Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эшче кадрлар әзерләү — өстенлекле бурыч

13.07: Эшче кадрлар әзерләү — өстенлекле бурыч

Эшче кадрлар  әзерләү —  өстенлекле бурычУфада II Евразия гуманитар форумы узды. Ул һөнәри белем бирү мәсьәлә­ләренә, шул исәп­тән алдынгы техноло­гия­ләр өчен эшче кадрлар әзер­ләү бурычларына багышланды.

Чараны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның сә-лам­­ләү хатын укып ишеттерде. Анда: “Башкортстан Евразия кыйтгасының иң үзәгендә урнашкан. Бүген безнең республикада мәгарифне һәм фәнне үстерү, тарихи, мәдәни һәм табигать мирасын саклау белән бәйле халыкара проектлар гамәлгә ашырыла. Форум бик күп сорауларга җа­вап бирер, мәгарифне яңа чынбарлыкны исәпкә алып ка­ми­л­ләштерүгә булышлык итәр, дип ышанам”, дигән сүзләр бар.
Җыелучыларны Русия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Русия Чит ил эшләре министрлыгының аерым йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе, Молдавиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе генеральный секретаре Константин Руснак, Казахстанның Казандагы Генеральный консулы Әсхәть Нускабай, Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Сергей Картошкин һәм башкалар сәламләде.
Григорий Орджоникидзе әлеге чараның илләр арасындагы бердәмлекне ныгыту җәһәтеннән мөһимлеген ассызыклады һәм инде икенчегә шушы форумны оештырган өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
— ЮНЕСКО тарафыннан техник белем бирү өлкәсендә стратегия расланды. Төрле илләрдә алдынгы тәҗрибә туплаган колледжлар һәм техникумнар бар, алар үз илләре өчен генә түгел, чит илләр өчен дә үрнәк була алыр иде. Кызганычка каршы, урта звено белгечләренә ихтыяҗ елдан-ел артса да, мәктәп укучылары арасында эшче һөнәренә уку популярлык яулый алмый. Үзара хезмәттәшлек итү өчен урта һөнәри белем бирү йортлары челтәрен булдыру зарурлыгы туды. Аларның ничек эшләячәге турында партнерларыбыз белән бүгенге форумда да фикер алышачакбыз, — диде ул.
Константин Руснак мәгарифкә һәм мәдәнияткә юнәлтелгән инвестицияләр имин киләчәгебезне тәэмин итәчәк, дип белдерде. Аның фикеренчә, бүгенге дөньяда илләр арасында гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү мөһим. Бу — җәмгыятьнең алга китеше билгесе.
Ике көн дәвамында дискуссия мәйданчыкларында WorldSkills оешмасы, ЮНЕСКО эшләре буенча дәүләт комис­сия­ләре, бизнес һәм сәнәгать вәкилләре, Русия субъект­ла­рының мәгариф өлкәсендә идарә итүче башкарма власть органнары җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларга күз-колак булыйк!
Вчера, 15:09 :: Көнүзәк
Балаларга күз-колак булыйк!
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»