Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Акыл белән — сәясәттә, күңел белән — иҗатта

16.05: Акыл белән — сәясәттә, күңел белән — иҗатта

 Рафаил Зинуров яшь рәссамнар белән. Рафаил Зинуров яшь рәссамнар белән.Федерация Советы әгъзасы Рафаил Зинуров Уфада фәһемле очрашу үткәрде.

— Телевизорга ябышып ятмаска! Үз өстеңдә даими эшләр­гә! Хыялларны тормышка ашыру өчен барлык тырышлыкны салырга! Киңәш сорарга оял­маска! Шәхси фи­керең­не әй­тергә курыкмаска, — Русия Федераль җые­лышының Федерация Советы әгъ­засы, Ру­сиянең Рәссам­нар һәм Журналистлар бер­лек­ләре әгъзасы, тарихчы, скульптор Рафаил Зинуров Уфа шәһә­рен­ең 2нче балалар художество мәктәбендә тәрбия­ләнү­челәр белән очрашканда, үз тормыш тәҗри­бәсен­нән чыгып, шундый киңәшләр бирде.


Яшь рәссамнар, башлыча, Рафаил Нариман улы­ның төп эшчәнлеге хакында белергә теләде. Федерация Советы һәм Халыкара эш­ләр буенча комитет эшчән­леге хакында, Рафаил Зинуров башкарган бихисап эшләр, чит илләр вәкилләре белән аралашу, дәүләт эшлеклесенең тыгыз көн тәртибе хакында тың­ладык. Арытаба сүз иҗат хакында барды.
Рәсем төшерү, балчыктан сыннар ясау Рафаил Зинуровның бала чактан ук бөреләнгән мавыгуы бул­ган. 13-14 яшендә индеец­лар турында фильм карап, юлбашчы образын гәүдә­ләндерергә булган. Яшьрәк чагында бер көндә туган сыннар. Ә әле, тәҗ­рибә арткан саен, һәр сын өстендә эшләү вакыты да арта, һәркайсына өчәр-дүртәр ай таләп ителә. Шунысы кызыклы: 40лап сын­ның күбе­сенең тормышта моңача гәүдәләнеше булмаган. Алар — китаплардан, архивлардан, халык авыз иҗа­тыннан бөртекләп тупланган, хыялда төше­рел­гән образлар. Сын­нарның төп нөсхәләре — Башкортстанда, күчер­мәләре Мәс­кәүдә саклана икән. Иҗат­чының эше күп күргәз­мә­ләрдә тәкъдим ителгән.
Очрашуга килгән укучылар да үзләрен сын ясауда сынап карады. Иҗатчылар рәсем, сын эшләү техно­логияләре, образ туу сер­ләре турында сөйләште, ахырда күмәкләшеп фотога төштеләр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бүген — Яшьләр бәйрәме!
27-06-2017 :: Көнүзәк
Бүген — Яшьләр бәйрәме!
Вакытында түләү хәерле
20-06-2017 :: Көнүзәк
Вакытында түләү хәерле
Ял да юк, акчадамы?
19-06-2017 :: Көнүзәк
Ял да юк, акчадамы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»