Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итә

08.08: Мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итә

Мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итәРусия Президенты Владимир Путин “Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында” Федераль законга кул куйды. Әлеге закон рөхсәт ителмәгән мәгълүматлы сайтларга керү технологияләрен куллану, шулай ук Русия территориясендә блокировкаланган ресурсларга Интернет челтәрендә сылтанма бирүне тыячак.

— Закон проекты Дәүләт думасына июньдә кертелде һәм, оператив рәвештә каралып, кабул ителде. Әлеге закон акты күптән кирәк иде, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Моңа кадәр кайбер сайтларга куелган блокировканы үтеп керү суд карары нигезендә чикләнә иде. Ләкин блокировканы үтү технологияләрен куллану тыелмаган иде. Әлеге проблема төрле дәрәҗәдәге закон чыгаручылар, журналистлар, киң җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелде. Бу закон әлеге мәсьәләгә нокта куячак.
Константин Толкачев белдерүенчә, кабул ителгән закон, беренче чиратта, Интернетта мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итәчәк.
— Ул үз эченә төрле аспектларны ала, шуларның икесе аеруча мөһим. Беренчесе — балигъ булмаганнарның Интернетта хәвефсезлеге. Психикасы ныгып та өлгермәгән балалар һәм үсмерләр Интернет челтәрендә эшчәнлек җәелдергән деструктив төркемнәр йогынтысына аеруча тиз бирелә. Моның ачык мисалы — соңгы вакытта киң таралган үлем төркемнәре. Башкортстанда балалар суицидын булдырмауга зур игътибар бирелә. Балаларның Интернеттагы хәвефсезлеге темасын Дәүләт җыелышы-Корылтай Республика ата-аналар җыелышында да күтәреп чыкты, — дип ассызыклады Константин Толкачев. — Икенче мөһим аспект — экстремистик материалларны таратуга каршы тору. Җинаять төркемнәре, шул исәптән террорчылар өчен дә Интернет — иң төп чара. Экстремистларга каршы бөтен дөньяда көрәш алып барыла. Күптән түгел Русия закон чыгаручылары Советының Президиум утырышында үзем җитәкләгән Комиссия тарафыннан уйланылган милли хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә яңалыклар кертүне тәкъдим иттем. Дәүләт думасында кабул ителгән закон безнең тәкъдимнәр белән тәңгәл килә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тел белү – зур бәхет!
17-08-2017 :: Көнүзәк
Тел белү – зур бәхет!
Ә безгә нәрсә комачаулый?
17-08-2017 :: Көнүзәк
Ә безгә нәрсә комачаулый?
Поездда йөрмә икән...
12-08-2017 :: Көнүзәк
Поездда йөрмә икән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»