Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Карашларны иркәләрлек булсын!

11.05: Карашларны иркәләрлек булсын!

Михайловканың ял паркында агач утырту.Михайловканың ял паркында агач утырту.Уфа районының “Михайловка авыл Советы” биләмәсендә шундый максат куеп эшлиләр.

Уфа районының “Михайловка авыл Советы” биләмәсендә аерым районнар үзәкләренә караганда да күбрәк кеше яши. Биредә теркәлеп яшәүчеләр саны 8,5 мең булып, теркәлмәгәннәре 4 меңнән артык. Җәйге чорда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм авылда сезонлы торак итеп исәпләнгән йортларда яшәүчеләр исәбенә халык икеләтә ишәя. Монда 17 бюджет оешмасы һәм учреждениесе, җаваплылыгы чикләнгән 186 җәмгыять эшли. Шәхси малтабарлар саны 40тан артык.


— Демократик җәм­гыять­тә урындагы үзидарә органнары — чын халык власте институты һәм халык мәнфәгатьләрен тормышка ашыру чарасы ул, — ди Михайловка авылы хакимияте башлыгы Дамир Арсланов. — Бүген урындагы үзидарә җирле һәм гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә нәтиҗәле инструмент булып санала. Бу — халыкка иң якын хакимият. Аның имиджы көн­дәлек эшләре белән формалаша. Торак пунктларны, юлларны, өй­ләр­не, ки­бет­ләрне төзекләндерү, яшел­ләндерү белән даими шө­гыльләнү, кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тотрыклылык үзидарә хезмәткәр­ләренең заманга ияреп эш итә бе­лүенә бәй­ле. Шушы юнәлештә уңай нәтиҗәгә ирешәбез икән, бу инде халыкның властька карата ышанычы ныгу дигән сүз.
Михайловка авылы биләмәсенә Михайловка, Вавилово, Суровка, Мө­дәрис авыллары керә. Урындагы хакимият үзенең оештыру-административ эшчәнлегендә авылларда яшәүчеләр мөрә­җәгать­ләрен һәм гаризаларын карауга, алар буенча тиешле чара күрүгә, вакытында җавап һәм аңлатма бирүгә беренчел игътибар бирә. Мәсәлән, үткән елда урындагы хакимият гражданнардан 1150 мөрәҗәгать кабул иткән.
Мөрәҗәгатьләрнең байтагы коммуналь хуҗалыкны яңартуга, авылларны төзек­ләндерүгә кагыла. Узган елда, әйтик, коммуналь хуҗа­лык ихтыяҗларына урындагы бюджеттан 6,5 миллион сум юнәлтелсә, төзек­ләндерү эшләренә 13,5 миллион сум сарыф ителгән. Аеруча мөһим мәсьә­ләләр буенча карар кабул итү өчен граж­даннар җыеннары үткәрелә.
— Гомумән, — ди хакимият башлыгы, — бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру көн таләбе. Тормыш шартлары яхшыра барган саен халыкның ихтыяҗлары да арта. Әлеге вакытта су белән тәэ­мин итү буенча күпмил­лионлы проектны тормышка ашырабыз. Урамнарны яктырту, юлларны, тротуарларны тәртиптә тоту, кирәк урыннарда ремонт ясау, шулай ук, көндәлек игътибар сорый. Кышын урамнарны кардан, башлыча, үз көчебез белән чистартабыз. Гражданнар мөрәҗә­гатьләреннән чыгып, торак пунктларын социаль-икътисади үстерү буенча эшне махсус төзел­гән планга ярашлы алып барабыз. Шулай ук республикада киң таралу ала баручы “Эшлекле гамәлләр” проектында, “Урындагы башлангычларга ярдәм итү” программасында катнашабыз.
Соңгы елларда Михайловка күзгә күренеп төзекләнә. Бу юнә­леш­тә уңай нәтиҗәгә, әлбәттә, хакимиятнең активлыгы белән беррәттән, авылда яшәүчеләрнең матурлыкка, чисталыкка омтылучанлыгы белән ире­шелә. Шәхси ихаталарны җыештыру, көн­күреш калдыкларын җыюдан алып, чисталык өмәләре үткәрү, агач-куаклар утырту — һәммәсе дә мөһим бу җәһәттән. Экология елында бигрәк тә.
— “Туган җиргә мәхәббәт табигатьне яратудан башлана”, – дип яз­ган Константин Паустовский. Әлбәттә, табигатьне ярату ул аның матурлыгына, байлыгына һәм көченә соклану гына түгел. Таби­гатькә мәхәббәт, беренче чиратта, аны кайгыртудан гыйбарәт булырга тиеш, — ди Дамир Габделҗәмил улы. — Экология елында гына түгел, ә һәрвакыт әйләнә-тирәлек сафлыгы, матурлыгы турында хәстәр­лек күрер­гә бурычлыбыз. Безнең җирлектә, мәсәлән, авылларны яшелләндерү, паркларны яңарту, сулык-чишмә­ләрне тазарту, төзек­лән­дерү буенча эшләр былтыр да башкарылды, быел да дәвам итә. Былтыр барлыгы авылларда 3000 төп куак һәм агачлар утыртылды. Бу эшләрдә хакимият хезмәт­кәр­ләре дә, ветераннар да, иң әһә­мият­­лесе – мәктәп укучылары да актив катнашты
— Кеше — табигатьнең бер ки­сәкчеге. Көндәлек мәшәкатьләр белән без ул хакта уйланмыйбыз гына. Ә уйланырга кирәк. Табигать шулкадәр камил система — анда бер генә артык һәм ким әйбер дә юк. Шул ук агач утыртуны гына алыйк. Аны кисү генә тиз. Ә ул үссен өчен дистәләрчә ел кирәк. Аны утырту зур чыгымнар сорамый. Мөм­кинлек булганда агач утыртырга ашыгыгыз, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт экологик культуралылык билгесе ул, — ди Дамир Арсланов.
Әйе, экологик культура, әхлак кагыйдәсе буларак, һәркай­сыбыз­ның тирә-як мохит сафлыгы өчен җаваплылыгыннан башлана. Ул, шулай ук, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше дә. Әлбәттә, өлкәннәрнең үз-үзен тотышы балаларга зур йогынты ясый. Кечке­нәдән гаиләдә алган гадәтләр балалар бакчасында һәм мәктәптә дә дәвам итә. Гаиләдә балаларга уңай үрнәк күрсәтик, экологик әхлак кагыйдәсен үтәргә өндик, аларны тирә-юньне пычратмаска, табигать­кә игътибарлы булырга өйрәтик. Үзебез дә чиста, матур яшәүче­ләрдән өйрәник. Таби­гатькә, димәк, үз-үзебезгә зыян салмыйк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Парижда Сабантуй үтте
Вчера, 11:14 :: Көнүзәк
Парижда Сабантуй үтте
Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»