Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тормышта да, иҗатта да лачын ул!

11.05: Тормышта да, иҗатта да лачын ул!

Тормышта да, иҗатта да лачын ул!Наҗия Гәрәеваны бүген дә һәрдаим югары очышлар һәм озын юллар озата бара.

Кешенең исеме җисеменә туры килә, диләр. Кандра-Котый авылында яшәүче Наҗия Гәрәева белән танышканнан соң мин моның чыннан да шулай икәненә тагын бер кат инандым. Наҗия апа гаҗәеп итагатьле, тыныч, ягымлы, ярдәмчел кеше. Баксаң, аның исеме дә гарәп теленнән “тыныч холыклы, дөрес юлдан баручы, якын дус” дип тәрҗемә ителә икән. Туры килсә килә бит!


Миннән өлкәнрәк булса да, бу чибәр, мөлаем, җитез ханымга апа дип әйтергә һич тел әйләнми торды. Япь-яшь, сөйкемле, тәмле телле, уң­ган. Без иртә белән барып керүгә үк ашы пешеп өлгер­гән, өстәле сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Сүзләрен матур итеп көйләбрәк сөйли, андыйлар турында бөтен кайгыларны оныттыра, диләр...
Башкортстаннан еракта Таҗикстанның Дүшәмбе (ул вакытта Сталинобад) шәһә­рендә туган ул. Туймазы районы кызы Фәния белән Дүр­төйле районы егете Зәмбин нәкъ шушы бәрәкәтле җирдә очрашып, чәчләрен чәчкә бәй­ли. Наҗиягә ике яшь тул­ганда алар, сагынуларын басалмыйча, Башкорт­стан­ның Бөре шәһәренә кайтып төп­ләнә. Бераздан заманы өчен бик укымышлы булган укытучыларны Туймазы районы­ның Балтай авылына җибә­рә­ләр, анда әнисе — мәктәп директоры, әтисе укытучы булып эшли. Наҗиягә 12 яшь дигәндә, әнисе Кандра-Котый авыл мәктәбенә директор итеп күчерелә. Иң матур чаклары, үсмер вакытлары шушы авылда үткәнгә, Наҗия аны туган авылы саный.
Ул үзе дә, династияне дәвам итеп, Бөре педагогия институтына укырга керә. Шунда насыйп яры, Уфа авиация институтында белем алган Илгиз белән очраша. Укуны тәмамлаганда инде яшь гаиләнең тәүге уллары туган була. Хәрби хезмәткәр һөнәрен сайлаган Илгиз Наҗияне Алма-Ата шәһәренә алып китә. Аннары “стаж тутыру өчен” Камчаткага юл тоталар, анда бер ел ике булып исәпләнә.
— Камчаткада климат бөтенләй икенче. Кар күп. Җәй бер генә ай була. Шулай да кайнар чыганакларда су коену мөмкинлеге дә таба идек, — ди Наҗия ханым.
Шушында ул парашюттан да сикерә. Педагог-оештыручы буларак, Наҗия Зәмбин кызы 15 баланы парашюттан сикерергә әзерли. Хәрби хез­мәткәрләр балалары бик үт­кер, кыю була шул. “Апа, әй­дәгез инде, сез дә сикерегез”, — дигәч тыңламый булдыралмый остазлары. Ниндидер һава агымына эләгеп, биектә бер урында озак кына әйләнеп тә тора әле ул. Җир­гә төшеп җиткәч: “Сез хәзер лачын”, — дип каршы алалар аны. Менә шунда күренә инде кешедәге рух ныклыгы, кыюлык, тәвәккәллек!
Наҗия апаның тормышы әнә шундый кызыклы хәл-вакыйгаларга бай. Приморье краеның Новонежино төбә­ген­дә яшәгән вакытларын да сагынып искә ала ул. Башка офицер хатыннары кебек, ире җилкәсенә ышыкланып, өч улын тәрбияләп өйдә генә утырырга да булыр иде. Ләкин Наҗия кул кушырып утыра торганнардан түгел. Биредә ул мәктәптә сыйныфтан тыш тәрбия эшен оештыручы була.
