Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Агыйделдә ак пароход...

02.05: Агыйделдә ак пароход...

Агыйделдә ак пароход... Быел навигация апрель ахырында ачылды.

Бу сүзләр юктан гына әйтелмәгән, чөнки Уфа элек-электән портлы шәһәр” саналган. Агыйдел боздан арынгач, навигация башланган. Әйткәндәй, быел боз китү 18нче апрельдә күзәтелде. Тиздән уфалылар, башкалабыз кунаклары ак пароходларда сәфәргә чыга алачак.


Башкортстан территория­сендә сәнәгать үсешә башлагач, елга юлы әзер продук­цияне сатуга илтү һәм чимал ташу өчен иң уңайлы, арзан ысулга әверелә. Гадәттә, зур йөкләр төялгән олаулар Тү­бән Новгород ярминкәсенә юл тоткан. Сатка, Миньяр, Усть-Катав, Златоуст, Белорет заводлары эшли башлагач, алар тирә­сен­дә авылларга һәм шәһәр­ләргә нигез салына. Язгы ташкын вакытында металл вак елгалар аша Агыйделгә чыгарылган һәм шуннан юлын дәвам иткән.
Сәнәгатьнең үсешүе, тормышның җанлануы XVIII гасырда ук Уфа губернасында су транспортын үстерү мөһимлеген ачык күрсәтә. Ләкин ихтыяҗга карамастан, тәгаен нәтиҗәләр күренми. Хәтта XIX гасыр уртасына кадәр Агыйделдә товарлар вак көймәләрдә, судноларда гына ташыла. Аны үстерергә нәрсә комачаулый соң? Баштагы мәлдә Уфада судночылык үсеше Агыйдел елгасы фарватерының аз өйрәнел­мәгәнлеге, елганың озак еллар көймәләр өчен уңайсыз саналуы белән бәйле. Әлбәт­тә, судночылык үсеш­мәве төбәк икътисадын тоткарлый. Шулай да Көньяк Урал сәнә­гатьчеләре максатына ире­шә. 1857 елда Казан элемтә юллары корпусы офицерлары хөкүмәт карары буенча Агыйдел елгасын тикшерә һәм аны зур суднолар йөзү өчен яраклы дип таба. 1858 елның җәендә сәүдәгәр Жу­равлевның “Грозный” һәм “Быстрый” пароходлары, Кама елгасы аша Агыйделгә чыгып, Уфага килеп җитә. Агыйделдә судночылык тарихы шушы навигация сезоныннан башлана.
Шулай да Агыйделдә даими рәвештә пассажирлар ташу сәүдәгәрләр Попов, Полетаев һәм Исаевның “Агыйдел пароходчылыгы” компаниясен ачуы белән бәйле. 1871 елгы навигациядә ком­паниянең “Иоанн” пароходы Уфадан Казанга һәм кирегә 20 рейс ясый. Шулай ук “Михаил” пароходы шушы ук маршрут буенча – 25, “Павел” 6 рейс үтә. “Уфимец” пароходы Стәрлетамакка, Казанга, Свияжскига һәм башка урыннарга бара.
Әйтергә кирәк, елга пароходчылыгы ул чорда шактый керемле эш була. Сакланып калган статистика мәгълү­матлары шул хакта сөйли. Атап әйткәндә, компания пассажирлар, багаж һәм йөк ташыган өчен 51 мең сумга якын керем ала. Бүгенге сыман, керемле тармакта көн­дәшлек була. Мисал өчен, “Самолет” компаниясе 1871 елда 8 майдан 21 июльгә кадәр “Бывалый” һәм “Товарищ” пароходларында Уфа — Алабуга маршруты буенча елгаларны иңли. Барлыгы 22 рейс ясый.
XIX гасырның 80нче елларына Агыйдел кушылдыкларында, шул исәптән Караи­делдә утызга якын пристань эшли. Уфада исә йөкләрне Сафроновск пристаненда, Ырынбур елга кичүендә, Кузнецк һәм Дербышки затоннарында төягән­нәр. Йөк һәм пассажирлар ташуга ихтыяҗ шулкадәр арта ки, хәтта Агыйделдәге пароходлар аны тулысынча канәгатьләндерә алмый башлый. Нәтиҗәдә, яңа суднолар төзелә. XX гасыр башына Агыйделдә 15 йөк-пассажир пароходы йөзә. Алар сәүдәгәрләр Зырянов, Иевлева, Д.Д. Якимов сәүдә йортларыныкы була. Ул чорда “Златоуст”, “Уфа” һәм “Крейсер” пароходлары иң куәтлеләрдән санала. Буксир флоты 33 берәмлектән тора. Иң куәтле “Иван Ив. Черных” буксиры 200 ат көчле булган.
