Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яңавыл ялт итте!

13.05: Яңавыл ялт итте!

Яңавыл ялт итте!Шимбә өмәләре барышында шәһәрдән 260,6 тонна чүп чыгарылды.

Яңавыл — үзенчәлекле шәһәр, бирегә аяк басу белән шәһәрне тәртип, чисталык, матурлык яраткан кешеләр җитәкләвен аңлыйсың. Һәр тарафта — гөлләр. Инде күз күреп өйрәнгән петуниялар гына түгел, ә ят гөлләр дә шәһәргә матурлык өстәп утыра.
­­— Әлеге вакытта шәһәрдә өмәләр бара. Оешма-предприятиеләр, мәктәп укучылары тырмалар, себеркеләр белән коралланып, урамнарга чыга, үзләренә беркетелгән территорияне чистарта. Ел саен “Чиста яр” , “Яшел Русия”, “Парклар маршы” акцияләре үтә. Бу эш беркемгә дә авырлык тудырмый, халык көлешә-көлешә эшли, аның каравы, елга, күл буйлары, урамнар, парклар чистарып кала, — ди шәһәр хакимиятенең төзелеш һәм сәнәгать бүлегенең әйдәүче белгече Эльмира Мананова.
Шәһәрдә апрель-май айларында өмәләр бара. Эшкә 150гә якын техника җәлеп ителгән, өмәләр барышында полигонга 260,6 тонна чүп чыгарылган, коймалар төзәтелгән, 605 квадрат метр юл төзекләндерелгән. “Үз агачыңны утырт!” акциясе барышында шәһәр һәм район халкы агачлар утырткан.
— Тирә-як ялт итеп калудан тыш, өмәләрнең тагы бер зур уңай ягы бар: алар кешеләрне, аеруча яшьләрне, мәктәп укучыларын тәрбияли. Үзләре чистарткач, алар тирә-як мохиткә башкача карарга, аны сакларга өйрәнә,— ди Эльмира Данил кызы.
Әйе, юкка гына “Тазарткан җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста”, — дип әйтмиләр. Кешелеккә экологик хәвеф яный, дибез икән, моның өчен үзебез җаваплы. Барыбыз да тирә-як мохиткә сакчыл карашта булсак иде!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



"Бүсер сурәте" төшерүчеләр
Сегодня, 10:19 :: Көнүзәк
"Бүсер сурәте" төшерүчеләр
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»