Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Аттракцион — акча тозагы!

05.08: Аттракцион — акча тозагы!

Монда сабыйларның һәр адымы түләүле...Монда сабыйларның һәр адымы түләүле...Ни өчен ял парклары ата-аналар кесәсен төп такырайтучыга әверелеп бара?

Балаларның яратып, сагынып көтеп алган җәйге каникулларының соңгы ае башланды. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен иң рәхәте авылда, әби-бабалары янында ял итү булса, авылдагыларның шәһәр күрәсе килә. Хәер, без үскәндә дә шулай булды. Әти-әни Уфага алып килеп, карусельда әйләндереп, туңдырма ашатып йөртеп кайтса, шушы көн ел буена җитәрлек тәэссоратлар калдыра иде.


Ә хәзер шәһәрдә балаларның күңелен күрү өчен мөмкинлекләр чиксез. Ял һәм күңел ачу парклары, балалар боулингы, батутта сикерү, лазердан ату үзәкләре... Әле күптән түгел сеңлемнең кунакка килгән кызын-улын һәм үземнекеләрне җитәкләп, берничә көн Уфа буйлап сәяхәт иттек. Кече яшьтәге балалар, әлбәттә, төрле аттракционнары, күңелле уен чаралары булган урыннарны ярата. Шуңа да, беренче чиратта, шәһәрдәге иң зур һәм матур паркларның берсенә тукталдык. Капка яныннан ук маймыл, күгәрчен тоткан кешеләр фотога төшәргә чакыра. Пони, ат җитәкләгәннәр: “Балаларыгызны йөртеп алып киләбез, 150 генә сум тора!” — дип арттан иярә. Авылда үскән баланы ат белән аптыратып буламы соң инде?! Кай арада парк эченә үтеп, дүртесе дүрт квадрациклга менеп тә утырдылар. Билет хакы — 200 сум. Җилдерәләр генә, авызлары колакта! Тик тиешле җиде минут күз ачып йомган кадәр генә булды. Кем әйтмешли, ашаган да төсле булдым, ашамаган да кебек. “И-и-и, вакыт бигрәк тиз үтте...”— диеште балаларның өлкәнрәкләре. Ә менә рульгә чат ябышкан бәләкәен чак аралап алып киттек. Дөресен әйткәндә, биредәге башка мавыктыргыч чаралар белән чагыштырганда, җиде минут ул кадәр аз түгел икән әле. Күпчелек аттракционнар 3-5 минутлык кына. Бала, атынгычка утырып, ике-өч әйләнергә дә өлгерми, төшәргә вакыт җитә. Ә хакларын бер дә арзан димәс идем. Паркның рәсми сайтында билет бәяләре 25тән 100 сумга кадәр дип күрсәтелсә дә, чынлыкта уртача хаклар 100-200 сум тирәсе. Әйтик, шар эченә кереп суда йөрү, электромобильдә җилдерү — 200, “Кыргый поезд”да йөрү, “Самолет”та күтәрелү, карусельда әйләнү —150, батутта сикерү, тирда ату 100 сумнан башлана. 12 яшьтән өлкәнрәк үсмерләргә тәгаенләнгән аттрак­ционнарның бәяләре исә тагын да кыйммәтрәк. Безгә очраган иң арзан күренеш “Куркынычлар бүлмәсе” булды. 2 минутка кереп чыгу 60 сум. Безнекеләр дә ныкышып кереп китте. Тыныч кына килеп чыккач, “Нык курыктыгызмы?” — дибез. Балалар, әллә инде дигәндәй, кулбашларын сикертеп куйды. Ике минут эчендә куркып өлгер­мәделәрме, әллә кая кергәннәрен аңламадылармы...
Балалар батутта сикергән арада эскәмиядә ял итеп утырабыз. Шунда янә­шәдәге бер хатын сүз башлады. Аның кызы да безне­келәр белән бергә уйнап йөри икән.
— Дүртесе дә сезнекеме?
— Кунаклар да, үземне­ке­ләр дә бар, — димен.
— Ирем белән “Кешеләр бу заманда ничек дүрт бала үстерә икән?!” дип, гаҗәп­ләнеп күзәтеп утырабыз. Биредә бер баланы йөр­тү ул кадәр үк кесәгә сукмый әле. Ә менә күпбалалы гаиләләргә мондый урыннарда кыенга төшә, — ди ханым. — Хәер, безнең гаилә дуслары да дүртне тәрбияли. Күптән түгел өлкән уллары­ның туган көнендә монда килгәннәр. “Паркка бер сә­гатькә кердек, 8 мең сум җилгә очкан кебек кенә булды”, — дип сөйләп тордылар.
Чыннан да, бу аттракционнар балаларга шатлык та ул, ә ата-аналар өчен ак­ча тозагы! Ял һәм күңел ачу үзәкләренә юлланганда, һәр бала өчен ким дигәндә мең сумга исәп тотарга кирәк. Чөнки моннан таганда атынып кына чыгып китү мөмкин түгел. Бала кеше­сенең алай гына күңеле дә булмаячак. Ул берсендә әйләнеп килүгә икен­чесенә йөгерә, аннары өченчесенә, дүртенчесенә... Билет бәялә­ре сайтта күрсәтелгәнчә булганда, хаклар ул кадәр үк тешләшмәс иде дә соң. Әле бит уен чараларына кит­кән чыгымнарга туңдыр­масы, татлы мамыгы, шарлары, әллә каян кы­зык­­тырып торучы уенчыклары да өстәлә.
Кыскасы, балаларның күңелен күрү хәзерге вакытта зур чыгымнар сорый. Әйтик, паркта туздырылган 8 мең сум акча кемнеңдер бер айлык хезмәт хакы бит. Ата-ана­лар­ның финанс хәлен исәпкә алсак, бүген күп гаиләләргә балалар бакчасы, мәктәптә туклану өчен түләү дә авыр. Хезмәт хаклары түбән. Өстәвенә, аны вакытында түләмәү очраклары да бар....
Бу урында ике-өч минутлык аттракционнар өчен нигә шулкадәр акча түгәргә дигән сорау туа, әлбәттә. Димәк, аз керемле, күпба-лалы гаиләләр мондый урыннарга бөтенләй йөри алмый дигән сүз. Гомумән, мондый парклар балалар өчен ял итү урынына түгел, ә акча сугу мәйданына әве­релгән. Һәр гаиләнең көче җитәрлек балалар парклары бөтенләй юк бездә. Элекке балалар кафеларын фасn-фуд тәкъдим итүче чит ил туклану үзәк­ләре алыштырды. Балалар кинотеатрлары дигән төшенчә дә тарихта калды хәзер. Ә заманча кинотеатрларда хаклар шулай ук тешләшә. Өстәвенә, алар кино күрсәтү генә түгел, поп-корн, эчем­лекләр сатып, акча эшләү урыны да бит.
Бүген дәүләт сәясәтендә туучылар санын арттыруга зур игътибар бирелә, яшь гаиләләргә ярдәм күр­сәтү максатыннан төрле программалар тәкъдим итә. Ләкин дөньяга килгән балаларны лаеклы итеп тәр­бия­ләү өчен күп нәрсәләр эш­ләргә кирәк әле. Шул исәптән, алар-ның ялын оештыру буенча да...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тел белү – зур бәхет!
17-08-2017 :: Көнүзәк
Тел белү – зур бәхет!
Ә безгә нәрсә комачаулый?
17-08-2017 :: Көнүзәк
Ә безгә нәрсә комачаулый?
Поездда йөрмә икән...
12-08-2017 :: Көнүзәк
Поездда йөрмә икән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»