Бу шәһәрдә ун елга якын яшәгәннән соң, Татарстанның Түбән Кама шәһәренә күченә­ләр. Туксанынчы еллар ба­шы, авыр вакыт, хәрби частьларда да кыскартулар баш­ла­на. Авылда яшәгән әти-әниләр дә олыгая. Башкортстанга бик кайтасылары кил­сә дә, ул вакытта фатир мәсьә­ләсен хәл итеп булмый. Сигез ел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә гомер киче­рәләр, анда Наҗия Зәмбин кызы төрек лицеенда уку-укыту бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. Аннары, мөмкинлек туып, ниһаять, Яңавыл районына күченәләр. Наҗия ханым гимназиядә тарих укыта башлый. 2007 ел­да ул “Мәгариф” гомум­дәүләт проекты буенча үткәрелгән “Русиянең иң яхшы укытучысы” бәйгесендә катнашып, абруйлы премиягә лаек була.
2012 елда алар йорт нигезен саклар өчен Кандра-Котыйга кайтып төпләнә. Пен­сиядә булса да, Наҗия апаны өйдә очратырмын, димә, ул һаман җәмәгать эшләре бе­лән янып йөри. Менә ничә ел инде районның “Алтын башак” әдәби берләш­мәсе­нең актив әгъзасы, бер ел элек аның җитәкчесе итеп сайланган. Төбәкнең ша­гыйрь­ләрен, язучыларын берләштергән бу оешма киләсе елга үзенең 85 еллыгын билгеләячәк.
Наҗия апа — хикәяләр остасы, шигырь-җырлар да иҗат итә. Үзе әйтмешли, ул хәреф таный башлаганнан бирле шигырьләр яза. Институтта укыганда Марис Нәзиров җитәкчелек иткән “Яшьлек” әдәби түгәрәгенә йөри, эшләгән елларында шигырьләре һәм җырлары күпчелек урыс телендә иҗат ителә, аннары инде әнисе киңәше буенча тагын туган телендә каләм тибрәтә башлый.
Соңгы елларда ул үз шигырьләренә дә, башкаларныкыларга да көйләр яза. Җырлары әнисенә, балаларына, туганнарына, гүзәл табигатькә багышлана. 2015 елда Казанда үзешчән композиторлар бәйгесендә үзе иҗат иткән “Агыйделем” җы­ры белән катнашып, тамашачы сөюен яулаган. Былтыр Тукайның “Җир йокысы” шигыренә язган җыры беренче дәрәҗә дипломга лаек булган. Наҗия апаның барлыгы 122 җыры бар. Быел “Алтын башак” әгъзалары тарафыннан нәшер ителгән “Бәллүр чишмә” альманахында аның шигырьләренә зур урын бирелгән. Наҗия ханым күренекле шагыйрьләр, язу­чылар әсәрләрен урыс теле-нә тәрҗемә итү белән дә уңышлы шөгыльләнә. Әле Кандра-Котый авылы тарихын язу белән мәшгуль. Шулай ук ул “Кызыл таң” гәзи­тенең актив авторы да.
Гәрәевларның өч улы да тормышта үз урынын тапкан, берсе — Мәскәү, икенчесе — Санкт-Петербург, өченче­се Түбән Кама шәһәрләрендә яши. Бәхетле картәни белән картәтинең тугыз оныгы бар. Аларның һәрберсен дә барып, туган көннәре белән котламыйча калмыйбыз, ди Наҗия апа.
Әйе, кайчандыр аңа зәң­гәр күкне буйсындырырга мөмкин булган иде, шунда ул үзен бөтен җирне колач­лагандай хис итә. Бүген ул туган җирендә яшәүче язучыларны, шагыйрьләрне җылы кочагына җыя, аларга янып иҗат итү өчен мөмкинлекләр тудыра, төрле сәфәрләргә әйди. Берләшмә әгъзалары — шушы төбәктә генә түгел, аннан читтә узган чаралар­ның да көтеп алынган кунагы. Шуңа да Наҗия ханымны бүген дә озын юллар, җылы очрашулар көтә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфада яңгыр иште, Белоретта — кар!
Сегодня, 16:29 :: Көнүзәк
Уфада яңгыр иште, Белоретта — кар!
Парижда Сабантуй үтте
Вчера, 11:14 :: Көнүзәк
Парижда Сабантуй үтте
Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»