Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Спорт мәктәпләренең ишеге ачыкмы?

13.07: Спорт мәктәпләренең ишеге ачыкмы?

Спорт мәктәпләренең  ишеге ачыкмы?Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә физик культура һәм спортның аерым юнәлешләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлык­лар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Бүген республикада 127 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, мәктәпләр­дә йөзләрчә спорт клубы эшли. Аларда барлыгы 170 меңнән артык бала шөгыльләнә.
— Шул ук вакытта кайбер балалар өчен спорт мәктәпләренең ишеге ябык. Соңгы вакытта ата-аналар миңа еш кына бу учреждениеләрнең төрле сәбәпләр белән түләүлегә әйләнүе турында хәбәр итә. Гомумрусия халык фронты активистлары үткәргән сораш­тыру нәтиҗәләре буенча, респуб­ли­када һәр өченче баланың ата-ана­сының түгәрәкләр һәм спорт мәктәп­ләре өчен түләү мөмкинлеге юк. Ике-өч баласы спорт белән шөгыльләнгән гаиләләр дә чыгымнарны күтәрә алмый. Нәтиҗәдә бала­ның берсе спортны ташлап, теләсә кайда йөрергә мәҗбүр, — диде Рөстәм Зәки улы.
Ул бу өлкәдәге башка җитешсезлекләрне дә телгә алды һәм ел ахырына Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына күрелгән чаралар турында хәбәр итәргә кушты.
“Сәламәт буын — көчле төбәк” проектына килгәндә, аны республиканың барлык мәктәпләренә дә тарату зарур. Аларда 450 мең бала укыса, проект әлегә шуларның 1000ен генә колачлый.
— Халык, аеруча балалар, спорт белән шөгыльләнә алсын өчен тырышырга кирәк. Секцияләрдә һәм спорт мәктәпләрендә генә түгел, ишек алларында, паркларда, стадионнарда да. Сыйфатлы спорт мәйданчыклары төзү, ярышлар үткәрү максатка ярашлы булачак. Моның өчен шәһәр һәм районнарда спорт инфраструктурасын үстерүне дәвам итәргә кирәк, — дип ассызыклады республика Башлыгы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларга күз-колак булыйк!
Вчера, 15:09 :: Көнүзәк
Балаларга күз-колак булыйк!
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»