Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Төп бурыч – халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру”

18.04: “Төп бурыч – халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру”

“Төп бурыч – халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру”Совет районы хакимияте башлыгы Урал Килсенбаев белән әңгәмә.

Совет районы – Уфаның үзәге. Башкаланың башка районнары белән чагыштырганда монда халык тыгыз урнашкан. Атап әйткәндә, районда 100гә якын милләт вәкилләреннән булган 178 мең 336 кеше гомер кичерә. 1 квадрат километр территориягә 11 мең кеше туры килә. Район бүген ничек яши, нинди үзгәрешләр кичерә? Шушы һәм башка сораулар белән башкаланың Совет районы хакимияте башлыгы Урал КИЛСЕНБАЕВка мөрәҗәгать иттек.


— Урал Таһирович, район­ның социаль-икътисади хәле белән таныштырып үтсәгез иде.

— 2004 елдан башлап Уфаның районнарга бүленеше ул адми­нистратив бүленеш буларак кына карала. Совет районы аерым муни­ципаль берәмлек түгел. Шуның өчен социаль-икътисади һәм башка күрсәткечләр гомумшәһәр күләмен­дә карала.
Бүген район территориясендә 279 эре һәм урта предприятие бар. 42 эре предприятиедә 10 меңнән артык кеше хезмәт сала. “Башкортостан”, “Китап”, “Белая река” һәм “Башкирская энциклопедия” нәш­риятлары продукциясе күпләргә таныш. Шулай ук Совет районында 12 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшли. Уфаның җиде районы арасында биредә иң күп предприятие һәм оешма теркәлгән. Икътисад өчен катлаулы шартларда да күпчелек пред­приятиеләр уңышлы эшли, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Үзәктән сәнәгать предприя­тие­ләре шәһәр читенә күчерелә. Эко­логия һәм хәвефсезлек җәһәтеннән бу дөрес адым, дип исәплим. Мисалга УЗЭМИКны китерергә мөмкин. Андагы җитештерү куәтләренең бер өлеше Нефтекама шәһәрендәге “Искож”га күчерелде. Аның терри­ториясендә хәзер сәүдә һәм бизнес үзәге барлыкка килде. Шәһәр уртасында шундый сәүдә үзәкләре, эре предприятиеләрнең офислары булырга тиеш, дип уйлыйм.
Эшсезләр саны кими, тәкъдим ителүче ваканцияләр саны арта. Эш урынын сайлап алу мөмкинлеге туа. Кайбер предприятиеләр эш­челәр санын кыскартырга мәҗбүр булды. “Снэма-сервис” һәм “Нефтеавтоматика” предприятиеләрендә исә эш урыннарын арттырдылар.
Әле районда төзелеш темпы югары. Ләкин, 2015 ел белән чагыштырганда, 2016 ел күрсәткече бераз түбәнрәк булды. Совет районы башкаланың үзәгендә урнаш­кан, шуңа күрә монда тоташ микрорайон төзү өчен буш урын юк. Бездә кварталларда гына тузган һәм авария хәлендәге йортлар сүтелеп, алар урынына яңа һәм заманчалары калкып чыга. Башка­ланың үзәгендә урнашканлыктан, районда сыйфатлы һәм кыйммәтле торак төзелә. Мисал өчен, Дим, Киров, Октябрь районнарында бәясе артык кыйммәт булмаган торак йортлардан торган микрорайоннар да барлыкка килә, аларда яшьләр саны бермә-бер арта. Безнең районда төзелеш оешмаларын тикшерү һәм контрольлек итү буенча җитди эш алып барыла, фатир өчен өлешләтә түләүдә алданучылар проблемасы юк.
Безнең төп бурыч – башка­ланың Совет районы халкына яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Соңгы ун елда башкалада һәм районда туым артуы күзәтелә. Бу — уңай күре­неш һәм халыкның тормыш шартлары яхшыруының дәлиле булып тора.
Шәһәр хуҗалыгы өлкәсен алып карасак, безнең районга гына хас үзенчәлекләр бар. Мисал өчен, 125 урамның 80 проценты “кызыл линия”дә урнашкан, шунлыктан җа­вап­лылык та зур. Уфада яшәү­че­ләрнең яртысы көн саен безнең район урамнары аша үтә. Урамнарыбыз тиешле дәрәҗәдә тотылуга җитди игътибар бирәбез.
Районның шәһәр уртасында урнашуының кире яклары да бар. Мисал өчен, узган елда район территориясендә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр санын алып карасак, алар 50дән артып китә. Безнең территориядә кайсы район үсмере җинаять кылуны аерым тикшерә, анализлый башладык. Бары тик 8 җинаятьне генә үзебезнең районда яшәүче үсмерләр кылганлыгы ачыкланды. Башка төр җи­наятьләр буенча да шулай.
Совет районында бик күп дәү­ләт учреждениеләре, офислар, бизнес һәм сәүдә үзәкләре урнашкан. Алар янында машина кую урыннары җитми. Бу җәһәттән ул учреж­де­ниеләр янында урнашкан йортларда яшәүчеләрдән ши­каятьләр күп.
“Уфа-арена” универсаль спорт корылмасы районның бизәге булып тора. Шул ук вакытта территориясен чистарту, тәртиптә тоту һәм җанатарларның хәвеф­сез­леген тәэмин итү җәһәтеннән зур җаваплылык та өсти.

