Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Һәркем истә калдырырлык булачак!

08.08: Һәркем истә калдырырлык булачак!

Һәркем истә  калдырырлык булачак!Башкортстан үзенең 100 еллык юбилеен, тәү чиратта, гомум республика халкы мәнфәгатендәге мөһим төзелешләр белән каршы ала.

Мәгълүм булуынча, 2019 елда Башкортстан дәүләт дәрәҗәсендә үзенең зур бәйрәмен — 100 еллык юбилеен билгеләячәк. Баш­кортстанның ил тарихында тоткан урынын һәм бүгенге әйдәүче позицияләрен исәпкә алып, Русия Президенты Владимир Путин Указы белән аңа илкүләм әһәмият бирелде.


Әйтергә кирәк, зур юбилей датасына әзерлек эшләре башланды да инде. Аңлашыла, аларның иң колачлылары республика Башлыгы Рөстәм Хәми­товның “Башкортстан­ның 100 еллыгына — 100 объект турында” Указы кысаларында алып барыла. Узган атнада шундый объект­ларның берсендә республика җитәкчесе үзе булып, андагы төзелеш эшләре белән танышты.
Башкаланың төньягында Тимашево тимер юлы аша күпер һәм транспорт чишелешен төзү эшләре уфалыларның күпсанлы мөрәҗә­гать­ләре буенча 2016 елда башланды. Мәсьәлә шунда: поездлар хәрәкәтенә бәйле һәм автомобиль юлының тар, өстәвенә, чокыр-чакырлы булуы сәбәпле, бу участокта әледән-әле транспорт тыгыннары барлыкка килә. Иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә исә тимер юлы киселешен үтү, гомумән, сират күперен кичүгә әверелә.
Шуны күз уңында тотып, былтыр биредә колачлы төзелеш эшләре җәелде­релде. Проектка ярашлы, тимер юлы аша ике яклы күпернең озынлыгы 161 метр тәшкил итәчәк. Күпергә илтүче юлларны, юл чишелешләрен дә кертеп, төзелеш эшләре бер чакрымнан күбрәк мәйдан­да башкарылачак.
Республика Башлы­гының эш сәфәре барышында белдерүләренчә, әлеге этапта объект өчен җир участогы бүленгән, аннан барлык коммуника­цияләр дә, шул исәптән югары басымлы газүткәр­геч һәм суүткәргеч читкә чыгарылган. Бүген исә биредә күпернең баганаларын һәм ныгытмаларын урнаштыру буенча эш бара. Проект­ның тәүге этабын тормышка ашыру 905,4 миллион сумга төшәчәк.
Төбәк Башлыгы күпер конструкциясен җентекле күздән кичереп, аның транспорт үткәрү мөмкинлеге һәм эш графигының үтәлеше белән кызыксынды. Төзү­челәр ышандыруынча, яңа күпер бу участокта юл йөрүне күпкә уңайлырак һәм тыгыннардан азат итәчәк. Киләчәктә исә күпернең икенче чиратын төзү дә күздә тотыла.
— 2018 елның дүртенче кварталына уфалылар, Тимашево, Турбаслы поселоклары халкы өр-яңа күпердән йөри башлаячак. Бу аларның юл йөрү мәшәкатьләрен күпкә киметер һәм тормыш сыйфатына уңай йогынты ясар дип ышанам. Гомумән, төзүчеләр белән килешү буенча, мөһим объектны 2018 елның 11 октябрендә, ягъни Республика көнендә файдалануга тапшырырбыз, дигән ышанычта калам, — диде Рөстәм Хәмитов тө­зү­челәр алдында җитди бурычлар куеп.
Шул ук вакытта, республика Башлыгы белде­рүенчә, әлеге объект Башкортстанның 100 еллыгы алдыннан бу юнәлештә алып барылучы бердәнбер зур төзелеш түгел.
— Бүген Караидел районында Караидел елгасы аша эре стратегик объект булган күпер төзелә. Аңа Тастүбәгә кадәр булган 60 чакрым яңа юл килеп тоташачак. Әлеге төзелеш 4 миллиард сумга төшәчәк. Аның беренче чираты, ягъни күпер, 2018 ел ахырына файдалануга тапшырылачак. 2019 елда исә яңа юл да файдалануга керте­ләчәк, — диде бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов.
Башкортстан Башлыгы билге­ләвенчә, Уфа аша М-5 һәм М-7 автомобиль трассаларын тоташтырырга тиешле тоннель очында да, күпсанлы эшлекле сөйлә­шүләр, килешүләрдән соң, ниһаять, яктылык күренә башлаган. Аерым алганда, узган атнада Истанбулда Башкортстан концессион компаниясе һәм Төркиянең “Лиман” компанияләр төркеменә караучы “Лиманмаращавтодороги” җәмгыя­те Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын проектлау һәм төзү турында киле­шүгә кул куйды. Шушы көннәрдә исә республика Хөкүмәте “Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын” планлаштыру һәм әлеге территорияне бүлеп алу проектын раслады. Төркия компаниясе белән килешү шартларына ярашлы, подрядчы эшкә тотыначак. Ә инде төзелеш эшләре тулы күләмдә проект Русиянең Баш дәүләт экспертиза идарәсендә хуплау тапканнан соң һәм финанс мәсьәләләре тулысынча хәл ителгәннән соң башланачак. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан белдерүләренчә, бу якынча алты ай вакытны алачак.
— Әлеге төзелешне 2018 елда башлап, 2025 елда тәмамлау күздә тотыла. Бу Уфа өчен тагын бер зур, куәтле транспорт магистрале булачак. Аннары инде Интернациональ урамында Уфаның төньяк өлешен М-5 трассасы белән тоташтырачак күпер төзисе генә кала. Бу эшне без 2023 елга башкарып чыгарга исәп тотабыз. Шуннан соң эре күперләр төзү буенча программаны тулысынча үтәгән булабыз, — диде алдагы чорга бу юнәлештәге планнар белән уртаклашып, Рөстәм Хәмитов.
Менә шулай, Башкортстан үзе­нең бер гасырлык олуг юбилеена шушы рәвешле колачлы төзелеш­ләр, мөһим объектлар һәм проектлар белән килә. Иң мөһиме, алар­ның барысы да, тәү чиратта, рес­публиканың икътисади куәт­ләрен ныгытуга, хал­кының тормыш-яшәеш сыйфатын яхшыртуга, бер сүз белән иминлегебезне арттыруга юнәлтелгән. Шулай икән, Башкортстанның 100 еллыгы ил күләмендә дә, республиканың һәр гражданы өчен аның шәхси тормышында да чын-чыннан истә калырлык булачак. Республика җитәк­челеге нәкъ шул максатта тырыша!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тел белү – зур бәхет!
17-08-2017 :: Көнүзәк
Тел белү – зур бәхет!
Ә безгә нәрсә комачаулый?
17-08-2017 :: Көнүзәк
Ә безгә нәрсә комачаулый?
Поездда йөрмә икән...
12-08-2017 :: Көнүзәк
Поездда йөрмә икән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»