Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Таможнячылар эшкә йомгак ясады

15.07: Таможнячылар эшкә йомгак ясады

Таможнячылар эшкә йомгак ясадыБашкортстан таможнясы елның беренче яртысындагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштыру максатында матбугат конференциясе оештырды.

Ярты елда товар әйләнешендә экспорт күбәйгән, ә импорт кимегән, диелде анда. Беренче чиратта, химия сәнәгате, минераль продуктлар һәм машиналар төзү тармагы исәбенә экспорт арткан.
Ел башыннан 11399 таможня декларациясе төзелгән. Бу —2016 елның шул чорына карата 4,4 процентка артык.
Үткән елга караганда административ хокук бозулар саны артуы турында да әйтелде матбугат конференция­сендә.
Аэропорттагы таможня хезмәте тарафыннан һәр көн саен хокук бозу очраклары теркәлә. Кыен хәлгә тарымас өчен, чит илгә барыр алдыннан таможня законнарын өйрә­нергә кирәк, әгәр дә аңлашылмау­чылыклар туа икән, һәрвакыт таможня органнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Административ хокук бозуларны ачыклар өчен төрле яңа техник чаралар кулланалар. Мәсәлән, таможнячылар эшендә ярдәм итүче дүрт аяклы тугры дуслары да бар. Конференциядә аларның берсе — “Нэрика” кушаматлы хәрби эт “катнашты”. Ул инде икенче ел хезмәттә икән. Алар бүлектә барлыгы дүртәү. Һәрберсе нинди дә булса әйберне табар өчен махсус өйрәтелгән. Нэрика акчалар эзли. Әгәр дә сез таможня аша акчаны тиешеннән артык алып чыгарга маташасыз икән, димәк, Нэрика сезне дә эләктерәчәк.
“Бездә барлык этләр дә төрле токымнан. Аларның хезмәте 8 ел дәвам итә. Эш сәләтен киметмәсә, ул арытаба да биредә калырга мөмкин. Этләрне отставкага чыкканнан соң күпчелек очракта хезмәткәрләр үзләренә ала”, — дип аңлатма бирде тамож­ня­ның кинология бүлеге җитәкчесе.
“Тыелган әйберләрдән күбрәк дарулар алып чыгалар. Хокук бозулар күпчелек очракта ачыклана”, — диде “Уфа” аэропортының таможня посты җитәкчесе Сергей Мельников.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларга күз-колак булыйк!
Вчера, 15:09 :: Көнүзәк
Балаларга күз-колак булыйк!
Сабыйлар пешмәсен!
20-07-2017 :: Көнүзәк
Сабыйлар пешмәсен!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»