Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чиновникка – шелтә, малтабарга – яклау

18.05: Чиновникка – шелтә, малтабарга – яклау

Чиновникка – шелтә,  малтабарга – яклауИл парламентының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитеты рәисе урынбасары Рафаэль Мәрданшин белән әңгәмә.

14 апрельдә Дәүләт думасы эшкуарларга дәүләт контрактлары буенча күрсәтелгән хезмәтләре өчен түләмәүче чиновникларга җавап­лылык чарасы кертүгә юнәлтелгән закон проектын беренче укуда кабул иткән иде. Әлеге закон проекты турында җентеклерәк сөй­ләвен үтенеп, без Думаның Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитеты рәисе урынбасары Рафаэль МӘРДАНШИНга мөрәҗәгать иттек.


— Рафаэль Мирхә­ти­мович, кабул ителгән закон проектының асылы­ның нәрсәдә булуын гә-зит уку­чыларыбызга аң-латып үтсәгез иде.
— Бу закон проекты бе­лән Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмә­ләр кертелә. Беренче укуда кабул ителгән редакциядә дәүләт һәм муниципаль заказлар буенча башкарылган эшләр өчен малтабарларга түләүне тоткарлаучы вазыйфалы кеше­ләргә административ җа­вап­лылык тө­ре билгеләргә тәкъдим ите­лә.
Тендерны откан һәм дәү­ләт заказы алган эшкуар билгеләнгән вакытка тулысынча хезмәт күрсәтергә тиеш. Бу вакыт аванс алган датага бәйле түгел. Ягъни чиновник, килешү шартларын бозып, аванс һәм төп сумманы күпме һәм кайчан түләячәген үзе хәл итә.
— Эшкуарның тиешле акчаны суд аша вакытында алу мөмкинлеге бармы?
— Килешүне үтәмәгән очракта, бәхәсне хәл итүнең билгеле бер системасы, шул исәптән судка бирү, ярты елдан соң суд карарын алу, тагын берничә ай­дан соң күр­сәтелгән хезмәт өчен акча алу мөмкинлеге бар.
Ләкин, беренчедән, эшкуар шушы вакыт эчендә үз бизнесын арытаба алып барырга – материаллар сатып алырга, хезмәт хакы, салым түләргә тиеш.
Икенчедән, акчасын суд аша алган очракта, эшкуар дәүләттән юрист, индекса-цияләү һәм күрелгән башка зыян өчен чыгымнарны ком­пенсацияләүне таләп итә­чәк. Нәтиҗәдә, чиновникның вакытында чара күрмәве, акча күчермәве, үз вазыйфасын тиешенчә үтәмәгән-леге аркасында дәүләт зыян күрергә мөмкин. Әмма әлеге вакытта мондый чиновникка закон тарафыннан шәхси җавап­лы­лык каралмаган.
— Тәкъдим ителгән закон проекты нинди җа­вап­лылыкны күзаллый?
— Дәүләт заказы буенча хезмәт түләве өчен җавап­лы чиновникка, аванс яисә төп сумманы вакытында түләү­дән нигезсез баш тарткан очракта, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Әлеге гамәлне икенче тапкыр кылган очракта, ул бер елдан ике елга кадәр квалифи­ка­циясеннән мәх­рүм ителәчәк. Мондый чаралар эшкуарга карата ихтимал булган зыянны киме-тергә һәм заказ бирүчегә эшенә җаваплы карауны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
— Ә ни өчен эшкуар хезмәтләр күрсәтүдән баш тартмый?
— Эшкуар килешүдә каралган хезмәтләр күрсә­түдән баш тарткан очракта, аңа карата санкцияләр кулланылырга мөмкин. “Кара исемлек”кә кертелү, арытаба конкурс һәм тендерларда катнашу мөмкинлеген югалту куркынычы бар.
Моннан тыш, “бизнес­ның социаль җаваплылыгы” дигән төшенчә бар. Мәсә­лән, эшкуар балалар бакчасын туклану продуктлары белән тәэмин итәргә тиеш. Бу очракта ул килешүне үтәүдән баш тарта аламы? Нәтиҗәдә, балалар зыян күрәчәк бит.
Башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында түләмәү эшкуарларга зыян китерә, шулай ук, вазыйфалы кешеләргә буйсынырга мәҗбүр итә. Тәкъ­дим ителгән закон проекты дәүләт заказы үтәлеше системасын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, дәүләткә сыйфатлы хезмәт күрсә­теләчәк, ә чиновниклар белән хезмәттәшлек итүдә эшкуарлар хокуклары якланган булачак.
Әңгәмәне Лиана МОСТАФИНА әзерләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Парижда Сабантуй үтте
Вчера, 11:14 :: Көнүзәк
Парижда Сабантуй үтте
Моңлы күңелле асыл зат
25-05-2017 :: Көнүзәк
Моңлы күңелле асыл зат
Упкынга атламыйсызмы?
22-05-2017 :: Көнүзәк
Упкынга атламыйсызмы?
Үлчәвең төзек булсын!
16-05-2017 :: Көнүзәк
Үлчәвең төзек булсын!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»