Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иң яхшысы – Начарда!

03.08: Иң яхшысы – Начарда!

Иң яхшысы – Начарда!Туган якта үткән бер атна онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Туган-үскән якның табигатен, кешеләрен һәрчак сагынып кайтам. Ел буе көтеп алам мин бу көннәрне. Миңа инде, күп илләрдә булып, күп җирләрне күргән кешегә: “Әйдә, беразга булса да Америкагамы, башка берәр җиргәме барып кайт!” дия калсалар, шунда ук: “Юк, Башкортстанга, Начар авылына гына кайтам!” — дип кире кагар идем.


Анда якташлар, туганнар, замандашлар белән очрашып-сөйләшеп, күңелемне юатам, үткән елларны искә алам. Әлбәттә, һәр җирдәге кебек, күпләр олыгая, замандашлар, туганнар да сирәгәя. Нишлисең, дөнья бу.
Ә сагынып, ел буе көтеп алган туган авылым мунча, абзар, өй түбәләрендәге шиферны, коймалардагы тактаны төрле төскә буятылган калай-профнастил алыштыра. Элекке еллардагыдай, бик зур булмаса да, үлән-печәнгә бай иркен басуга сыерлы-сарыклы мул гына көтү дә чыга. Ничәмә еллар күз дә каш көткән асфальтлы юл да авылга якын гына үтә. “Берчак авыл эченә дә керер әле”, дип хыяллана авылдашларым.
Якташым Рәиф Әмиров егерме еллап элек авылның яхшы укыган, нәсел-ыру тарихы белән кызыксынган балалары өчен үз исемендәге бүләк-премия тапшыра башлаган иде. Ике-өч ел элек мин дә аңа кушылып, “Яшелтау” дигән премия тапшыра башладым. Һәрвакыттагыча, мәктәп җитәкче­ләре Рәзилә Зекерова һәм Рита Кәшфуллинаның тырышлыгы белән бу чара үзенчә бәйрәм – якташлар белән очрашу-сөйләшүгә әйләнде. Кызу печән өстендә, быелгыдай яңгырлар мәлендә еллык мал ризыгын табигатьтән урлап-ярышып дигән­дәй алырга тырышкан мәлдә очрашуга килгән ата-аналарга, балаларга рәхмәтлемен.
Быел мине тагын да шатландырган-канатландырган ике олы вакыйга көтеп торган. Беренчесе турында бераз хәбәрдар идем инде. Фикердәше, ярдәмчесе, лаеклы ялдагы авылдашыбыз Рәфкать Әүхәтов белән дустым Рәиф Әмиров туган авылыбызның 300 елдан артык тарихы турында китап язып бастырганнар. Хәлдән килгәнчә, аларга, нәселебез, туган-тумача, сабакташ-авылдашларым турында фото­рә­семнәрне җибәргән идем. Уфага кайтып төшүгә ул китапны алып, ике төндә укып чыктым. Матур, үзебезчә языл­ган. Аның эчтәлеген, авторлар әйткән, әйтергә дип ишарәләгән хәлләрнең мәгънәсен акрынлап аңлар өчен уйлап-уйланып, кат-кат укырга кирәктер. Анда инде күпләр белми торган Каһир Фәйрушин, 1914-17 еллардагы империалистик сугыш солдаты Хәтмулла Нәретдинов, шофер Мәүлетдин Кашаповның рәсем­нәрен күрү тарихи белемебезне, ул вакыйгалар шаһиты булган авылдашларыбыз турында мәгълү­матыбызны арттыра дип әйтергә була.
Икенче куанычым — Бөек Ватан сугышы башлануга 76 ел тулган көндә авыл уртасында урнаштырылган һәйкәл булды. Китап белән һәйкәл — минем өчен икесе ике төрле, әмма уртак ядкәр, истәлек.
Беренчесендә 1941-45 елларда һәлак булганнарның исемнәре, ХХ гасырда ил хезмәтен төрле төбәк­ләрдә үтәгән шактый кешеләрнең фоторәсемнәре урын алган. Һәйкәлдәге мәрмәр ташка сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның исем­нәре язылган. Башкортстан, бигрәк тә Татарстан телевиденисе каналларында кат-кат күрсәтелгән авыл өчен генә түгел, ил өчен дә әһәмиятле бу вакыйганың тасмага тулысынча төшереп алынган нөсхәсен миңа да күрсәттеләр. Вакыйганы республика җитәкчелеге, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Татарлар конгрессы, Морзалар мәҗлесе, Язучылар берлеге котлаган. Чарада, шулай ук, район хакимияте башлыгы чыгыш ясаган. Зур концерт әзерләнгән. Авылдашлар әйтүенчә, бу зур эшнең башында торып, барлык мәшәкатьне үз күңеле аша тынгысыз Рәфкать Әүхәтов үткәреп йөргән. Аның белән сөйләшәм.