— Ил Президенты Владимир Путин 2019 елда Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуны билгеләү турында указга кул куйды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән юбилей уңаеннан төбәктә “Башкорт­станның 100 еллыгына — 100 яңа объект” колачлы акциясе гамәлгә ашырыла башлады. Совет районында мондый объектлар бармы?

— Башкортстанның юбилее уңаеннан районда ике мәктәпкә реконструкция үткәрү, бер дәва­ханәдә аерым бина төзү планлаштырыла. Якутов исемендәге паркка ремонт үткәрелә.

— Сез 2015 елның 6 мартыннан районга җитәкчелек итәсез. Шушы узган ике елда нинди үзгәрешләр булды?

— Соңгы елларда башкалабыз, шул исәптән Совет районы, танымаслык булып үзгәрде. Бу үзгәреш­ләр шәһәрнең тышкы торышында һәм халыкның менталитетында да чагылыш таба. Башкалабызда үткән ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек чорында төзекләндерүгә югары таләпләр куелды. Җәм­гыять хәзер дә властька, муниципалитетка, коммуналь хезмәтләргә шул чордагы таләп­ләрне куя. Шулай төзеклән­дерергә мөмкин һәм моңа ирешелде. Әле без югары дәрәҗәне төшермәскә омтылабыз, бу алга хәрәкәт итәргә булыша.
Уфалылар һәм башкала кунаклары, Уфа — яшел шәһәр, диләр. Бу чынлап та шулай. Районыбыздагы Якутов исемендәге ял паркы үзенең икенче яшьлеген кичерә. Анда өч ел дәвамында реконструкция эшләре барачак. Бер ел эчендә Солдат күле чистартылды, аның яры ныгытылды, велосипед юллары эшләнде, тротуарлар киңәйтел­де. Гадәттә, ял итүчеләр паркта үзенә йөрергә уңайлы юл сайлый. Шуны искә алып, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов тәкъдиме буенча, паркта тротуарлар халык йөргән сукмакларга салынды. Ике йөздән артык 2-3 метрлы яңа агачлар утыртылды, алар­ның 90 проценттан артыгы яңа урында яхшы үсеп китә. Быел һәм алдагы елда балалар паркында реконструкция эшләре дәвам итәчәк.
Узган ел Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге сквер реконструк­ция­дән соң файдалануга тапшырылды. Спорт һәм экстрим, балалар уены һәм ял өчен иң зур мәй­данчык, хоккей тартмасы урнаштырылды, 1 километр 200 метр озынлыгындагы велосипед юлы эшләнде, 190 яктырткыч, 64 утыргыч куелды, ике йөзгә якын агач утыртылды, стелла һәм һәйкәл­ләр, часовня төзеклән­дерелде. Хәзер көн дәвамында сквердан кеше өзелми. Тиздән велосипед прокаты эшли башлаячак.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов кушуы буенча “Урманчылар” паркы төзекләндерелде. Спорт зонасы, футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары бар. 1 июньгә парктагы балалар мәйдан­чыгын физик мөмкинлек­ләре чикле балалар ял итү өчен шартлар тудыручы элементлар белән киңәй­тергә планлаштырабыз. Мәйдан­чыкны урнаштыруга ата-аналарны да җәлеп итәргә уйлыйбыз, алар үз хезмәтләре белән кулларыннан килгәнчә ярдәм итәчәк.
Узган ел Октябрь проспектындагы өч скверга реконструкция үткә­релде. 14 октябрьдә Уфаның һөнәр һәм сервис колледжы каршындагы скверда Башкортстан­ның халык язучысы Зәйнәп Биишевага һәйкәл ачылды. Тагын өч скверга реконструкция үткәрү планлаштырыла. Мондый скверлар башкала халкы һәм кунакларына ял итәр өчен бик кирәк.
23нче һәм 8нче мәктәпләрнең авария хәлендәге өченче катына ре­монт үткәрдек. 80 еллыгын бил­геләргә әзерләнүче 8нче мәктәпкә капиталь ремонт үткәреләчәк.

— Быел кыш кар күп яуды, хәзер ул эри. Район яз­гы ташкынга ничек әзер­ләнә?

