы уртача күрсәткечләрдән 130-135, кайбер районнарда 150 процентка югары. Шуңа күрә ташуның да гадәттәгедән көчле булуы көтелә. Шул ук вакытта, боз калынлыгы һәм туфракның туңу дәрәҗәсе былтыргы дәрәҗәдән түбәнрәк булуы су басу куркынычын киметә. Ничек кенә булмасын, язгы ташкын яңа мәшә­кать­ләр алып килә һәм җитди әзерлек таләп итә.

Башкала хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Агыйдел елгасы Уфа янында 8 метргача күтә­релергә мөмкин. Андагы кар катламында, күпь­еллык күрсәткечләр белән чагыштырганда, 48 процентка күбрәк дым тупланган.

Быел шәһәрдә 900 йортны су басу ихтимал. Дим бистәсендә Новгород урамын һәм урманчылык хуҗалыгын су басу мөмкин. Мондый хәтәр Киров районында Кооперация аланы һәм Өченче пристань бистәләренә, Ленин районында Нижегородка һәм Затонга яный.

Башкалада ташкынга каршы 25 штаб оештырылган, анда 1800 кеше, 400 берәмлек техника, 106 йөзү чарасы тупланган.

2020 елга кадәр республикада су хуҗалыгын үстерүгә федераль бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Быел аның 200 миллион сумы үзләштереләчәк. Ул Агыйдел ярларында инженер һәм гидротехник корылмалар һәм ныгытмалар төзү, төзекләндерүдә файдаланылачак.

2017-19 елларда Агыйдел ярларын ныгытучы инженер корылмалар төзүнең икенче этабы башкарылачак, ике километр җирдә эшләр башкарылачак.

Гидротехник корылмаларга җитди игътибар бирелә. Быел Белорет районындагы Тирлән сусаклагычын, Архангель районында – Аскын, Краснокамада – Калмаш, Илештә – Кара Зирек, Чишмә поселогында – Карамалы, Авыргазыда Мәсәйле елгаларындагы корылмаларны төзекләндерү каралган.

Быел, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белән Уфа епархиясе арасындагы килешү буенча, зур су килүен чиркәү чаңы да хәбәр итәчәк.

Башкала бакчачыларын Караиделнең каршы як ярына чыгару өчен “ВДНХ-экспо” комплексы һәм “Трамплин” тукталышы янындагы паром юлыннан катерлар йөри башлаячак.

Күп нәрсә үзебездән дә тора. Хәтәр хәлгә юлыкмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мотлак:

* Гадәттән тыш хәл һәм мондый шартларда эш итү тәртибе турындагы мәгълүматны игътибар белән тыңлагыз.

* Кыйммәтле әйберләрне өй түбәсенә яки башка хәвефсез җиргә күчерегез.

* Йорт җиһазын, көнкүреш техникасын мөмкин кадәр югарыга күтәреп куегыз.

* Ишек, тәрәзәләрне ябыгыз.

* Электр һәм газны сүндерегез.

* Йорт хайваннарын хәвефсез урынга күчерегез.

* Баздан азык-төлекне чыгарыгыз.

* Ихатада су агызып алып китәрдәй әйбер­ләр калдырмагыз яки аларны бәйләп куегыз.

* Итекләр, көймә, салларны алдан әзер­ләгез.

* Кыйммәтле әйберләр, документлар, беренче кирәк-яракны кул астында тотыгыз.

* Өч көнлек азык, җылы әйберләр, гигиена чараларын әзерләгез.

* Аптечка, шәм, шырпы, фонарь һәм аңа запас батарейкалар алыгыз.

* Өй түбәсенә менү өчен баскычыгыз булсын.

Тамчылар тамар чаклар, ташулар агар чаклар

https://papasushi-ufa.ru/


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бәйрәмнәрдә рейдлар булачак
Вчера, 13:10 :: Көнүзәк
Бәйрәмнәрдә рейдлар булачак
Вакытында түләү хәерле
20-06-2017 :: Көнүзәк
Вакытында түләү хәерле
Ял да юк, акчадамы?
19-06-2017 :: Көнүзәк
Ял да юк, акчадамы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»