Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Бюджет акчалары максатлы тотылырга тиеш!”

22.04: “Бюджет акчалары максатлы тотылырга тиеш!”

“Бюджет акчалары максатлы тотылырга тиеш!”Иглин районы хакимиятенең финанс идарәсендә нәкъ шулай эшлиләр.

Мәгълүм булуынча, кичә муниципаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Язмышларын үтә җаваплы, халык иминлеге өчен мөһим эш белән бәйләүчеләр хөрмәтенә республикада төрле чаралар оештырылды. Иглин районы хакимияте финанс идарәсенең бюджет үтәлеше бүлеге җитәкчесе Наилә Чыңгызова да муниципаль хезмәттә уналтынчы ел эшли. Шушы чорда аңа бик күп сынаулар үтәргә, мөһим карарлар кабул итәргә һәм үзгәреш “җилләрен” үз иңендә тоярга туры килгән. Мәшәкатьләре баштан ашса да, тормыш юлының мизгелләрен безгә уртаклашырга да вакыт тапты.


– Казан финанс-икътисад институтын тәмамлагач, хезмәт юлымны Башкортстан Финанс министрлыгында башладым, – ди әңгәмәдәшем. – Саннар, статистика дөньясына кү­негү җиңел булмады. Белемем, тапкырлыгым сынатмаска ярдәм итте. Иглин районында бюд­жетның казначейлык үтәлешенә күчүенә көч салдым. Программа тәэминат­ларын санауны электрон документлар белән алышуны, бюджет оешмаларына түләү документлары тутыруда ярдәм итүне беренчеләрдән булып гамәлгә ашырдык. Баштагы мәлләрдә оешмалар мөһим документларны дискеталарда, дискларда, флэшкаларда алып килә иде. Заманалар үзгәрде. Хәзер барысы да Интернет аша гына эшләнә. Яңа шартларга башкаларны да өйрәтеп, кирәк чакта киңәшләр бирдек. Хәзер эш җайга салынды. Предприятиеләр, оешмалар белән тыгыз элемтә урнаштырдык.
Законнар еш үзгәреш кичерә. Яңа шартлар бюджет оешмаларына да мәшәкатьләр арттырды. Атап әйткәндә, хәзер һәр нәрсә аукцион, конкурс аша сатып алына, сатыла. Хезмәтләр дә шул рәвештә күрсәтелә. Бу эшне законга ярашлы, җиренә җиткереп башкару финанс идарәсе хезмәткәрләренең тырыш­лыгына да бәйле. Аларның киңәшләре, кисәтүләре максатка нәтиҗәле ире­шергә ярдәм итә.
– Без яңалыкларны алдан белеп, башкаларга да хәбәр итәргә бурычлыбыз. Иглин районы хакимияте башлыгы урынбасары, финанс идарәсе җитәкчесе Фидан Дәүләтгәрәев белемебезне камилләштерүгә җитди игътибар бүлә. Хезмәткәрләребез даими рәвештә Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә белемен арттыра. Махсус басмаларны алып, тирән анализлыйбыз. Яңалыкларны, законнардагы үзгәрешләрне оешмаларга тиз арада хәбәр итәбез. Нәтиҗәдә, аңлашыл­маучанлыкларга чик куела. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итәргә исәп тотабыз, – диде Наилә Чыңгызова.
Әйткәндәй, Наилә Нургали кызы эшендә алыштыргысыз, ышанычлы хезмәткәр булса, өендә уңган хуҗабикә, хәстәрлекле әни. Ире Риф белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, ди халык мәкале. Улы Рөстәм әнисенең юлын сайлап, муниципаль хезмәттә көчен сыный. Иглин районы Май авылы биләмәсе хакимияте башлыгы ул. Уфада яшәүче кызы Светлана – юрист. Тату гаиләдә, хезмәт чыныгуы алып үскән балалар тормышта да сынатмый, җәмгыятькә дә файда китерә. Күз алдыгызда – ачык мисал.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бүген — Яшьләр бәйрәме!
Вчера, 15:33 :: Көнүзәк
Бүген — Яшьләр бәйрәме!
Вакытында түләү хәерле
20-06-2017 :: Көнүзәк
Вакытында түләү хәерле
Ял да юк, акчадамы?
19-06-2017 :: Көнүзәк
Ял да юк, акчадамы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»