Тора-бара Агыйдел илнең иң эре елга транспорты ар­терияләренең берсенә әве­релә. Уфа, портлы шәһәр буларак, үсеш ала. Уфадан Русия төбәкләренә елга буйлап урман, икмәк, мал, тире, бал, авыл хуҗалыгы продук­ция­ләре озатылган. Күпчелек йөкләрне тау сәнәгате продукциясе тәшкил иткән. Пассажирлар ташу да арткан. Елгада транспорт хәрәкәте җанлангач, аны көйләү, җай­га салу таләп ителә. Нәти­җәдә, Казан округы элемтә юллары Пермь бүлекчәсенең 5нче Уфа суднолар дистанциясе оештырыла.
Октябрь революциясе алдыннан Агыйделдә пар двигателендә эшләүче 38 судно исәпләнә. Уфа портында, пристаньнарда йөкләр кул көче белән төялгән һәм шулай бушатылган. Елга транспортында хезмәт салучылар, авыр эштә озак эшләмичә, башка урынга күчкән. Югары квалификацияле кадрлар җитешмәгән. 1916 елда “Бертуган Ф. һәм Г. Каменскийлар” һәм “Н. Мешков” белән “Д. Д. Якимов” пароходчылыгы Уфа — Түбән Новгород — Уфа, Уфа — Казан — Уфа маршрутлары буенча көн саен хәрәкәт итүче товар-пассажир судноларын җибәрә. Елга пароходчылыгы үсешүдән тыш, хезмәтләндерү шартлары да яхшыра. Шәхси компания­ләрнең соңгы навигациясе була ул. Мәгълүм булуынча, Октябрь инкыйлабыннан соң бөтен милек дәүләткә күчә.
1918 елның 27 апрелендә Уфа шәһәр Советы утырышында дәүләт милкенә күч­кән Агыйдел пароход­чы­лыгының навигациягә әзер­леге мәсьәләсе карала. Навигациягә 86 судно әзер була. Шуларның 17се – пассажирлар ташу, 12се – буксир, 40ы – агач һәм 17се металл баржалар. Саннардан чыгып, Агыйдел пароход­чылыгының, Уфа портының куәтен якынча күз алдына китерергә мөмкин. Көймә­ләрне кышлату, хезмәтлән­дерү, төзекләндерү өчен шартлар тудырылмаса, Агыйделне шулкадәр суднолар иңли алмас иде. Димәк, Уфа порты чорына күрә югары дәрәҗәдә үсешкән була, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
Агыйдел елга пароходчылыгы, Уфаның “портлы шә­һәр” исеменә тап төшермичә, озак еллар эшләп килә. 2014 елгы навигациядә 78 судно җәлеп ителгән.
Үзгәреш җилләре Агыйдел пароходчылыгын да читләп үтмәде. Хәзер предприятие “Башкортстан елга пароходчылыгы” дип атала. Исеме үзгәрсә дә, җисеме үзгәрмәде. Пароход­чылык­ның рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүмат буенча, быел Уфадан пароходта Болгарга, Ярославльгә, Бөрегә, Самарага, Мәскәүгә, Ижауга, Алабугага, Дондагы Ростовка һәм Әстерханга сәяхәткә барырга мөмкин. Димәк, килә­чәктә дә Агыйделдә ак пароходлар йөзәчәк, дигән өметтә калыйк.

Рөстәм Галләмов,
Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кичә генә алар малай иде...
Вчера, 00:00 :: Көнүзәк
Кичә генә алар малай иде...
Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?
Үлчәвең төзек булсын!
16-05-2017 :: Көнүзәк
Үлчәвең төзек булсын!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»