— Районның елга яры буе зонасы бик аз, су баса торган урын юк дәрәҗәсендә. Тимер юл, Уфа сыгылмалы валлар заводы һәм елга порты Агыйдел буенда урнашкан, аларны гына су басу куркынычы бар. Өчесендә дә язгы ташкынга каршы штаб оештырыл­ган, алар район хакимияте белән берлектә эшли, хәлне җитди контрольдә тота. Шулай ук бер-ничә йортны елга күтәрелүдән түгел, эрегән кар суы басу куркынычы бар. Аларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелеп, аңлату эшләре алып барылды.
Ташкын чорында, әгәр кирәк булса, бу мәсьәлә кискен торган күрше Киров һәм Ленин районнарына ярдәм итәргә әзербез.

— Совет районында юллардагы чокырларны ремонтлау ничек оештырыл­ган? Кайсы урамнарга капиталь ремонт үткәреләчәк?

— Әлеге вакытта районда өч махсус бригада юллардагы чокырларны ремонтлый. Бу төр ремонт буенча интерактив карта булдырылды. Эш көндез дә, төнлә дә туктап тормый. Әлбәттә, бу вакытлыча чара. Көннәр җылынгач, урамнарда карта ремонты башлана, чокырлар зур карталар белән ямала. Быел безнең районда җиде урамга капиталь ремонт үткәреләчәк. Иске юл катламы кисеп алына һәм технология буенча яңа асфальт түшәлә. Әлегә юлларны киңәйтү күзалланмый. Ул – бик зур чыгымнар таләп итә торган чара, тротуарлар тарая, юл буендагы агачлар киселә. Халык моңа ризасызлык белдерә.

— 2017 ел Экология һәм аеруча сакланучы табигать биләмәләре елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан районда нинди чаралар үткә­релә?

— Район территориясендәге предприятиеләрдә экология контроле көчәйтелде. Экология елында без районда яшәүчеләр башлангычларына ярдәмләшергә карар иттек. Шәһәрдә яшәүчеләрнең бик азларының гына балконында яисә гаражында көрәк, тырма һәм себеркесе бар. Ләкин үзе яшәгән йорт янын, якындагы паркны яки скверны тәртипкә китерергә ярдәм итү, гомум эшкә үз өлешен кертү теләге бар. Интернетта без моның өчен махсус заявка формасын булдырдык. Анда ул үзенең исемен, ничә кеше булуын һәм тәртипкә китерәсе килгән территорияне, нинди эш кораллары кирәклеген күрсәтә. Безнең торак-коммуналь хезмәт эшчеләре элемтәгә кереп, аларны эш кораллары белән тәэмин итә, чистарткан чүп-чарны түгәргә булыша. Йорт янында чәчәкләр һәм агач утыртырга теләүчеләрне кара туфрак һәм үсентеләр белән тәэмин итәргә уйлыйбыз. Моннан тыш, гадәти экологик өмәләр үткә­реләчәк. Ял парклары беренче чиратта җыештырылачак.

— Күптән түгел Уфа шәһә­ре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов “Фейсбук”та туры эфирда башкала халкы сорауларына җавап бирде.
3 апрельдә Сез дә район халкы белән виртуаль очрашу үткәр­дегез. Халыкны нәрсә борчый, алар нинди сораулар бе­лән мөрәҗәгать итте?


— Районда бик актив халык яши. Интернет, башка заманча чаралар ярдәмендә алар власть органнарына үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерәләр.
“Фейсбук”тагы Ирек Ялаловның халык сорауларына җавап бирүен 5 меңнән артык, минем туры эфир ро­лигын 1500дән артык кеше караган. Бу – халык белән ­ара­­ла­­шуның яңа алымы. Күпчелек Интернетта социаль челтәрләрдә “утыра”, алар белән шушылай аралашу күпкә җайлырак һәм нәти­җәлерәк.
Туры эфирга кадәр һәм аның барышында иллегә якын сорау килде. Җитди булмаган сораулар да һәм зур проблема күтәргәннәре дә булды. Мисал өчен, 8нче мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкиле уку йортының түбәсен ремонтлау мәсьә­ләсен күтәрде. Берничә сорау юлларны ремонтлауга кагыла. 8 март урамы 12, 14 һәм 16нчы йортларга идарә итүче компаниягә кагылышлы сорау булды. Идарә итү компаниясе җитәкчесе Әлфис Гәрәев шунда ук мәсьәләне конт­роль­гә алды, тиз арада тәртипкә китерәчәкбез, дип җавап бирде.
Халык белән мондый аралашу, аларны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү бик кирәк. Районда яшәүчеләр күтәргән бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмый, тиз һәм вакытында чара кү­ре­лә. Киләчәктә дә социаль чел­тәрләрдә халык белән шундый туры элемтәләр даими үткәре­ләчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»