Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Көннәр җылына – ташкыннар уяна

18.04: Көннәр җылына – ташкыннар уяна

Көннәр җылына –  ташкыннар уянаСиноптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә 8-10, көньяк районнарда 15 градуска кадәр җылытачак. Язгы кояш, койма яңгырлар белән бергә, елгадагы бозларны тәмам эретә, аларның күбесендә ташкыннар уяна.


Өршәк елгасы Дәүләкән районының Камчалытамак авылы янында көненә бер метр тирәсе арткан. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, төрле урыннарда ул тәүлегенә 164 сан­тиметрга кадәр күтәрелә.
Республика автоинспекциясендә су басу ихтималлыгы булган федераль трассалар участокларын ачыкладылар. Уфа районында М5 юлының 1474 километрында 0,42 чакрымлык, Кушнаренко районында М7 трассасының 1281 километрында 0,2 чакрымлык, Стәрлетамак районында Р-240 трассасының 141-142нче километрында 1,5 чакрымлык араны су басуы мөмкин.
Су баскан очракта водительләргә бу араны төбәк юллары аша урап үтәргә туры киләчәк. М5 трассасында – Нугай, Турбаслы, Калтыман аша 63 чакрымлык урау юл бар. М7дә – Иске Тукмаклы, Үгез авыллары аша 53 чакрым, Ырынбур трассасында – Покровка, Наумовка, Яңа Васильевка аша 31 чакрым.
Республикада су күтәрелүнең иң югары ноктасы май башына туры киләчәк, дип фаразлый Башгидромет гидрологлары.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»