– Бу фикер авыл турында китапка материал җыю, аны язу өстендә эшләгәндә башка килгән иде, – диде ул. – Шунда болай килештек. Рәиф абый Әмиров кулъязманы компьютерда җыйдырып, чыгартып, төзәтеп эшләп, китап итеп бастыру мәшәкатен өстенә ала, мин – китаптагы исемлек нигезендә сугышта һәлак булган авылдашларга багышланган һәйкәл салдыруны үз өстемә алам. Теләк-фикер уртак, ә башкару юллары аерым. Берсе дә җиңел түгел. Барыбер икесе дә башкарылды.
– Мондый мөһим, җиңел булмаган эштә башкалар ярдәме дә тигәндер инде...
– Урындагы Карыш авыл биләмәсе хакимияте җитәкчесе Әнәс Шәях­мәтовның эшлекле киңәш­ләре, ярдәме, район җитәк­челегенең теләктәшлеге зур булды. “Баштрансгаз-Газпром” оешмасы (директоры — Ш. Г. Шәрипов) да ярдәм итте. Калганы үзебездән.
Ә булачак һәйкәл өчен материал тупларга М. Хәйруллин, И. Солтанов, авылдашлар Ә. Хисамов, М. Бәлагыт­динов, ә иң кыен чакларда киңәшләре, хәленнән килгәнчә акчалата янә шул Рәиф Әмиров ярдәмләште.
– Тупланган материалны эш итәргә дә кирәк бит әле.
– Авылдаш ташчылар Марат Ахун­җанов, Мәгънәви Салихов, Фәүзи Имамов, синең элекке күршең, эретеп ябыш­тыручы Мөдәриф Сабиров, Надыйр Сабиров, Альберт Гобәйдуллин һәйкәлгә кирәк әйберләрне коеп куйгандай башкардылар. Аларга староста Фәһим Сәргалиев җитәкчелегендә Рәшит Садретдинов, Фирдәвес Садрисламов, Азамат Сәргалиев, Фидан Хаматовлар ярдәм итте. Иманым камил, шунда туып-үсеп, туган авылын сагынып кайткан күп авылдашларым да Җиңү бәйрәме көннәрендә генә түгел, минем хәбәрсез югалган әтием Динислам Нурислам улы кебек, бабаларын, дәү, зурәтиләренең исемнәрен табып, һәйкәл янында уйга калып басып торырлар әле.
Авторлар уйлавынча, заманында авыл терәге булган Мәгъруф Зәйнәгабдиновның 1913 елда страховкаланган йортының дәвамы булып, әлегә хәтле бер җирдә дә булмаган агач эш-хезмәт, көнкүреш, сәнгать кораллары музее да барлыкка килсә, тирә-юньгә яңа мәгънә, яңа ямь өстәлер. Эшкә кыю тотына белә безнең халык.
Шушы көннәрдә генә инде ничә ел буш торган иске мәктәп бинасын клуб итеп үзгәртеп кору эшенә тотындылар: түбәсен яңарту, яңа мәктәп бинасы белән янәшә урнашкан урынга уңайлы юл салу... Күптәнге танышым, инде гүр иясе Зөфәр Фәйрушинның улы эшкуар Фларит туганнан башка бүгенгә мөмкин булмаган эш. Тагын бер омтылып, табып, бинаның эчке ягын да тәртипкә салганда тамаша залына да, китапханәгә дә, авыл музеена да, якташыбыз язучы-галим Рәиф Әмиров туплаган материаллар нигезендә оешкан районда беренче әдәби-мәдәни музейга да, спорт төрләре белән шө­гыль­ләнергә ашкынып торучы яшьләргә дә урын табылачак. Дәртле, егәрле Әнәс Шәяхмәтов күзаллавынча, бу бина мәктәп белән бергә авылга янә яңа рух өстәячәк. Башка планнар да җитәрлек.
Шулай, икътисади көрчеккә карамыйча, тырышып-тырмашып эшләп йөри авылдашларым.
Рәлиф НУРИСЛАМОВ,
“Кызыл таң”ның штаттан тыш хәбәрчесе.
Мәскәү – Балтач районы,
Начар авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тел белү – зур бәхет!
17-08-2017 :: Көнүзәк
Тел белү – зур бәхет!
Ә безгә нәрсә комачаулый?
17-08-2017 :: Көнүзәк
Ә безгә нәрсә комачаулый?
Поездда йөрмә икән...
12-08-2017 :: Көнүзәк
Поездда йөрмә икән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»