Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Су күтәрелү дәвам итә

27.04: Су күтәрелү дәвам итә

Су күтәрелү дәвам итәГидрометеоро­логия һәм тирә-як мохитне мониторинг­лау буенча Башкортстан идарәсе хәбәр итүенчә, узган тәүлектә Агыйдел елгасы 12 сантиметрга күтәрелгән. Кичә иртән Уфадагы Дуслык монументы янында елга — 603 сантиметрга, Шакшада Караидел елгасы — 577 сантиметрга, Бочкарево авылы янында Дим елгасы — 473 сантиметрга күтәрелгән.

Республика буенча 258 торак пункты һәм анда яшәүче 80 меңнән артык кешенең су басудан зыян күрүе ихтимал, дип хәбәр ителгән иде. Әлеге көнгә урыннардан хәвефле хәбәрләр килә башлаган, хәл контрольдә тотыла. Әйтик, 25 апрельдә Агыйдел елгасының иске үзәнендә су ташып, Стәрлетамак шәһәрендә 15 йорт яны территориясен су баскан. Хәвеф зонасында калучыларга тиз арада ярдәм күрсәтелгән. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев билгеләвенчә, бүген ул төбәктә елгалар торышы тотрыклы кала.
Уфаның “Кооператив аланы” төбәгендә өч йорт ихатасына су кергән. Анда яшәүчеләр вакытлы яшәү пунктына урнаштырылган.
— Су басу куркынычы туган очракта, кешеләргә җылы, юешләнми торган киемнәр әзерләргә, өч көнгә җитәрлек ризык һәм су хәстәрләргә; ярдәм кирәк очракта, “101” телефоны аша коткаручыларны, я янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк, — дип искәртәләр Русиянең Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре.

Как республика готовилась к большой воде, как измеряются уровни рек, а также прогнозы на половодье-2017 и комментарии экспертов читайте в специальном проекте ИА «Башинформ».


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»