Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Гөлләргә күмелеп яшәсен мәктәбем!”

02.05: “Гөлләргә күмелеп яшәсен мәктәбем!”

Хөрмәт Аетбаев белән Василина Камышина алдында – проект макеты.Хөрмәт Аетбаев белән Василина Камышина алдында – проект макеты.Иглиндә үткән форумда укучылар социаль проектлар яклады.

Экология елы кысасында Русия төбәкләрендә бик күп чара оештырыла. Бу юнәлештә Башкортстан аеруча зур активлык күрсәтә. Әйтик, күптән түгел Иглиндә “Экология форумы” үтте. Аны Иглин районы хакимияте, республиканың Яшь депутатлар ассоциациясе оештырды.


Форум программасы бик бай булды. Район укучылары “Мәктәп территорияләрен яшелләндерү” темасына социаль проектларын яклады. Иң яхшы ике проект район хакимияте грантына лаек булды. Грант күләме – 20 мең сум. Без уңышка ирешкән җиңүчеләр белән очраштык.
– Җәмгыятьтәге күпчелек мәсь­әләләр экологиянең начараюына да бәйле, – диде 4нче мәктәп директоры Хөрмәт Аетбаев. – Табигатькә карата сакчыл караш мәктәптә үк тәрбияләнергә тиеш. Шуңа күрә үткән экология форумы зур әһәмияткә ия. Аның кысасында балалар тирә-якны яшелләндерү темасына проектларын әзерләде һәм яклады. Грантка безнең мәктәп командасының лаек булуы очраклы түгел. Балалар экология темасына дәрестә, сыйныф сәгатьләрендә, табигать кочагына экскурсияләр вакытында фикер алыша, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итә. Проект гамәлгә ашырылгач, бу юнәлештәге эш тагын да җанланачак.
Укучылар таләпчән жюри әгъзаларына мәктәп территориясен яшелләндерү планын тәкъдим иткән. Бу эш тугызынчы сыйныф укучысы Василина Камышевага ышанып тапшырылган. Мәктәп тормышында актив катнашучы, яхшы укучы, спорт белән шөгыльләнүче укучы проект үзенчәлекләре белән безне дә таныштырды.
– Проект тәрбияви әһәмияткә ия булырга, җәмгыятькә файда китерергә һәм кыйммәт тә булмаска тиеш. Шул ук вакытта, аның бизәлешенә дә игътибар бүленде. Бу үзенчәлекләрне күздә тотарга тырыштык һәм максатыбызга ирештек. Проект гамәлгә ашырылгач, мәктәп территориясендә укучыларга табигатьне өйрәнү, ял итү өчен шартлар тагын да яхшырачак. Экологик “сукмакта” Башкортстанда үскән агачлар, куаклар, дару үләннәре урын алачак. Балалар алар белән якыннан танышачак. Башкорт милли нәкышләре рәве­шендәге чәчәк гөлләмәләре, кечкенә ясалма буа тирә-якка ямь өстәячәк. Иң мөһиме – балалар табигать турындагы белемен арттырудан тыш, аны яратырга, сакларга да өйрәнәчәк, — диде Василина.
Экология проектын быел җәй ахырына кадәр гамәлгә ашыру күздә тотыла. Әлеге вакытта моңа әзерлек башланган. Төзелеш материал­лары, үсентеләр туплана. Ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр күп, шуңа, балаларның хыялы чынга ашачагына шик юк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Парижда Сабантуй үтте
Вчера, 11:14 :: Көнүзәк
Парижда Сабантуй үтте
Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»