Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сүндерергә түгел, яшәтергә кирәк!

13.05: Сүндерергә түгел, яшәтергә кирәк!

Тузлыкуш авылы хакимияте бу максатта бөтен көчен салып эшли.

Колхозлар таралып, мәктәпләр ябылып, яшьләр эш урыны эзләп чит якларга киткән чорда, авылны саклап калу ай-һай авыр. Шушы авыр йөкне җигелеп тарта бүген Тузлыкуш авылы хакимияте җитәкчесе Ләлә Харисова.


Ул — шушы авыл кызы. Тузлыкуш урта мәктәбен тик “5”ле билгеләренә генә тәмамлагач, Уфа сәүдә техникумында һөнәр ала. Тормыш иптәше Җәүдәт Харисов та Тузлыкуш егете. Хәрби хезмәтне танкист буларак Германия җирендә үтә. Тәүдә алар Себер якларында дөнья көтә. Ләлә — оста бухгалтер, Җәүдәт — нефтьче, “Эштәге каһарманлык өчен” медале белән бүләк­ләнгән. Әмма туган як һәрчак үзенә тарта һәм 1996 елда Харисовлар Тузлыкушка кайтып төпләнә.
Ләлә Мөдәррис кызы читтән торып Бәләбәй педагогия колледжында укый, 16 ел буе башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Балалар һәм ата-аналар арасында ышаныч, хөрмәт яулый.
Җәүдәт Нәүбәт улы армиядә танк рычагларын тартса, хәзер авыл басуларында җир сөреп, иген үстерә. 1999 елда авылга газ кергәч, укып, газ хезмәте операторы таныклыгын ала.
Уллары Ринат белән кызлары Рәгинәне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар.
2010 елдан Ләлә Мөдәрис кызы — авылның депутатлар Советы рәисе, хакимият башлыгы. Халык­ның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен ул кулыннан килгән­нең барын да эшләргә тырыша. Әйтик, Репьевкада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны К. Кушпитага, Тузлыкуштан яугир ирләрен­нән тол калган Л. Әхмәровага, К. Ямалиевага һәм башкаларга Бәләбәй шәһәрендә фатир алуда ярдәм күрсәтте. Өсән елгасы аша салынган күперләрне ремонтлауны, авыллардагы зиратларны тәртипкә китерүне оештырды һәм җитәкләде. Чүплекләрне таләп ителгән шартларга китерде.
Үткән елда Тузлыкушта да, күрше Ирек авылында да халыкны эчәр су белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Ләлә Мөдәрис кызы җитәкчелегендә бу мәсьәлә дә уңай хәл ителде, ягъни хөкүмәт бүлгән акчага халыктан һәм спонсорлардан җыелганын да өстәп, суүткәргеч торбалар, җиһазлар сатып алынды, траншея казытып, олы эшләр башкарылды.
Аның һәр башлангычын беренче булып авылыбыз старостасы Җәү­дәт Нәүбәт улы күтәреп ала. Үзенең техникасын, корал-җиһазларын эшкә җигә. Юллар ел әйләнәсенә тап-такыр.
Ләлә Харисова төрле буын вәкилләрен олы табынга — Тузлыкуш авылының 270 еллык бәйрәм чараларына җыеп, тарихыбызны, шәҗә­рәләребезне, ата-бабаларыбызның кылган изге гамәлләрен искә төшерү кебек саваплы эшләр башкарды.
Аның әнисе, педагогия хезмәт ветераны Римма Исхакова, өлкән яшьтә булуына карамастан, җегәрле, җәмәгать эшләренең уртасында кайный: авыл хакимия-тенең ветераннар советында алыштыргысыз уңган җитәкче, урындагы туган якны өйрәнү музеен саклап калуда һәм тарихи материаллар белән баетуда фанатларча бирелеп эшләүче мөдир.
— Хәл итәсе мәсьәләләр күп, — ди хакимият башлыгы. — Авылда күпчелек ветераннар яши. Фельдшерыбыз юк. Фельдшер-акушерлык пунктын стандартка ярашлы итәсе бар. Бу – безнең көнүзәк мәсьәлә. Суүткәргечләрне бюджет карамагына күче­рергә ниятлибез. Ул кулланучыларны су проблемасыннан азат итәчәк. Мәдәният йортының бер өлеше буш тора. Гомумән, буш биналар, хуҗасыз йортлар мәсьә­лә­сен хәл итү өстендә эшлибез. Авыл бетә дип төшенкелеккә би­рел­гәннәр бар. Бетмәсен өчен эш урыннары булдырырга, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Әлегә аяк терәп дөнья көткән 7 фермер хуҗалы­гыбыз бар. Киләчәктә аларның саны артыр дип өметләнәбез. Моның өчен бөтен шартлар бар: басу-кырлар, урман, тугайлар, тәмле сулы инеш-чишмәләр, дин юлындагылар өчен менә дигән мәчетебез. Җиргә берегеп үскән җир кешесенең тамырлары — туган авылының нигез ташы ул.
Шуларның берсе Ләлә Мөдәрис кызы һәм Җәүдәт Нәүбәт улы Харисовлар гаиләсе дип өстәр идем.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»