Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ихаталар — төзек, халык канәгать булсын өчен

05.08: Ихаталар — төзек, халык канәгать булсын өчен

Төзекләндерү эшләре кызганнан-кыза.“Бердәм Русия” партиясе проекты шушы максатка юнәлтелгән.

1 августта Уфаның Совет районында “Уңайлы шәһәр мохите” проекты кысаларында тантаналы рәвештә ремонт эшләре башланды. Чарада “Бердәм Русия” партиясенең Үзәк башкарма комитеты департаменты киңәшчесе Александр Долганов, Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эдуард Сәетбатталов, башка рәсми кешеләр катнашты.


— Әлеге проект бөтен төбәк­ләр­дә дә старт алды. Ул биш елга исәпләнгән һәм, нигездә, федераль бюджеттан финанслана. Башкортстан — бу җәһәттән иң зур сумма бүленгән төбәкләрнең берсе: бу максатларга федераль бюджеттан 860 миллион сум юнәлтелде, — дип белдерде Павел Качкаев.
Акча республика бюджетыннан да бүленә, халыктан да җыела. Әйтик, Совет районындагы әлеге ихатаны ремонтлау 3,2 миллион сумга төшәчәк. Шуның 80 проценты — федераль, 15 проценты республика бюджетларыннан финанслана. Калганын халык җыеп тапшырган. Атап әйт­кәндә, әлеге ихата урнашкан Достоевский урамының 97/1 санлы йортында яшәү­челәр 170 мең сум җыйган. Ишек алды үзгәрәчәк: анда балалар һәм спорт мәй­данчыклары төзеләчәк, автомобиль кую урыны булачак. Бу эшләрне көзгә тәмамлау планлаштырыла.
Уфаның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Җама­лет­динов белдерүенчә, проект кысаларында районда 14 ихата төзекләндереләчәк. Республика буенча исә быел 354-370 ихата яңар­тылырга тиеш. Ә ил буенча андый ихаталар саны 19 мең тәшкил итә.
Алар янындагы йортларда яшәүчеләр ихаталарына беренче чиратта ни кирәк­леген үзләре сайлый ала. Гомумән, алар ремонт эш­лә­рен, сыйфатын контроль­дә тотарга, ниндидер җи­тешсезлекләр ачыкланса, хәбәр итәргә тиеш.
Эдуард Сәетбатталов белде­рүенчә, “Бердәм Русия” партиясе бүген 29 проектны гамәлгә ашыра. Тиздән “Театр һәм балалар” дип исемләнгән утызынчысы да эшләп китәчәк. “Болар барысы да сайлау алдыннан биргән вәгъдә­ләребезне тормышка ашыру җәһәтеннән башкарыла”, диде ул.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тел белү – зур бәхет!
17-08-2017 :: Көнүзәк
Тел белү – зур бәхет!
Ә безгә нәрсә комачаулый?
17-08-2017 :: Көнүзәк
Ә безгә нәрсә комачаулый?
Поездда йөрмә икән...
12-08-2017 :: Көнүзәк
Поездда йөрмә икән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»